uk
Feedback
Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

Відкрити в Telegram

«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam

Показати більше
3 397
Підписники
-124 години
-47 днів
-830 день
Архів дописів
910 силсилә.mp31.60 MB

٩١٠ — عن أبي موسى، قال: بعثني رسول الله ﷺ إلى اليمن، قلت: يا رسول الله! إن بها أشربة، فما أشرب، وما أدع؟ قال: وما هي؟ قلت: البتع والمزر. قال: وما البتع والمزر؟ قال: أما البتع؛ فنبيذ العسل، وأما المزر فنبيذ الذرة، فقال رسول الله ﷺ: «لا تشرب مسكراً، فإني حرمت كل مسكر». («الصحيحة» ٢٤٢٤). 531(910) — Әбу Муса болай дип сөйләгән:  «(Шулай бервакыт) Аллаһның илчесе ﷺ мине Ямәнгә җибәрде һәм мин: “И Аллаһның илчесе! Анда төрле эчемлекләр бар, миңа нәрсә эчәргә, нәрсә эчмәскә?” – дидем. Ул ﷺ: “Нинди төр эчемлекләр?” – диде. Мин: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр»”, – дидем. Ул ﷺ: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр» нәрсә соң ул?” – диде. Мин: “«Әл-битг»ка килгәндә, ул су кушылган бал*, ә «әл-мизр» – ул су кушылган кукуруз”, – дидем. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ: "Исерткеч эчемлекләр эчмә, дөреслектә, мин исертә торган бар нәрсәне дә тыям”, – диде. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 2424. *Әчеп, исертә торган сыйфатка җитсен өчен, бу ризыкларга су куша торган булганнар.

908 силсилә.mp31.48 MB

٩٠٨ — جابر بن طارق -ويقال ابن أبي طارق-، قال: دخلت على النبي ﷺ في بيته، وعنده هذه الدباء، فقلت: أي شيء هذا؟ قال: هذا القرع -هو الدباء- نكثر به طعامنا». («الصحيحة» ٢٤٠٠). 530(908) — Җәбир бине Тарик, аны шулай ук ибне Әби Тарик дип тә атыйлар, болай дигән: “(Бервакыт) мин Пәйгамбәребез янына өенә кердем һәм анда кабак бар иде. Мин: “Нәрсә бу?” – дидем, ул: “Бу – кабак, без аның белән ризыгыбызны арттырабыз”, - диде. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 2400.

907 силсилә.mp32.34 MB

٩٠٧ — عن جابر بن عبد الله، قال: «نهى النبي ﷺ يوم خيبر عن لحوم الحمر الأهلية، وأذن في لحوم الخيل». («الصحيحة» ٣٥٩). 529(907) — Җәбир бине Габдуллаһ сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ Хәйбәр көнендә йорт ишәгенең итен ашауны тыйган, ә ат итен куллануны рөхсәт иткән. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 359.

905 силсилә.mp32.62 MB

٩٠٥ — عن ابن عمر قال: «نهى ﷺ عن مطعمين: عن الجلوس على مائدة يُشرب عليها الخمر، وأن يأكل الرجل وهو منبطح على بطنه». («الصحيحة» ٢٣٩٤). 528(905) — Ибне Гомәр сөйләгәнчә, (Пәйгамбәребез) ﷺ ашауның ике төрен: хәмер эчелә торган өстәл артында утыруны һәм шулай ук корсакка яткан килеш ашауны тыйган. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 2394.

Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү. Иртәгә "Раббың кем?" дигән дәрес 13.00 үткәрәбез ин шәә Аллаһ. https://t.me/tatarhadislar

Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү. Бүген Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте белән танышу мәҗлесен 13.00 үткәрәбез ин шәә Аллаһ. https://t.me/tatarhadislar

897 силсилә.mp31.70 MB

٨٩٧ — عن أبي هريرة، قال: «نُهي أن يُشرب من كسر القدح». («الصحيحة» ٢٦٨٩). 527(897) —Әбу Һурәйрадан хәбәр ителгәнчә, (Пәйгамбәребез ﷺ) чатнаган савыттан эчүне тыйган*. 📚Силсилә Әс-Сахихә, 2689.   *Аллаһ яхшырак белүче, галимнәр моның берничә сәбәбен аңлаталар. Шулардан: иреннәр чатнаган урынны каплый алмаганга күрә, эчемлек өстеңә түгелергә мөмкин; чатнаган урында микроблар җыела, аны чистартуы авыр һәм башка сәбәпләр. Безгә исә Аллаһ илчесенең ﷺ тыюы җитә.

🌿 Ассаляму алейкум уа рахматуЛлахи уа баракятух 🌿 Хөрмәтле кардәшләр,сезнең уңайлыгыгыз өчен барлык каналларыбызны бер урында җыйдык. ✉️ Телеграм каналлар:Динебез Ислам. — Татар һәм рус телендә сайланма файдалар. • Украшение Садов праведных. — Һәрбер мөселман кешесе өчен иң мөһим нәрсәләр! • Хадж и Умра пророка, да благословит его Аллах и приветствует. — Хаҗ һәм гөмрәгә әзерләнү өчениң кирәкле нәрсәләр. • Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу. — Татар телендә төрле темаларга 1000 нән артык хәдисләр! 🌐 Макс каналлары:Динебез Ислам. –Татар һәм рус телендә сайланма файдалар. • Украшение Садов праведных. — Һәрбер мөселман кешесе өчен иң мөһим нәрсәләр! • Хадж и Умра пророка, да благословит его Аллах и приветствует. — Хаҗ һәм гөмрәгә әзерләнү өчениң кирәкле нәрсәләр. ▶️ Ютуб канал Динебез Ислам. Ватсап чаты. 📞 • Бәхет акчычы – Татар телендә файдалы вәгазьләр 📲 Үзегез кулланыгыз һәм якыннарыгыз белән бүлешегез.

893 силсилә.mp31.47 MB

٨٩٣ — عن ابن عباس: «نهى ﷺ أن نشرب من الإناء المخنوث». («الصحيحة» ١٢٠٧). 526(893) — Ибне Габбастан: «(Пәйгамбәребез ﷺ) безгә ватык савыттан эчүне тыйды», – дип хәбәр ителә. 📚Силсилә Әс-Сахихә, 1207.

891 силсилә.mp31.62 MB