en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe 👈

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Open in Telegram

Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал

Show more
1 635
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-1130 days
Posts Archive
Игътибар! Ташламалы бәядән язылып калырга өлгерегез! Язылучылар ункөнлеге башланды! Кадерле укучыларыбыз, санаулы гына 6-16 о
Игътибар! Ташламалы бәядән язылып калырга өлгерегез! Язылучылар ункөнлеге башланды! Кадерле укучыларыбыз, санаулы гына 6-16 октябрь көннәрендә «Сөембикә» журналына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз! Бергә булыйк!

Бөтен эшне берьюлы эшләргә тырышып, еш кына үзебез турында онытабыз. Бүген үзегез белән генә калып, бер чынаяк чәй эчеп, уйланырга вакытыгыз булдымы? Бүгенге көнегез ничек уза? 👇
Anonymous voting

Яңа эш атнасын бәйрәмнән башлап җибәрдек әле. Машина йөртүчебез Марат Биктимировның юбилее! Безнең коллективта бердәнбер ир-а
Яңа эш атнасын бәйрәмнән башлап җибәрдек әле. Машина йөртүчебез Марат Биктимировның юбилее! Безнең коллективта бердәнбер ир-ат ул. Алыштыргысыз хезмәткәр! Командировкаларга бик җиңел кузгалабыз икән - Маратка рәхмәт! Озын юлларны кыскарта, җиңеләйтә белә. Аңа ышанырга була! Гаиләсе бик матур безнең Маратның. Хатыны Лилия белән бер кыз үстерәләр. Без аларга тигезлек белән гомер итүләрен телибез! Ә Маратның юлында һәрвакыт яшел ут кына янсын! PS. Ә бу бәйрәм табынын безнең өчен Маратның хәләл җефете- Лилиясе әзерләп җибәргән.

Яңа эш атнасын бәйрәмнән башлап җибәрдек әле. Машина йөртүчебез Марат Биктимировның юбилее! Безнең коллективта бердәнбер ир-а
+1
Яңа эш атнасын бәйрәмнән башлап җибәрдек әле. Машина йөртүчебез Марат Биктимировның юбилее! Безнең коллективта бердәнбер ир-ат ул. Алыштыргысыз хезмәткәр! Командировкаларга бик җиңел кузгалабыз икән - Маратка рәхмәт! Озын юлларны кыскарта, җиңеләйтә белә. Аңа ышанырга була! Гаиләсе бик матур безнең Маратның. Хатыны Лилия белән бер кыз үстерәләр. Без аларга тигезлек белән гомер итүләрен телибез! Ә Маратның юлында һәрвакыт яшел ут кына янсын! PS. Ә бу бәйрәм табынын безнең өчен Маратның хәләл җефете- Лилиясе әзерләп җибәргән.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында татар әдәбияты классигы Кави Нәҗмигә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, хакимият органнары вәкилләре, Кави Нәҗминең туганнары катнашты. Бу һәйкәл үзәк скверда- җырчы Рәшит Ваһапов һәм опера башкаручысы Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янына урнаштырылды. Бюст Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына эшләнгән. Һәйкәлнең скульпторы – Тимофей Тюрин. Проект архитекторы - Герман Бакулин. Фәгыйлә Шакирова репортажы.

Әниләр һәм балаларга көз өчен «Сөембикә»дән берничә ИДЕЯ: 1. Бергәләп алма бәлеше пешерергә. 2. Тәрәзәдән шуып төшүче яңгыр т
Әниләр һәм балаларга көз өчен «Сөембикә»дән берничә ИДЕЯ:  1. Бергәләп алма бәлеше пешерергә.  2. Тәрәзәдән шуып төшүче яңгыр тамчыларын күзәтергә.  3. Юрган астына кереп ятып, фонарь яктысында тылсымлы тарихлар укырга.  4. Яфракларга рәсемнәр ясарга.  5. Кулга кү-ү-үп итеп яфраклар җыярга да, алардан көзге салют ясарга.  6. Алтын яфраклы агачлар янында гаилә фотосессиясе оештырырга.  7. Юеш асфальтка акбур белән рәсем ясарга.  8. Курчак театрына барып, гаилә белән ял итеп кайтырга.  9. Көзге урманга барып кайтырга.  10. Тәрәз төбендә бергәләп какао эчәргә... тагын 8 идея 👉🏼 https://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/nilr-m-balalarga-kz-chen-sembikdn-18-ideya

Марсель Галиев * * * Мин – синеке, – дигән чагың булган, бүтән бәхетенә тусаң да. Барлыгыңны белү дә бик җитә, миннән бик ера
Марсель Галиев * * * Мин – синеке, – дигән чагың булган, бүтән бәхетенә тусаң да. Барлыгыңны белү дә бик җитә, миннән бик еракта торсаң да... Килеп бер көн шомлы хәбәр алсам, татлы сагынудан уянып, юатырга нинди көч табармын синнән ятим калган дөньяны... #Хәерлеиртә

