ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 682
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
-17 أيام
-1030 أيام
أرشيف المشاركات
Гөнаһ кылу һәм Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавыннан өлешсез калу — кешеләрнең ихласи һәлакәтедер. Гариф Ахунов

Җир астына кереп ятканчыга кадәр, адәм баласы җир бүлүдән туктамый. Мөхәммәт Мирза

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай

Алган ярың – җаның.

Салкын сугышлардан сәясәтчеләр җылына. Зиннур Мансуров

Бөек иҗат һичкайчан югалмый. Гадел Кутуй

Сез һәрвакыт нәтиҗә белән сәбәпне бутыйсыз. Тормыш начар булганга күрә, халык шундый, дисез. Дөрес түгел. Киресенчә, халык шундый булганга, тормыш начар! Зөлфәт Хәким

Язган сүз — аткан ук. Үзеңә килә дә кадала. Рабит Батулла

Татар бай: моңга бай. Калганы: ай-һай... Бикә Рәхимова

Хикмәтле сүзне үтә җентекләп эшкәртелгән кыйссага тиңлиләр икән, мәкальләрне күздә тотып әйткәндә, безнең халык бихисап кыйсса иҗат итүче булып чыга. Зиннур Мансуров

Кан кою өчен акыл кирәкми. Зәки Зәйнуллин

Иң кадерле нигъмәт су икән. Гамил Афзал

Уңайлылык белән генә булмый бит ул! Җан җылысы кирәк кешегә. Иркенлек кирәк. Табигать белән бәйләнеш кирәк! Ә без, уңайлы дигән булып, гомеребезне таш тартма эчендә үткәрәбез. Ә кешенең табигате моңа каршы! Табигать үзенекен итә! Шуңа бит инде күпме кеше эт асрый, кактус үстереп иза чигә. Чөнки табигатьтән аерылып яши алмый кеше! Мәдинә Маликова

Сугыш - кешелеккә каршы иң зур җинаять. Мөдәррис Вәлиев

Тел байлыгы — көзге. Аңа карап, халыкның үзен күреп була. Бикә Рәхимова

Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы - ана сөте белән кергән изге, иң күркәм горефгадәтләребезне әкренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш - милли горурлык хисенең үтерелүе. Мәхмүт Хәсәнов

Тирән мәгънәле чын хак сүзләр артык уйлап тормыйча әйтелә. Зиннур Мансуров

Дин — рухны саклау һәм аның үсешен тәэмин иту тәгълиматы. Мөхәммәт Мирза

Вот замана: әнисе урысча белми, баласы татарча белми. Туфан Миңнуллин

«Иманыңны сакла» дип әйтүгә караганда, «Имансызлыктан саклан» дип әйтү дөресрәктер. Мөхәммәт Мирза