Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Ir al canal en Telegram
1 655
Suscriptores
Sin datos24 horas
-17 días
-930 días
Archivo de publicaciones
Барыбызга да яхшы таныш йод. Ул ашлама да, чирләргә каршы тору чарасы да.
✅ Көннәр салкын һәм дымлы торса, кыярда ончыл чык авыруы барлыкка килә башлый. Авыру башланганын көтмичә, 3 литр суга 1 тамчы йод тамызып, үсемлекләрнең өстеннән бөркеп чыксагыз, чирне кузгатучы гөмбәләр юк булачак.
✅ Шушы ук сыеклыкны помидорларны фитофторадан саклау өчен дә кулланалар. Бу чиргә каршы тору өчен тагын бер чара: 1 чиләк суга 1 литр сыек сөт һәм 10 тамчы йод салып, шушы сыеклык белән үсемлекләрне коендырырга. Ә инде фитофтора «эләктереп алса», 1 чиләк сыек сөткә кушылган 40 тамчы йод ярдәмгә килә.
✅ Бакча җиләге дә йод белән сыйлаганны бик ярата. Чәчәк аткан чорында 1 чиләк суга 10 тамчы йод тамызып, өстеннән бөркеп чыгалар.
✅ Роза, яран, глоксиния, миләүшәләр шулай ук йод белән ашлаганга бик сизгер.Туфрагына йод керткәннән соң, аларның чәчәкләре эре була, төсләре җетеләнә, коелмыйча озаграк тора. 2 литр суда сыекланган 2-3 тамчы йод җитә. Аны үсемлекнең төбенә үк түгел, бераз читтәнрәк сибәргә кирәк.
«Чистополь – фронту» волонтерлар оешмасы 2022 елнын 1 ноябрендә оеша.
Бүген анда 20 меңнән артык кеше.
Җитәкчеләре – Чулпан Сөләйманова.
Видео: Лилия Гәрәева
Журналыбызның июнь санында укыгыз.
Repost from Рустам Минниханов
Дорогие друзья, с Днем России!
Наша великая Родина объединяет всех нас тысячелетней историей, общими ценностями и верностью Отечеству.
Татарстанлылар Ватаныбыз иминлеге өчен хезмәт итә һәм аны үстерүгә зур өлеш кертә. Якташларыбызга рәхмәт!
Бәйрәм белән! Сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Подписывайтесь на мой канал в МАХ
Фәйрүзә Мөслимова
Мәхәббәтем микән?
Назландырып, ялындырып
Сөйдерүләрем истә.
Килсәң, нигә килдең, диеп
Көйдерүләрем истә.
Үкенгән чакларым булды,
Ник киттем, дип аһ орып,
Ялгызыңны ташлап киткәч,
Сагышларга батырып.
Горурлыгым булды микән
Килмә, дип әйтүләрем?
Мәхәббәтем микән инде
Һаман да көтүләрем?
Фәйрүзә Мөслимова
Мәхәббәтем микән?
Назландырып, ялындырып
Сөйдерүләрем истә.
Килсәң, нигә килдең, диеп
Көйдерүләрем истә.
Үкенгән чакларым булды,
Ник киттем, дип аһ орып,
Ялгызыңны ташлап киткәч,
Сагышларга батырып.
Горурлыгым булды микән
Килмә, дип әйтүләрем?
Мәхәббәтем микән инде
Һаман да көтүләрем?
+5
Сезнең арадагы җылылык — ул мөһим әйбер. Аны саклагыз һәм яңартып торыгыз.
💬 Ә сез мөнәсәбәтләрне ничек җылытасыз? Комментарийларда серләрегез белән уртаклашыгыз!
Иң үзсүзле артист
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия–1» телеканалында кунакта булып кайтты, Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты. Карадыгызмы?
Җырчыга рус яки инглиз телендәге хитларны башкарарыга тәкъдим иткәннәр, әмма Фирдүс үзенекендә торган һәм татарча өздереп «Сандугач», «Алдама» дигән җырларын башкарган.
«Мин авыл малае. Безнең Татарстанда Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы бар. Әниемә 67 яшь, ул 23 сыер, 30 үгез тота... ел саен 100 әр каз алабыз», – дип сөйләде Фирдүс.
Җырчы Стәрлетамакта билгеләнгән концерт вакытын күчерергә теләмәгән аркасында федераль каналга тапшыру көнен якташыбызга уңайлы вакытка күчерергә туры килгән. Шуңа күрә мәскәүләр Фирдүсне тапшыруның «иң үзсүзле» кунагы дип бәяләгәннәр.
Ә сез Фирдүс Тямаевның иҗатын яратасызмы, концертларына йөрисезме?
Саклап куегыз!
200-300 литрлы мичкәнең өчтән бер өлешенә кычыткан, бер чиләк сыер тизәге, 2 көрәк көл, 2 кг чүпрә, 3 литр эремчек суы салып 2 атна буе төнәтәбез. Аннары бер чиләккә бер литр исәбенә су белән кушабыз да 7-10 көнгә бер тапкыр помидор төбенә сибәбез.
Пoмидoрлар чүпрәдә үскән кебек үсәләр. Бернинди химиясез!
Телевидение алып баручысы Венера Аитова тормышында күңелле яңалык: Венера өченчегә бала көтә! 😍
Ленар Шәех
Мин сине сагынганмын!..
Күрдеңме соң баш өстеңнән
Ак болыт агылганын,
Шул болытлар арасыннан
Елмаю табылганын?..
Күрдеңме соң серле төннең
Зәңгәр моң ябынганын,
Тылсымлы ай нурларының
Шул моңга кагылганын?..
