fa
Feedback

فریب کلاهبرداران را نخورید! تل‌متریو این کانال‌ها را شناسایی و برچسب‌گذاری می‌کند 👉 برای مشاهده برچسب، اشتراک تهیه کنید 👈

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

رفتن به کانال در Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

نمایش بیشتر
1 675
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+17 روز
-1030 روز
آرشیو پست ها
Елгаларны ансат буып була, ә халыкның авызын томалап булмый бит ул. Вахит Имамов

Дәүләтен җуйган милләтнең үзаңы зәгыйфь, диненнән язган милләтнең үзаңы бөтенләй юк. Мөхәммәт Мирза

Туксан тугыз мәгънәсез сүзгә каршы Бердәнбер мәгънәле сүз табып кара! Әхмәт Рәшит

12 октябрь — Хәтер көне. Бүген 🌟 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны, дәүләтчелегебезне һәм тарихыбызның фаҗигале
12 октябрь — Хәтер көне. Бүген 🌟 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны, дәүләтчелегебезне һәм тарихыбызның фаҗигале сәхифәләрен искә алабыз. Үткәннәрне онытмыйк, рухларына дога кылыйк һәм киләчәгебезне үз кулларыбыз белән төзик.

Җыр бит ул — сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр — борынгылардан калган хикмәт. Жыр ул чор киртәләрен дә үтә белә. Аяз Гыйләҗев

Шагыйрьләр поэтик талантлары, интуитив сиземләве белән тарихи барышны, язмыш капкасын шакыган хәвеф-хәтәрләрне галимнәргә караганда алданрак тоючан булалар. Мансур Хәсәнов

«Фәлсәфә сатма» дигән сүз фәлсәфә түгелмени? Шәехзадә Бабич

Үзен-үзе саклау һәрбер аерым кешенең хакы булган кебек, үзенең милләтен, милли мәдәниятен саклау да һәрбер милләтнең мөкаддәс вазифасыдыр… Гаяз Исхакый

Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт: “Әйдә, кыска юлдан китәбез” — дигән сүздән башлана. Марат Кәбиров

Акыллылар ахмак кубызына биегән илдә буза куба. Туфан Миңнуллин

Алтын бәһасенә торырлык сүзләр дә бар. Шуңар аларны иң кирәк булганчыга кадәр дәшми саклап торуың алтынга тиң. Мөхәммәт Мирза

Көн – эш өчен, төн – ял өчен.

Язгы хезмәт — көзге хезмәт.

Башка телләр белән чагыштырып карамасаң, үз телеңнең байлыгын, үзенчәлеген, эчке хосусиятен беркайчан да бөтен тулылыгы белән аңлап һәм ачып бетереп булмый. Суфиян Поварисов

Тапкыр сүз мәгънәне тапкырлый! Шәүкәт Галиев

Табигатьне танып белү һәм табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәү — кеше өчен иң югары бәхет. Хакыйкатьне иң элек табигатьтән эзләргә кирәк. Мәхмүт Хәсәнов

Җәй көнне чанаңны, кыш көнне арбаңны әзерләп куй.

Үлемнәре белән үлемсезлек Яулап ала безнең шагыйрьләр. Равил Фәйзуллин

Иҗат итү — илаһи халәт, кеше акылының җиңүле тантанасы... Равил Фәйзуллин

үз — могҗиза ул! Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен. Галимҗан Гыйльманов

Дөрес сүзгә җавап юк! - آمار و تحلیل کانال تلگرام @dores_suz