Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
Open in Telegram
«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam
Show more3 397
Subscribers
+124 hours
-37 days
-630 days
Posts Archive
https://max.ru/joincall/76_oyvUmF-oa-kti5n6wuw8ojW-pS7gCfnpbYkdqQIs
Макс аша тыңлаучылар өчен
٩٠٧ — عن جابر بن عبد الله، قال: «نهى النبي ﷺ يوم خيبر عن لحوم الحمر الأهلية، وأذن في لحوم الخيل». («الصحيحة» ٣٥٩).
529(907) — Җәбир бине Габдуллаһ сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ Хәйбәр көнендә йорт ишәгенең итен ашауны тыйган, ә ат итен куллануны рөхсәт иткән.
📚Силсилә Әс-Сахихә», 359.
٩٠٥ — عن ابن عمر قال: «نهى ﷺ عن مطعمين: عن الجلوس على مائدة يُشرب عليها الخمر، وأن يأكل الرجل وهو منبطح على بطنه». («الصحيحة» ٢٣٩٤).
528(905) — Ибне Гомәр сөйләгәнчә, (Пәйгамбәребез) ﷺ ашауның ике төрен: хәмер эчелә торган өстәл артында утыруны һәм шулай ук корсакка яткан килеш ашауны тыйган.
📚Силсилә Әс-Сахихә», 2394.
Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү.
Иртәгә "Раббың кем?" дигән дәрес 13.00 үткәрәбез ин шәә Аллаһ.
https://t.me/tatarhadislar
Макс аша да тынлап була
https://max.ru/joincall/KhC0Aa3b2KtobLOzFF0NZsUtbVpFhqeeD-Idj0P51nE
Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү.
Бүген Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте белән танышу мәҗлесен 13.00 үткәрәбез ин шәә Аллаһ.
https://t.me/tatarhadislar
٨٩٧ — عن أبي هريرة، قال: «نُهي أن يُشرب من كسر القدح». («الصحيحة» ٢٦٨٩).
527(897) —Әбу Һурәйрадан хәбәр ителгәнчә, (Пәйгамбәребез ﷺ) чатнаган савыттан эчүне тыйган*.
📚Силсилә Әс-Сахихә, 2689.
*Аллаһ яхшырак белүче, галимнәр моның берничә сәбәбен аңлаталар. Шулардан: иреннәр чатнаган урынны каплый алмаганга күрә, эчемлек өстеңә түгелергә мөмкин; чатнаган урында микроблар җыела, аны чистартуы авыр һәм башка сәбәпләр. Безгә исә Аллаһ илчесенең ﷺ тыюы җитә.
🌿 Ассаляму алейкум уа рахматуЛлахи уа баракятух 🌿
Хөрмәтле кардәшләр,сезнең уңайлыгыгыз өчен барлык каналларыбызны бер урында җыйдык.
✉️ Телеграм каналлар:
• Динебез Ислам. — Татар һәм рус телендә сайланма файдалар.
• Украшение Садов праведных. — Һәрбер мөселман кешесе өчен иң мөһим нәрсәләр!
• Хадж и Умра пророка, да благословит его Аллах и приветствует. — Хаҗ һәм гөмрәгә әзерләнү өчениң кирәкле нәрсәләр.
• Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу. — Татар телендә төрле темаларга 1000 нән артык хәдисләр!
🌐 Макс каналлары:
• Динебез Ислам. –Татар һәм рус телендә сайланма файдалар.
• Украшение Садов праведных. — Һәрбер мөселман кешесе өчен иң мөһим нәрсәләр!
• Хадж и Умра пророка, да благословит его Аллах и приветствует. — Хаҗ һәм гөмрәгә әзерләнү өчениң кирәкле нәрсәләр.
▶️ Ютуб канал Динебез Ислам.
Ватсап чаты.
📞 • Бәхет акчычы – Татар телендә файдалы вәгазьләр
📲 Үзегез кулланыгыз һәм якыннарыгыз белән бүлешегез.

٨٩٣ — عن ابن عباس: «نهى ﷺ أن نشرب من الإناء المخنوث». («الصحيحة» ١٢٠٧).
526(893) — Ибне Габбастан: «(Пәйгамбәребез ﷺ) безгә ватык савыттан эчүне тыйды», – дип хәбәр ителә.
📚Силсилә Әс-Сахихә, 1207.
٨٩١ — عن عبد الله بن مسعود قال: «من نسي أن يذكر الله في أول طعامه فليقل حين يذكر: بسم الله في أوله وآخره؛ فإنه يستقبل طعاماً جديداً، ويمنع الخبيث ما كان يصيب منه». («الصحيحة» ١٩٨).
525(891) — Габдуллаһ бине Мәсгуд (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәнен) сөйләгән: «Ашар алдыннан Аллаһның исемен* телгә алырга оныткан кеше, исенә төшерүгә үк: “БисмилЛәһи фи әувәлиһи вә әәхириһи” – "башында да, ахырында да Аллаһ исеме белән", – дип әйтсен, чөнки ул яңа ризык ашаячак һәм шәйтанны авыз иткән ризыгы белән ләззәтләнүдән тыячак».
📚Силсилә Әс-Сахихә, 198.
* «БисмилЛәһ» сүзен.
٨٨٩ — عن ابن عباس مرفوعاً: «من بات وفي يده غمر، فأصابه شيء فلا يلومن إلا نفسه». («الصحيحة» ٢٩٥٦).
524(889) — Ибне Габбастан (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне) хәбәр ителә: «Әгәр кемдер ризыктан калган майлы куллары белән йоклап китә һәм аның белән төнлә берәр нәрсә була икән, (бу нәрсәдә) үзеннән башка беркемне дә гаепләмәсен».
📚Силсилә Әс-Сахихә, 2956.