fa
Feedback
Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

رفتن به کانال در Telegram

«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam

نمایش بیشتر
3 408
مشترکین
+124 ساعت
+27 روز
-830 روز
آرشیو پست ها
٨٧٣ — عن عبد الله بن بسر، قال: أهديت للنبي ﷺ شاة، والطعام يومئذ قليل، فقال لأهله: اطبخوا هذه الشاة، وانظروا إلى هذا الدقيق فاخبروه، اطبخوا وأثردوا عليه. قال: وكان للنبي ﷺ قصعة يقال لها: الغراء؛ يحملها أربعة رجال، فلما أصبح وسبحوا الضحى؛ أتى بتلك القصعة، والتقوا عليها، فإذا كثر الناس؛ جثا رسول الله ﷺ، فقال أعرابي: ما هذه الجلسة؟ فقال النبي ﷺ: إن الله جعلني عبداً كريماً، ولم يجعلني جباراً عنيداً، ثم قال رسول الله ﷺ: «كلوا من جوانبها، ودعوا ذروتها؛ يُبارك لكم فيها. ثم قال: خذوا فكلوا؛ فوالذي نفس محمد بيده؛ ليفتحن عليكم أرض فارس والروم، حتى يكثر الطعام، فلا يذكر اسم الله عليه». («الصحيحة» ٣٩٣). (873) — Габдуллаһ бине Буср болай дип сөйләгән: «(Бервакыт) Пәйгамбәребезгә ﷺ сарык бәрәне бүләк иттеләр һәм ул көнне кешеләрнең ризыклары да аз иде. (Пәйгамбәребез ﷺ) үзенең гаиләсенә: “Бу бәрәнне пешерегез һәм менә бу онга да күз төшерегез әле, аны да пешерегез һәм бу ит янына куегыз”, – дип әйтте. Пәйгамбәребезнең ﷺ "гарра" дип аталган һәм дүрт кеше күтәреп йөртә ала торган табагы бар иде. Иртә вакыты җитеп, кешеләр духа намазын укыгач, (Пәйгамбәребез ﷺ) бу табакны алып килде һәм аның тирәсенә кешеләр җыелды. Кешеләр күбәйгәч, Аллаһның илчесе ﷺ тезләнеп утырды, бәдәвиләрдән берәү аннан: “Син нигә шулай утырасың?” – дип сорады. Пәйгамбәребез ﷺ: “Аллаһ мине хөрмәтле колы итте, әмма мине тәкәббер һәм үҗәт итеп яратмады”, – дип җавап бирде, ә аннан соң: “Бу табакның кырыйларыннан ашагыз һәм уртасын калдырыгыз, шунда сезгә бәракәт биреләчәк. Алыгыз, ашагыз! Мөхәммәтнең җаны Кем кулында, шул Зат белән ант итәм, сезгә фарсыларның һәм римлыларның җирләре ачылачак һәм ризык күп булачак, ә кешеләр аның өстеннән (ул ризыкны ашаганда) Аллаһ исемен искә алмаячаклар”, – дип өстәде». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 393.

٨٧١ — قال النبي ﷺ: «كُل ما ردَّت عليك قوسك». روي من حديث عبد الله بن عمرو، وأبي ثعلبة الخشني، وعقبة بن عامر، وحذيفة بن اليمان. («الصحيحة» ٢٠٢٨). 515(871) — Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән: «Угың белән нәрсәгә тигән булсаң, шуны аша». Бу хәдис Габдуллаһ бине Гамрдан һәм башкалардан китерелә. 📚Силсилә Әс-Сахихә, 2028.

٨٤٥ — عن أبي هريرة مرفوعاً: «دَمُ عفراء أحب إلى الله من دم سوداوين». («الصحيحة» ١٨٦١). 514(845) — Әбү Һурәйрадан Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә: «Аллаһ өчен, ике кара тәкәгә караганда, гафра [ак, аксыл төстәге] тәкәнең аккан каны сөеклерәк». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 1861.

٨٤٤ — عن ضرار بن الأزور، قال: بعثني أهلي بلقوح -وفي رواية: بلقحة- إلى النبي ﷺ فأتيته بها، فأمرني أن أحلبها ثم قال: «دع داعي اللبن». («الصحيحة» ١٨٦٠). 513(844) — Дыйрар бине Әзвәр болай дип сөйләгән: «Гаиләм мине савым дөясе белән Пәйгамбәребез ﷺ янына җибәрде, мин аны аның янына алып килгәч, ул миңа аны савырга кушты, ә аннары: “Чакырып торучы* сөтне калдыр”, – дип әйтте». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 1860. *Сүзгә-сүз мәгънәсе: син аны саугач, аның җиленендә бераз сөт калдыр, чөнки калган сөт яңа сөт төшүгә сәбәп булып тора. Башка сүз белән әйткәндә, аны тулысынча савып бетермә.

