cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam

Більше
Рекламні дописи
1 848
Підписники
+124 години
+47 днів
+8830 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

Фото недоступнеДивитись в Telegram
«Дөреслектә, Аллаһ сезнең кыяфәтегезгә дә һәм мал-мөлкәтегезгә дә карамый, ә дөреслектә, Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый». Мөслим, 2564. 🔊 Дәресләр имам әл-Бохариның «Сахих» хәдисләр җыентыгындагы «Күңелләрне йомшарту китабы» бүлегендә килгән хәдисләр белән танышу һәм шуларның шәрехе белән танышуга багышлана. Аллаһ үзенең рәхмәтен күрсәткәннәрдән кала, бүгенге көндә күпчелек мөселманнарның йөрәкләре тупасланган, шул сәбәпле, каткан йөрәкләрне йомшарту өчен, бу рисалә белән танышу бик мөһим. Сезне «Күңелләрне йомшарту китабы» белән танышу мәҗлесләренә көтеп калабыз. 28 май көнне (сишәмбе) Ахшам намазыннан соң (20:20) «әл-Кадыйр" мәчете Дәресне онлайн форматта түбәндәге сылтама аша тыңлый аласыз: https://t.me/sskormashi
Показати все...
١٥٧ - عن أنس: أن النبي صلى الله عليه وسلم رأى نخامة في قبلة المسجد، فغضب حتى احمر وجهه، فجاءته امرأة من الأنصار فحكتها، وجعلت مكانها خلوقاً، فقال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما أحسن هذا!» («الصحيحة» ٣٠٥٠). 157 — Әнәстән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ мәчеттә кыйбла юнәлешендә кемдер төкереп киткәнен күрә[ягъни төкерек күрә], моны күргәч ул ﷺ бик каты явызлана, хәтта аның бите кызарып килә. Шуннан соң ансарлардан булган бер хатын килеп бу төкерекне сөртә [ягъни бу урынны чистарта],һәм шул урынга хуш исле май сөртә. Һәм бу хәлне күреп Пәйгамбәребез ﷺ : "Нинди күркәм гамәл бу!",- дип әйтә". 📚Силсилә әс-Сахихә, 3050.
Показати все...
١٥٦ - عن أنس بن مالك قال: جاء شيخ يريد النبي صلى الله عليه وسلم، فأبطأ القوم عنه أن يوسعوا له، فقال النبي صلى الله عليه وسلم: «ليس منا من لم يرحم صغيرنا ويوقر كبيرنا». («الصحيحة» ٢١٩٦). 156 — Әнәс ибн Мәликтән хәбәр ителә: "Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ янына бер кеше килә һәм аңа якынаерга тели. Һәм аңа кешеләр урын бирергә теләмиләр. Пәйгамбәребез ﷺ моны күргәннән соң: "Сабыйларга рәхим-шәфкать күрсәтмәгәне һәм олыларга ихтирам күрсәтмәгән кеше бездән түгел"". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 2196.
Показати все...
١٥٥ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ليس شيء أطيع الله فيه أعجل ثوابا من صلة الرحم وليس شيء أعجل عقابا من البغي وقطيعة الرحم واليمين الفاجرة تدع الديار بلاقع». («الصحيحة» ٩٧٨). 155 — Әбү хурайрадан хәбәр ителә: «Аллаһ Илчесе ﷺ әйтте: «Аллаһка буйсына торган гамәлләрдән туганлык җепләрен ныгытудан да тизрәк әҗер-савапка ирешерлек гамәл юк, һәм киресенчә, туганлык җепләрен өзүдән дә тизрәк газап алырлык бернинди гамәл дә юк. Ялган ант авылларны (шәһәрләрне) буш итә». 📚«Силсилә әс-Сахихә», 978.
Показати все...
Күңелдә булган уйлар
Показати все...
١٥٤ - عن أنس بن مالك مرفوعا: «ليس بمؤمن من لا يأمن جاره غوائله». («الصحيحة» ٢١٨١). 154 — Әнәс бине Мәликтән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Күршесе аның явызлыгыннан иминлек тоймаган кеше мөэмин булып саналмый»". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 2181.
Показати все...