ch
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 686
订阅者
-124 小时
+47
+230
帖子存档
Кан кою өчен акыл кирәкми. Зәки Зәйнуллин

Иң кадерле нигъмәт су икән. Гамил Афзал

Уңайлылык белән генә булмый бит ул! Җан җылысы кирәк кешегә. Иркенлек кирәк. Табигать белән бәйләнеш кирәк! Ә без, уңайлы дигән булып, гомеребезне таш тартма эчендә үткәрәбез. Ә кешенең табигате моңа каршы! Табигать үзенекен итә! Шуңа бит инде күпме кеше эт асрый, кактус үстереп иза чигә. Чөнки табигатьтән аерылып яши алмый кеше! Мәдинә Маликова

Сугыш - кешелеккә каршы иң зур җинаять. Мөдәррис Вәлиев

Тел байлыгы — көзге. Аңа карап, халыкның үзен күреп була. Бикә Рәхимова

Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы - ана сөте белән кергән изге, иң күркәм горефгадәтләребезне әкренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш - милли горурлык хисенең үтерелүе. Мәхмүт Хәсәнов

Тирән мәгънәле чын хак сүзләр артык уйлап тормыйча әйтелә. Зиннур Мансуров

Дин — рухны саклау һәм аның үсешен тәэмин иту тәгълиматы. Мөхәммәт Мирза

Вот замана: әнисе урысча белми, баласы татарча белми. Туфан Миңнуллин

«Иманыңны сакла» дип әйтүгә караганда, «Имансызлыктан саклан» дип әйтү дөресрәктер. Мөхәммәт Мирза

Сүзеңне үлчәп әйт: әйтелгән сүз — атылган ук. Ук бәгырьгә кадалгач, үкенүләр соң була, җәрәхәт мәңгегә кала. Рабит Батулла

Хәләл ризык — иң беренче чиратта, үзең үстергән, үзең эшләп тапканга алынган бисмиллалы ризык. Мөхәммәт Мирза

Туган илеңне, туган телеңне, туган җиреңне тартып алудан да зуррак җәза юктыр инде ул?! Разил Вәлиев

Коллар без — үзара хан булып кыланабыз, Үзебез ятлардан телебезне теләнәбез. Ркаил Зәйдулла

Кешеләргә булган ачуны табигатьтән алмыйлар. Фәнис Яруллин

Тел байлыгы — буыннан-буынга күчә барган ганимәтле мирас, халык бәгыренә язылган тере сүзләр йолдызлыгы. Марсель Галиев

Эшне башлаганчы тәвәккәллә.

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән... Габдулла Тукай

Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың. Дж. Темплтон

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Габдулла Тукай