٨٤٠ — عن عبد الله بن عمر قال: قال رسول الله ﷺ: «ثلاثة لا ينظر الله -عز وجل- إليهم يوم القيامة: العاق لوالديه، والمرأة المترجلة، والديوث. وثلاثة لا يدخلون الجنة: العاق لوالديه، والمدمن الخمر، والمنان بما أعطى». («الصحيحة» ٦٧٤). 512(840) — Габдуллаһ бине Гомәр болай дип сөйләгән: «Аллаһның илчесе ﷺ: “Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ Кыямәт көнендә өч төрле кешегә: әти-әнисенә буйсынмаучы, ир-атка охшарга тырышкан хатын-кыз һәм әйләнә-тирәсендәге якыннарыннан булган хатын-кызларга көнчелек күрсәтмәгән ир-атка карамас*. Һәм өч төрле кеше: әти-әнисенә буйсынмаучы, хәмер эчү белән каты мавыгучы һәм үзенең бүләкләре белән битәрләүче** Җәннәткә кермәс”, – дип әйтте». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 674. *Монда сүз «әд-дәййүс» булган ирләр хакында бара. «Әд-дәййүс» – ул чит ирләр каршында үзенең чибәрлеген, гаурәтләрен күрсәтеп йөргән хатынына (кызына һ.б.) карата бернинди дә шелтә-ачу белдермичә, үтә йомшак, бик ихтыярсыз, җебегән, булдыксыз ир кеше. **Бүләк биргәннән соң: «Мин сиңа теге нәрсәне бүләк иткән идем, мин сиңа моны бүләк иткән булган идем», – дип һәрдаим искә төшереп торучы.

٨٣٩ — عن سلمى أن النبي ﷺ قال: «بيت لا تمر فيه، كالبيت لا طعام فيه». («الصحيحة» ١٧٧٦). 511(839) — Сальмадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Финик (хөрмә) җимеше булмаган йорт бөтенләй ризык булмаган йортка тиң"". 📚Силсилә әс-Сахихә, 1776.

٨٣٨ — عن عائشة: أنهم ذبحوا شاة، فقال النبي ﷺ: ما بقي منها؟ قالت: ما بقي منها إلا كتفها. قال: «بقي كلها غير كتفها». («الصحيحة» ٢٥٤٤). 510(838) — Гаишә сөйләгәнчә, (бервакыт) алар сарык чалганнар һәм Пәйгамбәребез ﷺ (аннан): «Бу сарыктан нәрсә калды?» – дип сораган. Ул: «Алгы аягыннан кала, берни дә калмады», – дип җавап биргән, (моңа Пәйгамбәребез ﷺ): «(Юк), алгы аягыннан кала, ул тулысынча калды*», – дигән. 📚Силсилә Әс-Сахихә, 3544. *Чөнки барысын да садака итеп өләшкәннәр һәм аның әҗере Кыямәт көнендә биреләчәк.

٨٣٧ — عن رجل خدم رسول الله ﷺ ثمان سنين: أنه كان يسمع رسول الله ﷺ إذا قرب إليه الطعام؛ يقول: «بسم الله»، فإذا فرغ، قال: «اللهم! أطعمت، وأسقيت وأقنيت، وهديت، وأحييت، فلك الحمد على ما أعطيت». («الصحيحة» ٧١). 509(837) — Сигез ел дәвамында Аллаһның илчесенә ﷺ хезмәт иткән кешедән хәбәр ителгәнчә, ул, Аллаһның илчесенә ﷺ ризык китергәндә, аның: «Аллаһ исеме белән!» (бисми-Лләһ), – дип, ә тәмамлаганда: «Әй Аллаһ! Син безне ашаттың һәм Син безне эчерттең, Син безне канәгатьләндердең (ягъни безне Син биргән нәрсәләргә карата канәгать булучылардан иттең) һәм туры юлга күндердең, безне терелттең. Безгә нәрсә биргән булсаң, шуның өчен Сиңа мактау булсын!» (Аллаһүммә! Әтъгамтә, вә әскайтә, вә әкънәйтә, вә һәдәйтә, вә әхйәйтә, фә ләкә-л-хәмдү галәә мәә әгътайтә), – дип әйткәнен ишеткән булган. 📚Силсилә Әс-Сахихә, 71.

٨٣٦ — عن أنس بن مالك: أن رسول الله ﷺ أتي بلبن قد شيب بماء، وعن يمينه أعرابي، وعن شماله أبو بكر، فشرب، ثم أعطى الأعرابي، وقال: «الأيمن فالأيمن، وفي طريق: الأيمنون، الأيمنون، ألا فيمنوا». («الصحيحة» ١٧٧١). 508(836) — Әнәс бине Мәлик сөйләгәнчә, (бервакыт) Аллаһның илчесенә ﷺ су өстәлгән сөт* китергәннәр, һәм аның уң ягында ниндидер бер бәдәви, ә сул ягында Әбү Бәкер утырган. (Пәйгамбәребез ﷺ) эчкәч, (сөтне) бәдәвигә биргән һәм: «Уңнар, уңнар», ә (хәдиснең) риваятендә: «Уңнар, уңнар, һәрвакыт уң якка өстенлек бирегез», – дип әйткән. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 1771. *Сарык сөте майлы була, шуңа күрә майлылыгын киметер һәм эчәргә салкынча булсын өчен ул сөткә су куша торган булганнар.