Дөрес сүзгә җавап юк!
Відкрити в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Показати більше1 675
Підписники
Немає даних24 години
-17 днів
-1230 днів
Архів дописів
Елгаларны ансат буып була, ә халыкның авызын томалап булмый бит ул.
Вахит Имамов
Дәүләтен җуйган милләтнең үзаңы зәгыйфь, диненнән язган милләтнең үзаңы бөтенләй юк.
Мөхәммәт Мирза
Туксан тугыз мәгънәсез сүзгә каршы
Бердәнбер мәгънәле сүз табып кара!
Әхмәт Рәшит
12 октябрь — Хәтер көне. Бүген 🌟 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны, дәүләтчелегебезне һәм тарихыбызның фаҗигале сәхифәләрен искә алабыз. Үткәннәрне онытмыйк, рухларына дога кылыйк һәм киләчәгебезне үз кулларыбыз белән төзик.
Җыр бит ул — сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр — борынгылардан калган хикмәт. Жыр ул чор киртәләрен дә үтә белә.
Аяз Гыйләҗев
Шагыйрьләр поэтик талантлары, интуитив сиземләве белән тарихи барышны, язмыш капкасын шакыган хәвеф-хәтәрләрне галимнәргә караганда алданрак тоючан булалар.
Мансур Хәсәнов
Үзен-үзе саклау һәрбер аерым кешенең хакы булган кебек, үзенең милләтен, милли мәдәниятен саклау да һәрбер милләтнең мөкаддәс вазифасыдыр…
Гаяз Исхакый
Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт: “Әйдә, кыска юлдан китәбез” — дигән сүздән башлана.
Марат Кәбиров
Алтын бәһасенә торырлык сүзләр дә бар. Шуңар аларны иң кирәк булганчыга кадәр дәшми саклап торуың алтынга тиң.
Мөхәммәт Мирза
Башка телләр белән чагыштырып карамасаң, үз телеңнең байлыгын, үзенчәлеген, эчке хосусиятен беркайчан да бөтен тулылыгы белән аңлап һәм ачып бетереп булмый.
Суфиян Поварисов
Табигатьне танып белү һәм табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәү — кеше өчен иң югары бәхет. Хакыйкатьне иң элек табигатьтән эзләргә кирәк.
Мәхмүт Хәсәнов
үз — могҗиза ул! Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен.
Галимҗан Гыйльманов
