Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
Ir al canal en Telegram
«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam
Mostrar más3 417
Suscriptores
-124 horas
+17 días
+2330 días
Archivo de publicaciones
٩٦٥ — عن عدي بن حاتم، قال: أتيت النبي ﷺ وفي عنقي صليب من ذهب، فقال: «يا عدي! اطرح هذا الوثن». وسمعته يقرأ في سورة براءة: ﴿اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَاباً مِن دُون الله﴾، [فقلت: إنا لسنا نعبدهم]؟! قال: «أما إنهم لم يكونوا يعبدونهم، ولكنهم كانوا إذا أحلوا لهم شيئاً استحلوه، وإذا حرموا عليهم شيئاً حرموه، [فتلك عبادتهم]. («الصحيحة» ٣٢٩٣).
554(965) — Гъәдий бине Хәтим болай дип сөйләгән: «Бервакыт мин Аллаһ илчесе ﷺ янына килдем һәм минем муенымда алтын тәре асылынып тора иде. Ул ﷺ : “И Гъәдий, бу потны алып ташла!” – диде. Мин аның “Бәраә” сүрәсеннән: «Алар (яһүдләр һәм насаралар) хәбәрдарларын (галимнәрен) һәм заһидларын (монахларын), Аллаһ урынына раббы итеп алдылар» (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 31нче аять) аятен укыганын ишеттем. Мин: “Без бит аларга гыйбадәт кылмадык!” – дидем. Ул ﷺ: “Әйе, бәлки алар аларга (турыдан-туры) гыйбадәт кылмаганнардыр, әмма тегеләр аларга рөхсәт ителгәнне тыйдылар һәм тыелганны рөхсәт иттеләр, ә алар шушы нәрсәдә аларга иярделәр. Менә бу аларның аларга гыйбадәт кылулары була да инде”, – диде».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 3293
٩٦٣ — عن سعد بن أبي وقاص: أنه كان يصلي العشاء الآخرة في مسجد رسول الله ﷺ، ثم يوتر بواحدة لا يزيد عليها، فيقال له: أتوتر بواحدة لا تزيد عليها يا أبا إسحاق؟ فيقول: نعم، إني سمعت رسول الله ﷺ يقول: «الذي لا ينام حتى يوتر حازم». («الصحيحة» ٢٢٠٨).
553(963)— Сәгъд бине Әби Ваккастан хәбәр ителгәнчә, ул гишә намазын Пәйгамбәребезнең ﷺ мәчетендә укыган, соңыннан, аңа берни дә өстәмичә, витр намазын бер рәкәгать итеп укыган. Кемдер аңа: “Син витр намазын, аңа берни дә өстәмичә, бер рәкәгать итеп укыйсыңмы, и Әбу Исхак?” – дигән. Ул: “Әйе. Мин Аллаһ илчесенең ﷺ: “Витр намазын йокларга ятканчы укучы кеше нык (кыю, йөрәкле) булып санала”, – дип әйткәнен ишеткән идем”, – дигән».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 2208
٩٦٢ — عن سلمة بن قيس الأشجعي، قال: قال رسول الله ﷺ في حجة الوداع: «ألا إنما هن أربع: أن لا تشركوا بالله شيئاً، ولا تقتلوا النفس التي حرم الله إلا بالحق، ولا تزنوا، ولا تسرقوا». قال: فما أنا بأشح عليهن مني إذ سمعتهن من رسول الله ﷺ. («الصحيحة» ١٧٥٩).
552(962) — Сәләмә бине Кайс әл-Әшҗәги болай дигән: «Аллаһның илчесе ﷺ саубуллашу хаҗында болай дип әйткән иде: “Дөреслектә, шушы дүрт нәрсә: Аллаһка беркемне дә, бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз, Аллаһ хәрам кылган җанны үтермәгез, иллә мәгәр моңа хак булса гына, зина кылмагыз һәм урламагыз”. Мин бу сүзләргә саранлык күрсәтмәячәкмен, чөнки мин аны Аллаһ илчесеннән ﷺ ишеттем».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1759
٩٦١ — عن أبي هريرة مرفوعاً: «أكثروا من شهادة أن لا إله إلا الله قبل أن يُحال بينكم وبينها ولقنوها موتاكم». («الصحيحة» ٤٦٧).
