Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 680
订阅者
-124 小时
-57 天
-130 天
帖子存档
Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул. Туган якның туфрагы да җиңел дип, картайгач үләр өчен, тигмәгә генә кешеләр туган-үскән җирләренә кайтмыйлар.
Фәнис Яруллин
Кем сабыр итәргә тырыша, Аллаһ аны сабыр итәргә өйрәтә. Сабырлыктан да яхшырак һәм киңрәк бирелгән бүләк юк.
Хәдис
Ут белән сүз арасында охшашлык бар:
Икесе дә яндыра һәм көйдерә ала.
Фәнис Яруллин
Киләреңдә язмыйм дисәң туган телдән,
Сабыеңа бир син аны туган көннән.
Резеда Вәлиева
Үрчү-тудыруның төп чыганагы булган хатын-кыз — милли байлык... Аның физик тазалыгы, әхлагы, җисеме һәм рухи сафлыгы дәүләт-милләт
кайгыртуында, һәркемнең кайгыртуында булырга тиеш...
Мөхәммәт Мирза
