ar
Feedback

لا تقع ضحية للمخادعين! تيليمتريو يكتشف ويُميّز هذه القنوات 👉 إذا كنت تريد رؤية العلامة، اشترك

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

الذهاب إلى القناة على Telegram

«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam

إظهار المزيد
3 413
المشتركون
+124 ساعات
+27 أيام
+430 أيام
أرشيف المشاركات
Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү! Бүген, 23 октябрь җомга көнне, яңа китап белән танышуны дәвам итәрбез, ин шәә Аллаһ! Казан вакыты белән 19:30да. Дәрес онлайн форматта МАКС аша алып барылачак: https://max.ru/join/r35_8XYqZddFLfiFZO_WlzTZYRW2y1_WfR2K_MbB_UE Дәрескә дәшеп калабыз! (Сөләйман Солтан Кормаши укый)

1059 силсилә.mp33.77 MB

١٠٥٩ — عن البراء بن عازب، عن النبي ﷺ: قوله: ﴿وَمَن لَّمْ يَحْكُم بِمَا أَنزَلَ اللهُ فَأُولَئِكَ هُمُ الْكَافِرُونَ﴾، ﴿وَمَن لَّمْ يَحْكُم بِمَا أَنزَلَ اللهُ فَأُولَئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ﴾، ﴿وَمَن لَّمْ يَحْكُم بِمَا أَنزَلَ اللهُ فَأُولَئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ﴾ قال: هي في الكفار كلها». («الصحيحة» ٢٧٠٤). 589(1059) — Бараъа ибн Гәзиб хәбәр итте: «Пәйгамбәребез ﷺ Бөек Аллаһ сүзләре турында:«Кем дә кем Аллаһның шәригате белән хөкем итми икән, димәк бу кеше Аллаһка ышанмаучы була», «Кем дә кем Аллаһның шәригате белән хөкем итми икән, димәк бу кеше золымлык кылганнардан була», «Кем дә кем Аллаһның шәригате белән хөкем итми икән, димәк бу кеше фәсыйк (гөнаһ эшләүчеләрдән) була», әйтте: “Бу аятьләрнең барысы да кәферләр турында””. 📚Силсилә әс-Сахиха», 2704

1058 силсилә.mp32.61 MB

١٠٥٨ — عن أبي هريرة قال: قال رسول الله ﷺ: «قال الله -عز وجل-: يؤذيني ابن آدم، يقول: يا خيبة الدهر -وفي رواية: يسب الدهر-. فلا يقولن أحدكم: يا خيبة الدهر؛ فإني أنا الدهر أقلب ليله ونهاره، فإذا شئت قبضتهما». («الصحيحة» ٥٣١). 588(1058) — Әбү хурайра хәбәр итте: “Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ әйтте: “Вакытка канәгатьсезлек белдерүе белән Адәм баласы Мине борчыды. Икегче бер риваятьтә әйтелә: “Адәм баласы вакытны сүгә”. “Сезнең берегез дә “Әй, нинди вакыт соң бу!”,- дип әйтмәсен. Мин – ул вакыт, Мин төнне көн белән алмаштырам, һәм әгәр Мин теләсәм көннән дә, төннән дә сезне мәхрүм итәрмен”». 📚Силсилә әс-Сахиха», 531

Әссәләмү алейкум, кадерле дин кардәшләребез. Бүген дәрес булмый.

1057 силсилә.mp33.33 MB

١٠٥٧ — عن أبي هريرة، عن رسول الله ﷺ قال: «قال الله -عز وجل-: أنا عند ظن عبدي، وأنا معه إذا دعاني». («الصحيحة» ٢٩٤٢). 587(1057) — Әбү хурайра хәбәр итте: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ әйтте: “Мин колымның уйларында (ул Минем турында нәрсә уйласа, Мин шундый булырмын), һәм ул миңа дога белән мөрәҗәгать иткәндә, Мин аның белән”». 📚Силсилә әс-Сахиха», 2942.

