Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 668
المشتركون
+124 ساعات
لا توجد بيانات7 أيام
-430 أيام
أرشيف المشاركات
Тел — милләтнең иң беренче билгесе. Тел бетсә, милләт бетә. Бу — билгеле әйбер. Милләтнең әдәбияты да, сәнгате дә, мәдәнияте дә, җырлары да телгә бәйләнгән.
Рүзәл Йосыпов
Әйтергә онытылган сүз — хәтерсезлек кенә түгел, сүзнең зәгыйфьлеге дә.
Мөхәммәт Мирза
Нинди генә җырны алма, ул, барыннан да элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә... Шулай булгач, кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә менә ничектер татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала.
Әмирхан Еники
Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң әйтмә, әмма аны һичбер хурлама.
Мөхәммәт Мирза
Халыклар, телләр, диннәр үзгәрә. Үзгәрми торганы — мәңгелеккә илтеп җиткерә торганы — иман — Аллаһыга инанудыр.
Мөхәммәт Мирза
Тел — ул мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләргә кирәк. Менә шул төшенчәләрне балаларга сеңдерә белү мөһим.
Искәндәр Гыйләҗев
Ядрә булсын, ялкын булсын һәрбер сүзең
Дошманыңның шакшы жанын көйдерерлек.
Резеда Вәлиева
Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез.
Ризаэтдин Фәхретдин
Дин - милләтнең таянычы. Рус мәмләкәтенең уртасында торып калган татарларны милләт буларак тел-ил берлеге генә түгел, ислам дине дә яшәткән, аларны оештырып тоткан, милли рухны саклаган.
Аяз Гыйләҗев
