ar
Feedback
Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

الذهاب إلى القناة على Telegram

Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал

إظهار المزيد
1 652
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
-37 أيام
-630 أيام
أرشيف المشاركات
Өлгерә... Куралар өлгерә... Сезнең бакчада да эре-эре татлы җиләкләр кызардымы инде? Җәйге каникулларны, авылдагы әби йортын
+6
Өлгерә... Куралар өлгерә... Сезнең бакчада да эре-эре татлы җиләкләр кызардымы инде? Җәйге каникулларны, авылдагы әби йортын хәтерләткән, кыш көннәре салкын тиюдән дәвалаган җиләкләр. Тәмле булуы өстенә, бик файдалы да бит алар. Тик куралар ел саен мул уңыш белән сөендереп торсын өчен, җиләкләре эре, татлы булсын өчен үзләренә шактый игътибар да сорыйлар. Дөрес тәрбия алган куралар бакчага артык таралмыйча, тәртипле генә үз түтәлләрендә үсәләр, уңышлары да мул була. Шуңа күрә карточкалардагы киңәшләрне үзегезгә саклап куеыгыз, дуслар.  

+3
Чирмешән районында узган Медиа-Сабантуй мизгелләре.

Айгөл Бариева: "Минем өчен иң мөһиме нәрсә икәнен беләсезме? Еш кына шундый хәлне күзәтәм: кеше яулык бәйли, исламга килә һәм
Айгөл Бариева: "Минем өчен иң мөһиме нәрсә икәнен беләсезме? Еш кына шундый хәлне күзәтәм: кеше яулык бәйли, исламга килә һәм мизгел эчендә «изгегә» әйләнә дә куя. Үзенең үткәнен, яшьлеген онытып, барысын да һәм һәркемне тәнкыйтьли башлый. Минем бу мәсьәләгә үз карашым! Минем өчен һәрвакыт кешенең эчке дөньясы, аның җанында нәрсә булуы мөһимрәк иде! Гафу итегез, әлбәттә, әмма мин беркемне дә хөкем итмәскә өйрәндем һәм бүгенге көнне дә өйрәнүемне дәвам итәм. Аллаһка илтүче юл һәркемнең үзенеке! Әйе, миңа «Аллаһ сезне гафу итсен» дип язсалар, җавап итеп «сезне дә!» дип кенә язасы килә! Сез бит үз-үзегезне бөтенләй гөнаһсыз дип санамыйсыздыр, шулай түгелме икән?"

Бездә сөенеч! Бүген озак еллар эшләү дәверендә үзен актуаль темаларга язучы талантлы журналист итеп таныткан хезмәттәшебез, б
Бездә сөенеч! Бүген озак еллар эшләү дәверендә үзен актуаль темаларга язучы талантлы журналист итеп таныткан хезмәттәшебез, бүлек мөхәррире Чулпан Галиәхмәтовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хаты тапшырылды. Уңышларың белән котлыйбыз, Чулпан!💐💐💐

رسالة فيديو00:34

رسالة فيديو00:11

Тукранбаш – хатын-кызның матурлыгын саклый торган үлән. Бу үлән аеруча хатын-кызлар өчен файдалы. Климакс һәм менопауза чорын
Тукранбаш – хатын-кызның матурлыгын саклый торган үлән. Бу үлән аеруча хатын-кызлар өчен файдалы. Климакс һәм менопауза чорындагы хатын-кызларның гомуми хәлен яхшыртырга ярдәм итә. Авыртуны басу үзлеге исә күрем күп һәм авырттырып килгәндә булыша.  Моннан тыш, ул табигый афродизиак. Тукранбаш төнәтмәсе дәртне арттыра.  Тукранбаштан җәй көне эчәр өчен тәмле чәй дә әзерлиләр. 3 литр суга 30 тукранбаш чәчәге, тәменчә шикәр һәм бераз лимон согы салып, суны кайнатып чыгарырга, суынгач сөзәргә кирәк. Файдалы үлән булса да, тукранбашны бөерләрдә таш булганда, йөрәк авыртканда, инсульттан соң, веналар киңәйгәндә, веналарда тромблар булганда эчәргә киңәш ителми. Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.   Фотоэстрогеннарга бай булганга, аны авырлы ханымнарга да эчмәскә кирәк.  Хатын-кыз органнарында яман шеш булганда да тукранбашны күп һәм озак итеп эчәргә ярамый. 

Нияз Акмал Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта ти
Нияз Акмал Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта тиңләмим. Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең аннан башка булган мең ямен, – мин дөньяның шушы мең яменә бер керфеген аның тиңләмим. Алларында гөлләр чәчәк атсын, йолдыз коелып барсын эзенә, – хатын-кызны бөек диеп әйтсәм, тиңлим аны бары үзенә! #Хәерлеиртә

Нияз Акмал Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта ти
Нияз Акмал Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта тиңләмим. Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең аннан башка булган мең ямен, – мин дөньяның шушы мең яменә бер керфеген аның тиңләмим. Алларында гөлләр чәчәк атсын, йолдыз коелып барсын эзенә, – хатын-кызны бөек диеп әйтсәм, тиңлим аны бары үзенә! #Хәерлеиртә

Бакчаларда яшелчәләр өлгереп килә: кыяр, кәбестә, ашка тәм кертә торган үләннәр, кыяклы суган... Шулардан көн саен яңа төрле
+5
Бакчаларда яшелчәләр өлгереп килә: кыяр, кәбестә, ашка тәм кертә торган үләннәр, кыяклы суган... Шулардан көн саен яңа төрле салат ясарга була. Җайлы гына ясала торган салат рецептлары – карточкаларыбызда.