Күрдеңме соң уйсулыкта
Көмеш күл чагылганын,
Бер аккошның ярсый-ярсый
Канатын кагынганын?..
...Дөньяны кочардай булып
Мин сине сагынганмын!..
#Хәерлеиртә
Repost from Татар ядкарьләре
Бүген Мәрҗани мәчетендә "Татар ядкарьләре" проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән "Шәһри Казан" гәзите баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, 2001 елдан башлап, унөч ел дәвамында КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыткан, факультет деканы урынбасары булып эшләгән Радик Сабировның җидесе узды.
Искә алу мәҗлесендә Радик Рәшит улы белән университетта бергә эшләгән галимнәр, аның дуслары, "Татар ядкарьләре" проекты буенча хезмәттәшләре катнашты. Равил һәм Ансар хәзрәтләр Коръән укыды, мәрхүмнең рухына дога кылды.
Радик Рәшит улының рухы шат булсын!
🤲🤲🤲
+6
Кайчак кешеләрнең эчке ныклыгы, сабырлыгы һәм үз-үзенә ышанычы тирә-юньгә дә сизелә. Моның өчен серле «аура» кирәкми - көндәлек гадәтләрне үзгәртү дә җитә. Үзеңне хөрмәт итәргә һәм башкаларда уңай тәэсир калдырырга ярдәм итә торган берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Repost from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
🤩📱Друзья, напоминаем, что у нас проходит розыгрыш iPhone 17 Pro 256 GB
Условия участия MAXимально простые:
• подпишитесь на Татмедиа в MAX
• нажмите кнопку «Участвую!» в TG Татмедиа
11 июня 2026 года в 12:30 (мск) генератором будет выбран победитель, который получит iPhone 17 Pro на 256 gb. Всем участникам необходимо ознакомиться с Положением об акции, где подробно указаны условия.
Желаем удачи: поделитесь публикацией с друзьями - увеличьте шанс на победу!
@tatmediaofficial | Татмедиа в MAX
™️ Розыгрыш iPhone 17 Pro
Тары боткасыннан кыстыбый рецепты
Камыр әзерләү: Каймак, тоз, бераз шикәр комы, бераз су, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 йомырканы бергә кушып яхшылап болгатабыз. Кирәгенчә он кушып йомшак итеп камыр басабыз.
Эчлек әзерләү: тары ярмасыннан сөт белән йомшак кына ботка пешерәләр, май салып болгаталар.
Камырны бераз ял иттергәч, 75 әр г кисәкләргә бүлеп, юка итеп кенә җәяләр. Җәйгән камырны кызган табада, май сөртмичә генә, башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар.
Суынмасын һәм катып китмәсен өчен камырны берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап торалар. Чөнки суынса, камыр урталай бөкләгәндә сына.
Әзер җәемнең яртысына тары боткасын ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
Гөлназ Газизова
* * *
Ә кешегә... кеше кирәк икән –
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.
«Миңа язган тиңем», – диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү:
«Үземнеке» диеп яшәр өчен.
Ә кешегә кеше кирәк икән –
Салкын кичтә учак ягардай, –
Сулар һава өчен сихәт булып,
Эссе көндә яуган яңгырдай.
Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
«Ә киләчәк шундый ерак», – диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.
«Кайтуыңны хәбәр ит!» – дияргә
Озатучы кирәк – сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.
Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән
Ялгыз түгел бит», – диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен –
Кешегә бит бары кеше кирәк.
#Хәерлеиртә
+6
Инде без җәй хозурында. Һәр тарафта яшеллек, чәчәкләр. Тиздән җәй җиләкләрен дә авыз итә башларбыз. Урманнар, бакчалар аларның хуш исенә күмелер, өлгереп пешкән татлы җиләкләр күзләрне иркәләр. Ә сез ул җиләкләрнең сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен беләсезме?
❗️Игътибар!
Ташламалы бәядән язылу ункөнлеге тәмамлана!
Хөрмәтле укучыларыбыз, ашыгыгыз! Санаулы гына калган көннәрдә «Сөембикә» журналына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.
Татарстанда П2204 (яртыеллыкка язылу) индексы белән ташламалы бәядән язылу – 826.50 сум, башка вакытта 933 сум булачак.
Татарстаннан читтә язылу индексы ПО279, язылучылар ункөнлеге вакытында подписка бәясе – 896.94 сум, башка вакытта 976.80 сум.
Бергә булыйк!
Әти-әниләргә киңәш
БДИ – ул бала тапшыра торган имтихан гына түгел, ә бөтен гаилә өчен дә җитди сынау, ди белгечләр. Бүген әти-әниләр аеруча зирәк һәм тискәре фикерләрдән азат булырга тиеш. Имтиханга әзерлек барышында баланы куркытырга, аңа янарга яки кем беләндер чагыштырырга ярамый. Балаларга әйтергә ярамаган гыйбарәләр:
– «Имтиханны бирми генә кара».
– «Тапшыра алмаячагыңны төгәл беләм».
– «Имтиханны тапшырмыйсың икән – өйгә кайтма».
– «Аз шөгыльләнәсең икән – бирә алмаячаксың».
– «Тырышмасаң, нәтиҗәләр дә начар булачак».
– «Син бөтенләй әзер түгел».
– «Бу шундый катлаулы».
Әгәр яшүсмергә даими рәвештә булдыра алмыйсың һәм дөрес эшләмисең дип тукып торсаң, анда: «Миннән берни дә килеп чыкмаячак», дигән тискәре фикер формалаша.
¡Ya disponible! Investigación de Telegram 2025 — los principales insights del año 
