en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Open in Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Show more
1 670
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-430 days
Posts Archive
Эзсез узмый кеше сүзләре дә, Кылдан нечкә күңелгә тиеп. Флера Тарханова

Татармын мин, димә, газиз балаң Бөек Тукай телен онытса. Шәмсия Җиһангирова

Дөньяны тышкы матурлык түгел, эчке матурлык коткара.

Юләрләр хакимлек иткәндә, Инсаннар әйләнә сарыкка. Фәнис Яруллин

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Муса Җәлил

Сүз күп җирдә эш аз була.

Аткан ук кире кайтмас. Татар халык мәкале

Рух - милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы. Марсель Галиев

Үзе егылган еламас.

Хөрмәтсез кешеләрнең сүзләре ялган санала, олуг кешеләрнең ялган сүзләре сәясәт санала. Ризаэтдин Фәхреддин

Яшь чагында – аргамак, Олыгайгач – арган ат. Рифат Җамал

Көтү акылы, ни дисәң дә, коллектив акыл инде, көтү акылы булган милләтләр җиңеп бара. Кысла, чуртан, аккош арбасы һаман да безгә кала... Бикә Рәхимова

Сөймәгәнгә сөйкәлмә.

Әдип вә галимнәре булмаган кавем — бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык — көчсез, әдәбияты булмаган милләт — рухсыз. Ризаэтдин Фәхреддин

Кемгә – аккан, кемгә – тамган... Булганына шатлан. Рифат Җамал

Сүзендә торган — нәрсәдер корган. Мөхәммәт Мирза

Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. Туфан Миңнуллин

Үз милләтеңнең һәр гадәте җанга якын ул. Фәнис Яруллин

Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру. Ризаэтдин Фәхреддин

Сугыш - акылсыз кешеләрнең акылсыз эше. Фәнис Яруллин