cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Azatlıq Radiosı

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!

Show more
Advertising posts
2 434
Subscribers
-124 hours
+47 days
+330 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Сhange.org порталында Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 45 яшьлек мөәзине Ибраһим Исәнәевне үтергән иргә гомерлек төрмә бирүне таләп иткән петиция чыккан. "16 апрельдә 20-21 сәгатьләр арасында Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче Хайров Раил Сарытау өлкәсенең Вольский районы Междуречье авылы янында йөрәгенә пычак кадап мөәзин Ибраһим Исәнәевне үтерә. Аңа кадәр ул аңа һөҗүм итә, кулын кисә, буа һәм үтергәннән соң Газель машинасын куып алып китә һәм соңрак бу машинаны яндыра. Исәнәевнең 300 мең сум акчасын ала. Исәнәевнең хатыны һәм өч баласы калды", дип башлана мөрәҗәгать. "Әгәр Хайров кабат судан коры чыга алса, бу русияләрдә канәгатьсезлек дулкыны чыгарачак. Русияләр, шул исәптән балалар арасында шундый куркыныч җинаятьче-рецидивистлар йөриячәк дигән сүз, ә алар төрмәдә утырырга тиеш, аларның урыны шунда!", дип язылган петициядә. ▪️Элегрәк Азатлык хәбәр иткәнчә, Хәйров элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителә. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлый. @azatliqradiosi
Show all...
Урта Әләзән мөәзинен үтергән "вагнерчы"ны гомерлек төрмәгә утыртуны сорыйлар

Петиция авторлары бу ир тагын сугышка китеп җәзадан котылып калырга, ә соңыннан кабат җинаять кылырга мөмкин дип сагая.

🔥 1
Кушма штатларда президент вазифасына Демократик фиркадән намзәт Джо Байден һәм Республика фиркасеннән намзәт Дональд Трамп арасында беренче дебатлар узды. Аны CNN телевидение ширкәте оештырды. Алып баручылар намзәтләргә американнар өчен иң көн кадагындагы мәсьәләләр белән бәйле сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Әмма ике намзәт тә күпчелек сорауларга җавап бирүдән читләште, сәгать ярымлык дебатларда алдан әзерләгән тезисларны кабатладылар. Русиянең Украинага каршы һөҗүме турында да фикер алыштылар. Дональд Трамп беничә тапкыр үзенең тезисын кабатлап, әгәр Ак йортта мин булсам, Русия Украинага һөҗүм итмәс иде диде. Аның әйтүенчә, Америка гаскәренең Әфганстаннан "хурлыклы" китүе Путинга Украинага каршы сугыш башларга тәвәкәллек биргән. Байден исә Трампның гамәлләре, аның Украинага булышырга теләмәве Путинны НАТОның әгъзасы булган илгә бәреп керергә дәртләндерә ала һәм өченче дөнья сугышы башланырга мөмкин дип каршы төште. Тулырак - монда, ачылмаса - монда басыгыз. @azatliqradiosi
Show all...
АКШта Джо Байден белән Дональд Трампның беренче дебатлары үтте

Аны CNN телевидение ширкәте оештырды.

2🔥 2
Google башкорт, кырымтатар, чуаш телләре белән тулыландырылган Элек ул 130 иң популяр телгә тәрҗемә итсә, хәзер тагын 110 тел өстәлгән. Алар арасында Русия халыкларының милли телләре дә бар. Тәрҗемәне хәзер башкорт, кырымтатар, чуаш, саха, удмурт, бурят, коми, чечен, осетин, чукот, абхаз телләрендә башкарып булачак. "Һомай" акыллы башкорт колонкасын уйлап табучы Айгиз Кунафин үзенең Телеграм-каналында язып чыкканча, Google тәрҗемәчегә башкорт телен өстәү башкорт теленең параллель корпусын җыйган тел активистлары һәм волонтерлары хезмәте хисабына башкарылды. Яңа телләр Google Тәрҗемәче-нең күпчелек кулланучыларында инде күренә. Башкаларда алар якын көннәрдә күренәчәк. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз. @azatliqradiosi
Show all...
Google Translate тәрҗемәчесенә башкорт, кырымтатар, чуаш телләре өстәлгән

Онлайн хезмәткә бер үк вакытта 110 тел өстәлгән.

