Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
前往频道在 Telegram
1 645
订阅者
+224 小时
无数据7 天
-330 天
帖子存档
Repost from Рустам Минниханов
Завершились выборы депутатов Государственной Думы. Татарстанцы вновь продемонстрировали единство и гражданскую активность!
Спасибо вам! Мы - вместе! 💪
Бүген Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Бу уңышларда һәр татарстанлының өлеше бар. Бары тик уртак тырышлык белән генә без барлык авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз, илебезнең һәм республикабызның үсеш курсын саклап калачакбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бик зур рәхмәт сезгә!
Подписывайтесь на мой канал в МАХ
+1
Менә алар - #ВсейСемьейнавыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы суперпризлары ияләре!
Sollers ST8 автомобильләрен Наталья Роль һәм Ольга Уданова отты.
Котлыйбыз!
Салават Фәтхетдинов: «Сайлауга гаилә белән йөрү – безнең матур традиция»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Казандагы 107 нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ул бирегә хатыны Ләйсән ханым һәм кечкенә оныгы белән килде.
Мәктәп укучылары Фәтхетдиновларны җырчының «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән каршы алды. Салават Фәтхетдинов сайлауның һәр кеше өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Язмышыбызны сайлыйбыз. Безнең язмыш – безнең кулда. Шуңа күрә сайлауга теләп киләбез. Ә инде гаилә белән йөрү – матур традиция. Һәрвакытта да балалар белән йөрдек. Аларның да күреп, белеп үсүләрен теләдек. Хәзер исә оныклар белән киләбез. Әле тагын озын-озак еллар бергәләп йөрергә насыйп булсын», – диде ул.
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Кыска эш көннәренең күпчелеге кайсы айларга туры киләчәк: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-rossiya-xalkyn-ide-kyska-es-atnasy-kota-5929443
Бүген РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның өченче көне. Казанның 107 нче гимназиясендә сайлап алу процессы зур тамашага әверелде: тавыш бирергә килүчеләрне яшьләр җырлы-биюле флешмоб белән каршылый.
Гимназия мәйданында урнашкан ярминкәдә тәмле ризыклар сату оештырылган. Балалар өчен остаханәләр дә эшли: анда рәсем ясау һәм пластилиннан әвәләп ясау буенча мастер-класслар уза. Тавыш бирүчеләр исә гимназия бинасында грипптан прививка да ясата ала.
Видео: Фәгыйлә Шакирова
+2
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.
Ул Казанның 80нче мәктәбендә урнашкан 46нчы сайлау участогына тормыш иптәше Лола ханым белән килде. «Гражданнарга сайлау хокукы бирелгән. Алар бу мөмкинлектән файдаланып, үз фикерләрен белдерергә тиеш», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
«Рәхмәт сиңа, әти...» подкастының чираттагы кунагы - Татарстанның
халык артисты Лилия Мәхмүтова
«Әтигә мин 21 яшемдә генә якынайдым», - ди ул. Лилия ханым белән әтисе Хәлил Мәхмутовның балачагында Александр исемле булуы, аның иң зур үкенече, Лилия ханымның бүген әтисенә әйтергә теләгән сүзе турында сөйләшәбез.
Әңгәмәнең тулы видеосын ВКонтактеда карагыз
Дәүләт Думасына бердәм сайлау көннәренең өченче - соңгы көне. Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр ачык. Илдә тавыш бирүдә катнашучылар саны 45,1 процентка җитте. Татарстанда бу күрсәткеч 19 сентябрьнең 20:00 сәгатенә 57,8 процент иде.
ТНВда 14 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны башланды.
Ул сәгать 8 дә башланды һәм 22:00 дә тәмамланачак.
ТНВның зур студиясендә Татарстанның йолдызлы гаиләләре, хезмәт династияләре, юбилярлар һәм яшь парлар көтелә. Гомумән алганда, 200дән артык кунак булачак, дип билгеләп үтәләр телеканалда.
Шулай ук эфирда #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга фотоконкурсы кысаларында 11 iPhone 17 һәм ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак.
Трансляцияне монда карарга мөмкин.
«Сайлауларга бөтен гаилә белән» фотоконкурсында бүген автомобиль уйнату нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылган
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, җиңүченең фотоконкурс шартларына туры килмәве ачыкланган - аның белән элемтәгә чыкканнан соң аңа 15 яшь булуы билгеле булган.