Үзең татар булмасаң да, әмма хатының татар булса😍

Җиләк чоры😍

Рабит Батулла: "Табын янында йолалар турында сөйләшергә кирәк. Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала. Хатын кеше – ир
Рабит Батулла: "Табын янында йолалар турында сөйләшергә кирәк. Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала. Хатын кеше – иренә, ире хатынына исеме белән эндәшергә тиеш булмаган. Табу. «Әтисе», «атасы», «Үзе кайткач килерсез». Бу – йоланың бер чаткысы. Минем хатынга беркайчан да Рузия дип әйткәнем юк: «әнисе», «карчыгым» дим. Ул да «әтисе», «атасы», дип эндәшә. Йола ул – язылмаган канун. Йола ул Конституциядән дә өстен".

Нурия Измайлова Яшьлектән бер сүрәт Безнең җитәкләшкән нечкә сыннар! Аерылудан азат бергәлек! Үзгәрүдән азат мизгел бит ул –
Нурия Измайлова Яшьлектән бер сүрәт Безнең җитәкләшкән нечкә сыннар! Аерылудан азат бергәлек! Үзгәрүдән азат мизгел бит ул – Без бит аны, хәтер, бирмәдек Үзгәрүчән акыл хөкеменә, Үзгәртүчән язмыш иркенә! Хәзер бөек сәнгать әсәре күк Гомеремдә ул минем иң түрдә. Хыянәтсезлеккә символ-сурәт, Вакыт кодрәтенә – каһкаһә! Безгә хуҗа вакыт, ә аңа – юк, Ул үзенә үзе хан, патша! Коллыгыңа төшер гүзәл патша! – Татлы миңа синең кодрәтең... Күпме яшәлгән бит аңлар өчен Кыйммәтен бу мизгел-сурәтнең!

Аңлашылганча, яшел салат яфраклары яки латук – дөньяда иң киң таралган яшелчә культурасы. Файдалы матдәләр күп булу аркасында
+6
Аңлашылганча, яшел салат яфраклары яки латук – дөньяда иң киң таралган яшелчә культурасы. Файдалы матдәләр күп булу аркасында ул бик популяр. Төп өстенлеге – калориясе бик түбән, күпләп ашарга мөмкин: үзеңне тук итеп хис итәсең.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА: " Тиз генә әйләнеп кайтырбыз дип киткән идем, Аме
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА: "
Тиз генә әйләнеп кайтырбыз дип киткән идем, Америкада яши башлаганга 20 ел була менә. Үзем белән горурланам: инглиз телен өйрәндем, ризыгым музыка гына түгел хәзер. Татар халкы инде минем ризыгым! Кая гына барсам да, татар исеме белән тамак туйдыра алам. Чиккән сөлгебезне тартып чыгарып, аның турында 10 сәгать сөйли алам. Телне өйрәнү шуңа кирәк тә иде миңа, чөнки татар турында хәзер инглиз телендә сөйли алам".
Мәсгудә Шәмсетдинованың туган көне бүген. Шул уңайдан безнең журналда чыккан язманы укып алыгыз әле: https://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/dnya-buylap-iny-tavyshyn-ezlp-yrim

رسالة فيديو01:00

Сегодня посетили соревновательные площадки второго Чемпионата по профессиональному мастерству среди участников специальной во
+5
Сегодня посетили соревновательные площадки второго Чемпионата по профессиональному мастерству среди участников специальной военной операции «Абилимпикс». В этом году он объединил более 600 участников из 86 регионов страны. В течение нескольких дней они продемонстрировали свои навыки по 21 компетенции: электромонтаж, сетевое и системное администрирование, слесарное дело, ремонт автомобилей и много других востребованных специальностей. Ребята большие молодцы! Мы гордимся вами! Без алга таба да махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз. Фронттан кайткан һәркем безнең кайгыртуны һәм ярдәмне тоярга тиеш. Чемпионатта алган тәҗрибә һәм күнекмәләрегез киләчәк казанышларның ныклы нигезе булсын. Подписывайтесь на мой канал в МАХ

Кремльдә – «Тукай» 5 июльдә 17:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гаммәви Урыннар ишегалдында Казан халкы һәм башкала кунаклары «Тук
+2
Кремльдә – «Тукай» 5 июльдә 17:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гаммәви Урыннар ишегалдында Казан халкы һәм башкала кунаклары «Тукай» спектаклен бушлай карый алачак. Ул «Күрше» дип аталган шәһәр вакыйгалары фестиваленең җәйге сезоны кысаларында күрсәтелә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның көндәлекләре белән илһамланып куелган спектакльне Әлмәтнең «Легкие крылья» («Җиңел канатлар») урам театры тәкъдим итә. Постановка авторлары Тукайны татар әдәбияты классигы итеп кенә түгел, авыр тормыш кичергән кеше буларак та ачарга теләгән.

💦Кәбестәләр начар үссә, димәк, аларга азот җитми. Азот кытлыгын тиз арада бетерү өчен мочевина яки аммиак селитрасы кулланыл
💦Кәбестәләр начар үссә, димәк, аларга азот җитми. Азот кытлыгын тиз арада бетерү өчен мочевина яки аммиак селитрасы кулланыла. Гадәттә, 10 литрга 10 грамм (1 аш кашыгы) ашлама алына. Нашатырь спирты да азот кытлыгын тиз арада тулыландырырга булыша. Моннан тыш, нашатырь спирты корткыч бөҗәкләрне дә куркыта, аның исенә алар килми.