5🔥 3👍 1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 28 июнь. Азатлык үз эшен дәвам итә. Башта гадәттәгечә әлегә булган кыскача яңалыклар. 🔺АКШта Джо Байден белән Доналд Трамп арасында дебатлар узды. Бер сәгать ярым дәвамында президентлыкка намзәтләр бер-берсенә АКШның эчке сәясәте, шулай ук ​​халыкара темалар, шул исәптән Украинадагы хәлләр турында сораулар бирде. 🔺Тамбов өлкәсендә дроннар һөҗүменнән соң нефтебазада янгын башланган. Губернатор сүзләренчә, корбаннар юк. Иң якын авыл өч чакрым ераклыкта урнашкан. Куркыныч туган очракта халыкны эвакуацияләчәкләр. 🔺Словакиядә Праһадан Будапештка баручы автобус поездка бәрелгән. Ким дигәндә алты кеше һәлак булган. Автобус икегә аерылган. 🔺Мәхкәмә Дербент һәм Махачкалага һөҗүм оештыруда шикләнелүче ир кешене сак астына алган. Исеме әйтелмәгән ир һөҗүмдә катнашмаган, әмма һөҗүмне оештырган дип саналучы Осман Омаров төркемендә булган һәм ярдәм күрсәткән диелә. 🔺Җәзаларны үтәү федераль хезмәте төрмәдә дин тотучылар белән эшләүче аерым ярдәмче вазифасын булдырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 🔺Европа берлегенең 27 ил лидерлары Урсула фон дер Ляйенны Еврокомиссия башлыгы вазифасына раслады. 🔺Русиядә суларда батып үлүче балалар саны кинәт арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, узган ел 12-26 июньдә 58 бала баткан булса, быел әлеге сан 86га җиткән. Әлегә шулар. Җомга мөбарәк булсын. Көннәрегез имин узсын! @azatliqradiosi
Show all...
👍 2
Европа шурасының парламент ассамблеясы Русиянең урыслаштыруына каршы резолюция кабул итте. Резолюциядә Русиянең Украинаның басып алган җирләре — Кырым һәм Донбасста урыслаштыру сәясәтен көчәйтүе әйтелгән. Резолюциядә Русиянең асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып барылуына аерым басым ясала — Русия Федерациясе күпсанлы асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып бара, аларның мәдәни үзенчәлеген юкка чыгара, аеруча мәгариф системында телләрен куллануны чикли, мәдәният өлкәсе даирәсен киметә, аларның тарихын боза һәм тарихи хәтереннән мәхрүм итә, шулай ук асаба халыклар активистларын кулга ала һәм эзәрлекли, — диелә документта. Тулырак ➡️монда, ачылмаса➡️ монда басыгыз. @azatliqradiosi
Show all...
Европа шурасының парламент ассамблеясы урыслаштыруга каршы резолюция кабул итте

Русия асаба халыкларының туган телдә белем алу чикләнгән, тарихлары бозып бирелгән һәм тарихи хәтердән мәхрүм ителгән, диелгән документта.

👍 6 4🔥 3
Татар теленнән чыгарылыш имтиханы тапшыручылар укырга кергәндә өстәмә балл бирүне сорады Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшырган җиде укучы һәм аларның укытучылары белән очрашу вакытында сүз булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ректорлар белән сөйләшәчәген әйтте. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз. @azatliqradiosi
Show all...
Татар теленнән чыгарылыш имтиханы тапшыручылар укырга кергәндә өстәмә балл бирүне сорады

Татар теленнән БРИ нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә исәпкә алынмый.