Фотоконкурс нигезләмәсенең 7.10 пункты буенча анда 18 яшькә җиткән затлар гына катнаша ала. Шуңа күрә бүгенге автомобиль уйнату нәтиҗәләре исәпкә алынмаган.
Оештыручылар җиңүчеләрнең конкурс шартларын үтәвен җентекләп тикшерүләрен билгеләп үткән. Алар әйтүенчә, әлеге очракта җиңүче «ВКонтакте»дагы битендә яшен дөрес күрсәтмәгән.
Шулай итеп, бүген уйнатылган төп приз — автомобиль — иртәгә кич өченче автомобиль белән бергә яңадан уйнатылачак.
Казанда якташыбыз, Россиянең халык артисткасы Надежда Кадышева концерты бара.
Фирдүс Тямаев сайлауларга гаиләсе һәм төркеме белән бергә килде, дип хәбәр итә Интертат.
Идел буе районы җитәкчесе Альберт Салихов «Яшел марафон»ны башлап җибәрде.
Идел буе районындагы мәктәптән тыш укыту үзәге ишегалдында бүген эш кайный. Балалары шушы үзәктә белем алган әти-әниләр, сайлауда тавыш биргәннән соң, кулларына көрәк алды. Аларга Казан шәһәре Идел буе һәм Вахитов районнарының администрациясе башлыгы Салихов Альберт Иршатович та үзенең уллары белән кушылды.
«Көз көне традицион рәвештә агач утырту чаралары башланып китә. Бүген «Яшел марафон» кысаларында узучы беренче акция узды, Идел буеның мәктәптән тыш укыту үзәге ишегалдында 50 нарат утырттык. Без булмасак та үсәчәк алар. Бу үзәктә 5 мең бала укый. Алар көн саен шушында килеп: «Бу агачларны кемнәр, нинди яхшы кешеләр утыртты икән», – дисәләр, менә шушы чарада катнашучылар булырлар алар», – диде ул.
Эш беткәннән соң, чарада катнашучыларның барысын да алмалы чәй белән сыйладылар.
+4
Сайлауда катнаш, гаилә белән фотога төш һәм бүләк от!
Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесе уза.
Бәйгедә катнашу өчен:
сайлау участогына гаиләгез белән барырга һәм фотога төшәргә кирәк;
фотосурәтне «ВКонтакте»дагы сәхифәгезгә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырыгыз;
Бәхетегезне Бәйгедә смартфоннар һәм автомобильләр уйнатыла!
Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.
Эльмира Зарипова: «Без балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз, һәм бу сайлауны аңлы рәвештә һәм җаваплы рәвештә эшләргә кирәк»
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген сайлау участогына килеп, тавыш бирде.
Ул сайлауда катнашуның үзен, ил гражданины һәм ике улның әнисе буларак, аеруча мөһим икәнен ассызыклады.
+6
Кайвакыт күңел тынычлыгы өчен тормышыбызга нәрсәдер өстәргә түгел, киресенчә, артык нәрсәләрдән арыну мөһим: үзебезгә кирәкмәгән йөкне җиңеләйтеп, тормышка башкача карый башларга... Күңел тынычлыгы – тормышта барысы да камил булганда түгел, ә кирәкмәгән нәрсәләрне «җибәрергә» өйрәнгәндә килә.
Ә нәрсәләрдән баш тартырга соң – безнең карточкалардан укыгыз.
Абдулловлар гаиләсе сайлауларда тавыш бирүчеләр арасында беренче автомобиль иясе булды.
Алдагы ике көнне тагын ике Sollers ST8 һәм iPhone 17 смартфоннары уйнатылачак. Бүген исә беренче 11 смартфоннар алучы билгеле булды:
Алексей Афаныкин
Евгений Кондаков
Алмир Фарухов
Лилия Тазиева
Евгения Вавилова
Венера Гарипова
Гөлсирин Хәйдарова
Чулпан Харисова
Диләрә Абзалова
Алина Бегжанова
Константин Понамарев
Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы уза. Конкурста катнашыр өчен фотосурәтне 18 сентябрьдә 08:00 дән 20 сентябрьдә 20:00 гә кадәр урнаштырырга кирәк.
Уйнату кагыйдәләре
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
20 сентябрьдә, Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон узачак.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/tnv-telekanalynda-daulat-dumasyna-sailaularga-bagyslangan-14-sagatlek-telemarafon-bula-5880831
