Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 675
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+17 روز
-1030 روز
آرشیو پست ها
үз — могҗиза ул! Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен.
Галимҗан Гыйльманов
Үз халкыңнан акыллы итеп көлә белмисең икән — алынма! Мыскыллап, мескенгә калуың бар.
Марсель Галиев
Тапкыр сүз өчен кыска вакыт кирәк — яшен тизлеге белән җавап биргәндә, җиңелрәк туа ул. Дары да тыгыз урында көчлерәк шартлый.
Шәүкәт Галиев
Милли үзаң — бөтен бер халыкның үз-үзенә читтән карый ала белүе... Киләчәккә бару өчен, үз аты, үз арбасы һәм иң мөһиме — үз юлын таба белүе... һәм югалтмавы...
Мөхәммәт Мирза
Мендәргә сөйләгәнең мамыкка китәр, мөнбәрдән сөйләгәнең халыкка җитәр.
Марсель Галиев
Тукайны куып җитә алсаң, кире кайту өчен, тагын бер гомер кирәк.
Марсель Галиев
Башка халыкны савып яшәргә күнеккән кавемнең рухы сына, табигате ялкаулана, мие сыеклана да, үзен гали, бөек, асыл кавем дип исәңгери. Тирә-яктагы чынбарлыкны аермас хәлгә килә, ялган бөеклегеннән
исереп яши.
Флус Латыйфи