👍 10
Литва башкаласы Вильнюста узган форум турында укыган идегезме? Анда 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы узды. Әлеге чарада "Европадагы соңгы колониаль империяне" аерым бәйсез дәүләтләргә бүлеп үзгәртергә чакырдылар. Моның өчен Русиядәге һәм ирекле дәүләтләрдәге милли азатлык хәрәкәтләре белән берлектә рәсми булмаган коалиция оештырырга кирәк дигән фикерләр яңгырады. Анда башкортлар да, татарлар да катнашты. Репортаж монда. Ә кем укып өлгермәде без анда яңгыраган төп фикерләрне барлап, рәсемнәргә урнаштырдык. Тиз, җайлы. Сез дип тырышабыз.😉 @azatliqradiosi
Show all...
👍 6🔥 6 3👎 1😁 1🤮 1💩 1🤡 1
Азат Мифтаховның хатыны Камышлыдагы изоляторда ире белән очрашкан Елена Горбань бу көннәрдә ире Азат янына Тикшерү изоляторына баруын һәм аңа күчтәнәч тапшыруын сөйләде. Хәзерге вакытта Мифтахов камерада ялгызы утыра. Горбань фаразлавынча, бу камерадашлары белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында шулай эшләнә. Sota басмасына биргән кыска интервьюда Горбань Мифтаховка төрмәдә авыр булуын сөйли – яңа җинаять эше ачылгач, безгә "бу беркайчан да тәмамланмас" дип тоела башлады, икебез дә арыдык, ди ул. Күптән түгел Азатлыкта галимнең төрмәдән "Собеседник" басмасына биргән интервьюы чыккан иде. Шуңа да карамастан, Мифтахов рух төшермәскә һәм яраткан эше – математика белән шөгыльләнүен дәвам итәргә тырыша. Горбань шулай ук бөтен СИЗОга бер генә күрешү бүлмәсе булуын, гомумән күрешүләр тармагы начар оештырылуын яза. ▪️Азат Мифтахов – анархист, МДУ элеккеге аспиранты, Ховрино шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә хөкем ителеп, 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш иде, ләкин аны колониядән чыкканда тоткарлап, аңа карата яңа эш ачтылар: Мифтаховка каршы колониядә телевизор караганда камерадашы белән сөйләшкәндә "террорчылыкны аклау" гаебе белән яңа җинаять эше кузгаттылар. @azatliqradiosi
Show all...
SOTAvision

«Кажется, что это никогда не закончится», — жена Азата Мифтахова о новом уголовном деле против мужа Елена Горбань рассказала, что на днях посетила Азата в СИЗО и сделала ему передачку. Сейчас Азат сидит отдельно от других заключенных — вероятно, из-за напряженных отношений с сокамерниками. Елена призналась, что супругу заключение дается тяжело — после того, как на Мифтахова завели новое уголовное дело, им с мужем стало казаться, что «это никогда не закончится». Тем не менее, политзаключенный старается не терять присутствие духа и продолжать заниматься любимым делом — математикой. Азат Мифтахов — анархист, экс-аспирант МГУ, осужденный по делу о разбитом окне в ховринском офисе «Единой России». Он должен был выйти на свободу в сентябре 2023 года, но его задержали на выходе из колонии. Против него возбудили новое уголовное дело об «оправдании терроризма» из-за разговора с сокамерником при просмотре телевизора Видео: SOTAvision

😢 2👍 1🤬 1💔 1
Бүген Петербур халыкара юридик форумы кысаларында Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин миграция сәясәтенә багышланган утырышта "Әйтегез әле, Русия думасында ниләр майтарыла? Анда бу проблемны яңа кануннар кабул итеп чишү белән кызыксыналармы? Безнең "Дәүләт Юләре" (Государственная Дура) кайчан яхшы кануннар кабул итәчәк?", диде ул. Русия думасы рәисе Вячеслав Володин моңа соңрак җавап итеп, Бастрыкинның "Дәүләт Юләре" дигән сүзе Русия халкын кимсетте, чөнки депутатларны нәкъ менә халык сайлый, дип белдерде. @azatliqradiosi
Show all...
💩 6🤣 3🤬 2
Казанда БРИКС уеннарын оештыруга 1 миллиард 200 миллион сум тотканнар. 1 млрд сумны федераль бюджет бүлеп биргән, ә калган 200 млн сумын Татарстан түләгән. Моңа спорт объектларын һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнар керми. ▪️Бу чара Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда узды. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Иң оста спортчылар да ярышларга килмәде. Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз. @azatliqradiosi
Show all...
Казанда БРИКС уеннарын оештыруга 1,2 миллиард сум тотканнар

200 млн сумны Татарстан бюджетыннан алганнар, калганын федераль үзәк биргән. Моңа спорт объектларын һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнар керми.

😱 7🤯 2🤡 2👍 1💩 1
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.