1056 силсилә.mp31.72 MB

١٠٥٦ — عن أنس مرفوعاً: «الظلم ثلاثة، فظلم لا يتركه الله، وظلم يغفر، وظلم لا يغفر، فأما الظلم الذي لا يغفر، فالشرك لا يغفره الله، وأما الظلم الذي يغفر، فظلم العبد فيما بينه وبين ربه، وأما الظلم الذي لا يترك، فظلم العباد، فيقتص الله بعضهم من بعض». («الصحيحة» ١٩٢٧). 1056. Әнәс Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр итә: "Золымлык өч төрле була: беренчесе – Аллаһ аны калдырмый, икенчесе – Аллаһ аны кичерә, өченчесе – Аллаһ аны гафу итми. Өченче төр золымлыкка килгәндә, ул – ширек. Аллаһ кичерә торган золымлык – ул кеше кыла торган гөнаһлар. Беренче төр золымлык, ягъни Аллаһ калдырмый торганы – ул кешеләр үзәра кыла торган золымлык. Һәм Кыямәт көнендә Аллаһ кимсетелгәннәргә хакларын кайтарачак". 📚Силсилә әс-Сахиха», 1927.

Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү! Бүген, 20 октябрь сишәмбе көнне, яңа китап белән таныша башлыйбыз, ин шәә Ал
Әссәламү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү! Бүген, 20 октябрь сишәмбе көнне, яңа китап белән таныша башлыйбыз, ин шәә Аллаһ! Казан вакыты белән 19:30да. Дәрес онлайн форматта МАКС аша алып барылачак: https://max.ru/join/r35_8XYqZddFLfiFZO_WlzTZYRW2y1_WfR2K_MbB_UE Дәрескә дәшеп калабыз! (Сөләйман Солтан Кормаши укый https://t.me/sskormashi)

1050 силсилә.mp32.51 MB

١٠٥٠ — عن ابن عباس: أن رجلاً قال: يا رسول الله! ما الكبائر؟ قال: «الشرك بالله، والإياس من روح الله، والقنوط من رحمة الله». («الصحيحة» ٢٠٥١) 585(1050) —Ибн Гәббәс хәбәр итте: "Бервакыт бер кеше Аллаһның илчесеннән ﷺ сораган: "Әй Аллаһның илчесе, үлем гөнаһлыры нәрсә ул?" Ул ﷺәйтте: "Аллаһка ширек кылу, Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзү һәм Аллаһның гафу-мәгфиратыннан өметне өзү". 📚Силсилә әс-Сахиха», 2051).

1037 силсилә.mp33.42 MB

١٠٣٧ — عن أبي ذر قال: حدثنا الصادق المصدوق فيما يرويه عن ربه -تبارك وتعالى- أنه قال: «الحسنة بعشر أمثالها أو أزيد، والسيئة واحدة أو أغْفِرُها، ولو لقيتني بقراب الأرض خطايا ما لم تشرك بي؛ لقيتك بقرابها مغفرة». («الصحيحة» ١٢٨ 584(1037) —Әбү Зарр хәбәр итте: «Безгә иң дөрес сөйләүче һәм без аңа ышанырга тиеш булган Пәйгамбәребез ﷺ үз Раббысының сүзләрен сөйләде, ул әйтте: "Һәрбер изге гамәл өчен ун изге гамәл язырмын я инде күбрәк, ләкин гөнаһлы гамәл өчен бер гөнаһ язырмын, яки гафу итәрмен. Кыямәт көнендә Миңа тиңдәш китермичә хәтта җир шары кебек гөнаһлар белән килсәң дә, Мин сине шулкадәр гафу белән каршы алырмын"". 📚Силсилә әс-Сахиха», 128.

Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүген дәрес булмый.

1036 силсилә.mp32.54 MB

١٠٣٦ — عن ابن مسعود، قال: قال رسول الله ﷺ: «الجنة أقرب إلى أحدكم من شراك نعله، والنار مثل ذلك». («الصحيحة» ٣٦٢٤). 583(1036) — Ибн Мәсгүт Аллаһның илчесеннән ﷺ хәбәр итте: «Чынлыкта, Җәннәт сезнең һәрберегезгә аяк киемегездә булган каешыгызга караганда да якынрак, һәм Җәһәннәм дә сезнең һәрберегезгә шулай ук якын». 📚Силсилә әс-Сахиха», 3624.

1035 силсилә.mp33.85 MB