Дөрес сүзгә җавап юк!
Открыть в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Больше1 667
Подписчики
Нет данных24 часа
-37 дней
-730 дней
Архив постов
Көтү акылы, ни дисәң дә, коллектив акыл инде, көтү акылы булган милләтләр җиңеп бара. Кысла, чуртан, аккош арбасы һаман да безгә кала...
Бикә Рәхимова
Әдип вә галимнәре булмаган кавем — бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык — көчсез, әдәбияты булмаган милләт — рухсыз.
Ризаэтдин Фәхреддин
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
Туфан Миңнуллин
Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру.
Ризаэтдин Фәхреддин
Тел — милләтнең иң беренче билгесе. Тел бетсә, милләт бетә. Бу — билгеле әйбер. Милләтнең әдәбияты да, сәнгате дә, мәдәнияте дә, җырлары да телгә бәйләнгән.
Рүзәл Йосыпов
Әйтергә онытылган сүз — хәтерсезлек кенә түгел, сүзнең зәгыйфьлеге дә.
Мөхәммәт Мирза
Нинди генә җырны алма, ул, барыннан да элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә... Шулай булгач, кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә менә ничектер татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала.
Әмирхан Еники
Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң әйтмә, әмма аны һичбер хурлама.
Мөхәммәт Мирза
Халыклар, телләр, диннәр үзгәрә. Үзгәрми торганы — мәңгелеккә илтеп җиткерә торганы — иман — Аллаһыга инанудыр.
Мөхәммәт Мирза