+2
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган шигъри-музыкаль кичәдән мизгелләр

❗️Бер атна буе «Казан Молл»да маммологлар бушлай кабул итәчәк 12–18 октябрьдә Казанда «Дальше» хәйрия фонды Күкрәк бизләре сә
+2
❗️Бер атна буе «Казан Молл»да маммологлар бушлай кабул итәчәк 12–18 октябрьдә Казанда «Дальше» хәйрия фонды Күкрәк бизләре сәламәтлеге атналыгы оештыра. Бу ел саен үткәрелә торган акция «Алсу Октябрь» проектының бер өлеше булып тора.   Казанда Күкрәк бизләре сәламәтлеге атнасын уздырырга «Дальше» хәйрия фондының төбәк партнеры – «Без бергә» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәм итә. Бу оешма онкопациентлар өчен 2016 елдан башлап тернәкләндерү, мәгълүмати, социаль һәм психологик ярдәм программаларын гамәлгә ашыра.   Казанда профилактика кабинеты көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Павлюхин урамы, 91 нче йорт) – 1 нче катта, үзәк ишектән ерак түгел «Calzedonia» кибете каршында эшләячәк. Консультацияне тәҗрибәле табиблар үткәрә, алардан сөт бизләре авыруларына кагылышлы барлык сорауларга җавап алырга мөмкин.   Әлеге хәбәрне әниегезгә, апагызга яки дустыгызга җибәрегез – бәлки, кемдер өчен бу яңалык бик вакытлы булыр.

Сургутта яшәүче укучыбыз Дамира Җәлилова беренче кар яуган Себер шәһәре күренешләрен җибәргән.
+2
Сургутта яшәүче укучыбыз Дамира Җәлилова беренче кар яуган Себер шәһәре күренешләрен җибәргән.

Бүген - Халыкара кызлар көне 👧 Бу бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2011 елда игълан ителде. Максаты - бөтендөнь
Бүген - Халыкара кызлар көне 👧 Бу бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2011 елда игълан ителде. Максаты - бөтендөнья кыз балаларының хокукларын саклау. Беренче тапкыр 2012 елда билгеләп үтелде.

+4
Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында татар әдәбияты классигы Кави Нәҗмигә бюст-һәйкәл ачылды Бюст Уразовканың үзәк скверында татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янында урнаштырылды. Фото, видео: Фагыйлә Шакирова

+2
Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында татар әдәбияты классигы Кави Нәҗмигә бюст-һәйкәл ачылды. Бюст Уразовканың үзәк скверында татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янында урнаштырылды. Фото, видео: Фагыйлә Шакирова

Паркларда сезне тиеннәр көтә😍

По журнальной теме?
По журнальной теме?

Безнең көндәлек рацион сөякләрне ныгыта да яки, киресенчә, җимерә дә ала. Остеопороз – еллар дәвамында сиздермичә генә органи
+6
Безнең көндәлек рацион сөякләрне ныгыта да яки, киресенчә, җимерә дә ала. Остеопороз – еллар дәвамында сиздермичә генә организмны какшатучы чир ул. Көннәрдән бер көнне ялгыш егылудан яки кискен хәрәкәтләрдән дә аяк-кул сынарга мөмкин. Көндәлек рационда булган ризыклар да бу процессны тизләтә. Сөякләребезнең дошманы булган ризыклар турында, остеопороздан саклану чаралары – безнең карточкаларда.

Җомга — туктап, үзеңә игътибар итү өчен иң яхшы көн. Бүген эчке энергиягезне ничә процентка бәялисез? Үзегезне ничек хис итәсез?
Anonymous voting

Балан бәлеше Иң элек катыкка йомырка, маргарин, чəй содасы, тоз һəм он салып төче камыр басабыз. Аннары баланны судан алып ки
Балан бәлеше Иң элек катыкка йомырка, маргарин, чəй содасы, тоз һəм он салып төче камыр басабыз.   Аннары баланны судан алып киптерəм дə, шикəр комы белəн он салып болгатабыз һəм шунда ук (шикəр эри башланганчы) табадагы камырның уртасына салып бəлеш бөрəбез. Бəлешнең өсте кабармасын өчен уртасына тишек ясыйм. Балан бəлешен мичтə 2,5-3 сəгать пешерергə кирəк. Камыр өчен 1 стакан катык, 1 йомырка, 100 г маргарин, чəй содасы, тоз һəм он кирəк. Эчлеккə ярты литрлы банка белəн балан, ярты кг шикəр комы, он тотыла. фото: С. Гафарова

Беренче тапкыр Казанда «Ак барс» көрәш сараенда 10-11 октябрьдә джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак. Халыкара ярыш Татарстан Диния нәзарәте теләктәшлегендә уза. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе әлеге спорт төре буенча 1 дан кара билбау иясе. Ярышта егетләр дә, кызлар да катнаша.