Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
رفتن به کانال در Telegram
1 644
مشترکین
-224 ساعت
-27 روز
-130 روز
آرشیو پست ها
Равил Фәйзуллин
* * *
Синең өчен җан атмасам,
саргаймас, көймәс идем.
Бүтәннәрдә булса күңлем
«бәгырем!» димәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
башымны имәс идем.
...Бергә булсак, Сине, бәлки,
бу кадәр сөймәс идем.
#Хәерлеиртә
Равил Фәйзуллин
* * *
Синең өчен җан атмасам,
саргаймас, көймәс идем.
Бүтәннәрдә булса күңлем
«бәгырем!» димәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
башымны имәс идем.
...Бергә булсак, Сине, бәлки,
бу кадәр сөймәс идем.
#Хәерлеиртә
+6
Ак кедалар – универсаль һәм һәрвакыт актуаль аяккиеме. Әмма аларның иң зур җитешсезлеге – тиз пычраналар. Кедаларны элеккеге аклыгына кайтару өчен кыйммәтле махсус чаралар сатып алу мәҗбүри дә түгел: өйдәге чәй содасы, уксус, теш пастасы һәм башка гади продуктлар ярдәмгә килә ала. Карточкаларда ак аяк киеме чистарту ысулларын тәкъдим итәбез.
Кич белән кухнядагы тәртипсезлекне сизелерлек киметә торган бер гади гадәт
«Буш өстәл» кагыйдәсен кулланып карагыз: кухнядан чыккан саен, 30 секунд эчендә җыеп куярга мөмкин булган әйберләрне өстәлдә калдырмагыз. Чынаякны — юарга, буш төргәкне — чүп савытына, азык-төлекне — шкафка яки суыткычка куегыз.
Иң мөһиме — «соңрак җыярмын», дип, кичкә калдырмаска. Чөнки көн дәвамында җыелган шундый вак-төякләр кичкә зур эш булып тоела башлый. Ә кухнядан һәр чыкканда эш өслеген чиста калдырып барсаң, кичен җыештырасы эшләр күпкә азрак кала.
Тагын бер уңай ягы бар: өстәл һәм эш өслеге чиста булса, кухняның калган өлеше дә тәртиплерәк күренә. Моның өчен көн саен идеаль чисталыкка омтылу кирәкми — бу гадәтнең сере шунда: ул нибары берничә секунд вакытны ала.
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Июль аенда пенсиянең иң зур уртача күләме кайсы регионда теркәлгән: https://intertat.tatar/news/rossiyada-urtaca-pensiya-kulame-ike-elda-yakynca-45-men-sumga-artkan-5880550
Интертат МАХта
Винера Ганиева:
"Танышуыбызга бер ел дигәндә мин, «Башмагым»дагы Сәрвәр күл-мәген киеп, Камилләрнең Болак буендагы дүрт бүлмәле фатирына килен булып төштем.
Миңа – баракта туып-үскән кызга – бу фатир бик зур булып тоелган иде. Камилнең әти-әнисе бик тә зыялы кешеләр иде. Өйләрендә киштә-киштә китап. Китапларга кинәндем генә. Анда минем өчен пианино да бар иде. Мин бит ата йортында пианино күргән бала түгел.
Бу йортта мине бик яраттылар. Камил кич рестораннан эшләп кайтуга мин төн уртасында алма бәлешләре, эремчек пәрәмәчләре пешерәм. Инде йоклыйбыз дип, үз якларына кереп киткән әти белән әни: «Бу ниткән тәмле ис?» – дип, безнең янга кухняга чыгып утыралар иде. Күңелле яшәдек".
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Татарстан Рәисе Континенталь хоккей лигасы сезоны алдыннан «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ak-bars-kapitany-marcenko-minnexanovka-moraagat-itte-ham-bulak-tapsyrdy-5928259
Интертат МАХта
Саҗидә Сөләйманова
* * *
Тормыш булмый көю-сөенүсез,
яшәү авыр сөелү-сөюсез.
Караңгыда якты караш кирәк,
өшегәндә кирәк җылы сүз.
Төссезләнә кеше, көчсезләнә,
күздән күзгә нурлар таммаса.
Ямьсезләнә кеше, әрсезләнә,
сузган кулын кемдер алмаса.
Таянырга иңнәр табылмаса,
җан яраткан җанга табынмаса -
салкын була җиле, һавасы...
Сөю-сөелү - кара көнчеллекнең,
вакчыллыкның иң шәп дәвасы.
#Хәерлеиртә
+6
Зйтүн җимеше («маслина», «оливки») – ризыкларга тәм өстәүче продукт кына түгел, ә файдалы майларга, антиоксидантларга, Е витаминына һәм минералларга бай чыганак та. Җимешенең эчендә 25–40% ка кадәр (кайчак 75% ка кадәр) файдалы май була. Зәйтүннең җимеше дә, мае да сәламәтлекне ныгыта һәм төрле авыруларны кисәтергә ярдәм итә. Кечкенә искәрмә: маринадланган зәйтүндә тоз күп булырга мөмкин, шуңа күрә аны чама белән куллану яхшы.
Безнең карточкалар зәйтүн җимешенең файдасы хакында.
Бүген күренекле драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның (1935–2012) туган көне. Аның иҗаты да үзе туган август ае кебек мул, бай, тирән булды. Күңелгә Туфан ага һаман да җитми...
Сез аны, аның тормыш юлын, язган әсәрләрен ни дәрәҗәдә беләсез – үзегезне сынап карагыз әле. Ахырда комментарий калдырырга онытмагыз – үз җавапларыгызны ничек бәяләдегез?
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
«Элек туйлар оятсызлык оясы иде»: соңгы елларда татарларда туй мәҗлесләре ничек үзгәрде? – укыгыз
Интертат МАХта