551(961) — Әбу Һурәйрадан (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Сезнең һәм аның (ягъни үлем) арасында киртә барлыкка килгәнче ешрак “Ләә иләһә иллә Аллаһ” шәһәдәтен әйтегез һәм аны (шәһәдәт сүзләрен) үлем хәлендә ятучыларыгызга төшендерегез».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 467.
Дәрес бвшландыө
Макс аша тыңлаучылар өчен
https://max.ru/joincall/-JxliJttB7XBt82VDL1vNYTOQwnVkFxcegOVbbrsVQ8
٩٦٠ — عن أبي صخر العقيلي: حدثني رجل من الأعراب قال: جلبت جلوبة إلى المدينة في حياة رسول الله ﷺ، فلما فرغت من بيعتي؛ قلت: لألقين هذا الرجل، فلأسمعن منه. قال: فتلقاني بين أبي بكر وعمر؛ يمشون، فتبعتهم في أقفائهم حتى أتوا على رجل من اليهود ناشراً التوراة يقرؤها، يعزي بها نفسه على ابن له في الموت؛ كأحسن الفتيان وأجمله، فقال رسول الله ﷺ: «أنشدك بالذي أنزل التوراة! هل تجد في كتابك صفتي ومخرجي؟» فقال برأسه هكذا؛ أي: لا. فقال ابنه: إي والذي أنزل التوراة! إنا لنجد في كتابنا صفتك ومخرجك، وأشهد أن لا إله إلا الله، وأنك رسول الله. فقال: «أقيموا اليهودي عن أخيكم». يعني: ابن اليهودي الذي أسلم. ثم ولى كفته، وحنطه، وصلى عليه. («الصحيحة» ٣٢٦٩).
550(960) — Әбу Сахра әл-Гукайлидан болай дип хәбәр ителә: «Миңа бәдәвиләрдән булган берәү болай дип сөйләгән иде: “Бервакыт мин Аллаһ илчесе ﷺ вакытында Мәдинәгә сатарга дип нәрсәдер алып килдем (кайбер риваятьләрдә дөя дип әйтелә). Аны саткач, мин бу кеше белән очрашырга һәм аны һичшиксез тыңларга тиеш дидем. Аны очраткач, аның уң һәм сул ягында Әбу Бәкер белән Гомәр һәм алар кайдадыр бара иде. Алар бер яһүди янына килеп җиткәнче мин алар артыннан иярдем. Бу яһүди, улы үлем хәлендә булганлыктан, үз-үзенә кайгы уртаклашкандай, Тәуратны ачып укып утыра иде. Аның улы бик чибәр малай иде. Аллаһның илчесе ﷺ: “Тәуратны иңдергән зат белән сорыйм синнән! Синең китабыңда минем тасвирламам һәм минем кайдан чыгачагым барлыгын беләсеңме?” – диде. Шунда бу яһүди, “юк” дип әйткәндәй, башын селкетә башлады. Аның улы: “Әйе, Тәуратны иңдергән зат белән ант итәм, без китабыбызда синең тасвирламаны һәм синең кайдан чыгачагыңны таптык. Мин Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк һәм син – Аллаһның илчесе дип шәһәдәт китерәм”, – диде. (Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләренә дәшеп): “Бу яһүдине кардәшегез (ягъни ислам кабул иткән яһүдинең улы) яныннан алып китегез”, – диде. Соңыннан (Пәйгамбәребез ﷺ) шәхсән үзе аны кәфенлеккә төрде, ислемайлар белән сылады һәм аңа (җәназа) намаз укыды».
Силсилә Әс-Сахихә», 3269📚
٩٥٨ — عن فضالة بن عبيد، أنه سمع رسول الله ﷺ يقول: «أفلح من هدي إلى الإسلام، وكان عيشه كفافاً، وقنع به». («الصحيحة» ١٥٠٦).
