Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 687
Suscriptores
Sin datos24 horas
+57 días
+430 días
Archivo de publicaciones
Сез һәрвакыт нәтиҗә белән сәбәпне бутыйсыз. Тормыш начар булганга күрә, халык шундый, дисез. Дөрес түгел. Киресенчә, халык шундый булганга, тормыш начар!
Зөлфәт Хәким
Хикмәтле сүзне үтә җентекләп эшкәртелгән кыйссага тиңлиләр икән, мәкальләрне күздә тотып әйткәндә, безнең халык бихисап кыйсса иҗат итүче булып чыга.
Зиннур Мансуров
Уңайлылык белән генә булмый бит ул! Җан җылысы кирәк кешегә. Иркенлек кирәк. Табигать белән бәйләнеш кирәк! Ә без, уңайлы дигән булып, гомеребезне таш тартма эчендә үткәрәбез. Ә кешенең табигате моңа каршы! Табигать үзенекен итә! Шуңа бит инде күпме кеше эт асрый, кактус үстереп иза чигә. Чөнки табигатьтән аерылып яши алмый кеше!
Мәдинә Маликова
Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы - ана сөте белән кергән изге, иң күркәм горефгадәтләребезне әкренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш - милли горурлык хисенең үтерелүе.
Мәхмүт Хәсәнов
Тирән мәгънәле чын хак сүзләр артык уйлап тормыйча әйтелә.
Зиннур Мансуров
«Иманыңны сакла» дип әйтүгә караганда, «Имансызлыктан саклан» дип әйтү дөресрәктер.
Мөхәммәт Мирза
Сүзеңне үлчәп әйт: әйтелгән сүз — атылган ук. Ук бәгырьгә кадалгач, үкенүләр соң була, җәрәхәт мәңгегә кала.
Рабит Батулла
Хәләл ризык — иң беренче чиратта, үзең үстергән, үзең эшләп тапканга алынган бисмиллалы ризык.
Мөхәммәт Мирза
Туган илеңне, туган телеңне, туган җиреңне тартып алудан да зуррак җәза юктыр инде ул?!
Разил Вәлиев
Коллар без — үзара хан булып кыланабыз,
Үзебез ятлардан телебезне теләнәбез.
Ркаил Зәйдулла
