uk
Feedback

Не попадись на ботовода! Telemetrio знаходить і позначає такі канали мітками 👉 Хочеш бачити мітку, оформляй підписку

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 667
Підписники
-124 години
-37 днів
-730 днів
Архів дописів
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. Туфан Миңнуллин

Үз милләтеңнең һәр гадәте җанга якын ул. Фәнис Яруллин

Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру. Ризаэтдин Фәхреддин

Сугыш - акылсыз кешеләрнең акылсыз эше. Фәнис Яруллин

Тел — милләтнең иң беренче билгесе. Тел бетсә, милләт бетә. Бу — билгеле әйбер. Милләтнең әдәбияты да, сәнгате дә, мәдәнияте дә, җырлары да телгә бәйләнгән. Рүзәл Йосыпов

Коръән — гасырлардан килә торган иң мөкатдәс әманәт. Фоат Садриев

Әйтергә онытылган сүз — хәтерсезлек кенә түгел, сүзнең зәгыйфьлеге дә. Мөхәммәт Мирза

Нинди генә җырны алма, ул, барыннан да элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә... Шулай булгач, кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә менә ничектер татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала. Әмирхан Еники

Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң әйтмә, әмма аны һичбер хурлама. Мөхәммәт Мирза

Халыклар, телләр, диннәр үзгәрә. Үзгәрми торганы — мәңгелеккә илтеп җиткерә торганы — иман — Аллаһыга инанудыр. Мөхәммәт Мирза

Иң батыр яклаучы — Галиҗәнап Сүз. Бикә Рәхимова

Үзе богаулы, үзе чыбыркы тотар — бусы булыр чын татар. Акъегет

Милләт һәм милләтләрнең атасы юк — баласы гына бар. Мөхәммәт Мирза

Яһүд баеса, татар көенми. Татар баеса, татар сөенми. Марсель Галиев

Тел — ул мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган тел­гә, мәдәнияткә мө­нәсәбәтне бишектән үк тәр­бия­ләргә кирәк. Менә шул тө­шен­чә­ләрне балаларга сең­дерә бе­лү мөһим. Искәндәр Гыйләҗев

Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

Сүз – тамыр. Тамыр корыса – юк тарих һәм юк гомер. Саҗидә Сөләйманова

Кайчагында кеше белән уртак тел табу өчен дәшмәү дә җитә. Марат Кәбиров

Ядрә булсын, ялкын булсын һәрбер сүзең Дошманыңның шакшы жанын көйдерерлек. Резеда Вәлиева

Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез. Ризаэтдин Фәхретдин