Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 670
Suscriptores
Sin datos24 horas
-27 días
-430 días
Archivo de publicaciones
Татармын мин, димә, газиз балаң
Бөек Тукай телен онытса.
Шәмсия Җиһангирова
Рух - милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.
Марсель Галиев
Хөрмәтсез кешеләрнең сүзләре ялган санала, олуг кешеләрнең ялган сүзләре сәясәт санала.
Ризаэтдин Фәхреддин
Көтү акылы, ни дисәң дә, коллектив акыл инде, көтү акылы булган милләтләр җиңеп бара. Кысла, чуртан, аккош арбасы һаман да безгә кала...
Бикә Рәхимова
Әдип вә галимнәре булмаган кавем — бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык — көчсез, әдәбияты булмаган милләт — рухсыз.
Ризаэтдин Фәхреддин
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
Туфан Миңнуллин
Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру.
Ризаэтдин Фәхреддин