549(958) — Фәдалә бине Губәйдтән хәбәр ителгәнчә, ул Аллаһ илчесенең ﷺ болай дип әйткәнен ишеткән булган: «Исламга китерелгән (һидаять бирелгән), гомере җитешлектә* һәм аңа бирелгән нәрсәгә канәгать булган кеше уңышка иреште».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1506
*Көнлек нәрсәсе җитәрлек булу
Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү.
Бүген дәрес булмый
٩٥٧ — عن عمرو بن عبسة مرفوعاً: «أفضل الهجرة أن تهجر ما كره ربك -عز وجل-». («الصحيحة» ٥٥٣).
548(957) — Гамр бине Габбастан (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Иң яхшы һиҗрәт – ул Бөек һәм Кодрәтле булган Раббыңа нәфрәтле булган нәрсәне калдыру».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 553
٩٥٦ — عن العلاء بن زياد، قال: سأل رجل عبد الله بن عمرو بن العاص فقال: أي المؤمنين أفضل إسلاماً؟ قال: «أفضل المؤمنين إسلاماً من سلم المسلمون من لسانه ويده، وأفضل الجهاد من جاهد نفسه في ذات الله، وأفضل المهاجرين من جاهد لنفسه وهواه في ذات الله». قال: أنت قلته يا عبد الله بن عمرو أو رسول الله ﷺ؟ قال: بل رسول الله ﷺ قاله. («الصحيحة» ١٤٩١).
547(956) — Галәъ бине Зияд болай дип сөйләгән: «Бер кеше Габдуллаһ бине Гамр әл-Гастан: “Кайсы мөэмин үзенең Исламында иң яхшысы булып санала?” – дип сорады. Ул: “Мөселманнарга теле белән дә, кулы белән дә явызлык китермәгән мөэмин Исламында иң яхшысы булып санала. Иң яхшы җиһад – Аллаһ ризалыгы өчен үзенең җаны белән көрәшүчедә. Мөһәҗирләрнең иң яхшысы – Аллаһ ризалыгы өчен үзенең җанына һәм шәһәвәтләренә каршы көрәшүче”, – диде. Мин: “Бу синең сүзләреңме, и Габдуллаһ бине Гамр, әллә Аллаһ илчесенекеме ﷺ?” – дидем. Ул: “Бу Аллаһ илчесенең ﷺ сүзләре”, – диде».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1491
٩٥٤ — عن معقل بن يسار مرفوعاً: «أفضل الإيمان الصبر والسماحة». («الصحيحة» ١٤٩٥).
546(954) — Мәгъкыйль бине Ясәрдән (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Иманның иң яхшы чагылышы – ул сабырлык һәм йомшаклык».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1495
٩٥٣ — عن الشريد بن سويد الثقفي، قال: قلت: يا رسول الله! إن أمي أوصت إلى أن أعتق عنها رقبة، وإن عندي جارية سوداء نوبية؟ فقال رسول الله ﷺ: «ادع بها»، فقال: «مَنْ ربك؟»، قالت: الله، قال: «من أنا؟»، قالت: رسول الله، قال: «اعتقها؛ فإنها مؤمنة». («الصحيحة» ٣١٦١).
545(953) — Шәрийд бине Сүәйд әс-Сәкафи болай дигән: «Мин: “И Аллаһның илчесе! Әнием миңа аның исеменнән кол азат итәргә дип вәсыять әйтеп калдырган иде. Миндә кара тәнле “нубийя”ле* булган кол хатын бар”, – дидем. Аллаһның илчесе ﷺ: “Бу кол хатынны чакыр әле”, – диде һәм аннан: “Раббың кем?” – дип сорады, ул: “Аллаһ”, – диде. (Пәйгамбәребез ﷺ): “Ә мин кем?” – диде, ул: “Аллаһның илчесе”, – дип җавап бирде. (Пәйгамбәребез ﷺ): “Җибәр (азат ит) аны, дөреслектә, ул мөэминә хатын”, – диде».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 3661.
*Якынча Суданның көньягында яшәгән халык вәкиле
