fa
Feedback
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

رفتن به کانال در Telegram

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

نمایش بیشتر
2 491
مشترکین
-124 ساعت
اطلاعاتی وجود ندارد7 روز
+1230 روز

در حال بارگیری داده...

ابر برچسب‌ها
هیچ داده‌ای
مشکلی وجود دارد؟ لطفاً صفحه را تازه کنید یا با مدیر پشتیبانی ما تماس بگیرید.
اشارات ورودی و خروجی
---
---
---
---
---
---
جذب مشترکین
اوت '26
اوت '26
+41
در 4 کانال‌ها
ژوئیه '26
+72
در 6 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '26
+58
در 5 کانال‌ها
Get PRO
مه '26
+46
در 5 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '26
+45
در 3 کانال‌ها
Get PRO
مارس '26
+47
در 4 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '26
+48
در 8 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '26
+40
در 3 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '25
+58
در 8 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '25
+51
در 6 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '25
+49
در 10 کانال‌ها
Get PRO
سپتامبر '25
+53
در 7 کانال‌ها
Get PRO
اوت '25
+59
در 6 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '25
+82
در 3 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '25
+29
در 3 کانال‌ها
Get PRO
مه '25
+37
در 2 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '25
+45
در 7 کانال‌ها
Get PRO
مارس '25
+65
در 6 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '25
+62
در 8 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '25
+87
در 6 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '24
+112
در 14 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '24
+72
در 6 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '24
+112
در 12 کانال‌ها
Get PRO
سپتامبر '24
+79
در 7 کانال‌ها
Get PRO
اوت '24
+77
در 8 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '24
+85
در 8 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '24
+92
در 5 کانال‌ها
Get PRO
مه '24
+130
در 5 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '24
+120
در 12 کانال‌ها
Get PRO
مارس '24
+149
در 8 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '24
+127
در 11 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '24
+149
در 12 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '23
+193
در 18 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '23
+95
در 9 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '23
+124
در 12 کانال‌ها
Get PRO
سپتامبر '23
+84
در 0 کانال‌ها
Get PRO
اوت '23
+72
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '23
+74
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '23
+124
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مه '23
+61
در 0 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '23
+66
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مارس '23
+99
در 0 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '23
+156
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '23
+165
در 0 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '22
+215
در 0 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '22
+151
در 0 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '22
+157
در 0 کانال‌ها
Get PRO
سپتامبر '22
+195
در 0 کانال‌ها
Get PRO
اوت '22
+164
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '22
+119
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '22
+156
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مه '22
+101
در 0 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '22
+109
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مارس '22
+540
در 0 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '22
+22
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '22
+50
در 0 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '21
+36
در 0 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '21
+31
در 0 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '21
+32
در 0 کانال‌ها
Get PRO
سپتامبر '21
+29
در 0 کانال‌ها
Get PRO
اوت '21
+24
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '21
+22
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '21
+20
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مه '21
+30
در 0 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '21
+37
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مارس '21
+25
در 0 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '21
+30
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '21
+45
در 0 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '20
+739
در 0 کانال‌ها
تاریخ
رشد مشترکین
اشارات
کانال‌ها
26 اوت+3
25 اوت+2
24 اوت+2
23 اوت+1
22 اوت0
21 اوت+2
20 اوت+2
19 اوت+2
18 اوت+2
17 اوت+1
16 اوت+1
15 اوت+1
14 اوت+2
13 اوت+1
12 اوت+2
11 اوت+2
10 اوت+4
09 اوت0
08 اوت+2
07 اوت+1
06 اوت+1
05 اوت+2
04 اوت+2
03 اوت+1
02 اوت0
01 اوت+2
پست‌های کانال
Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин укытучыларны урыс теле чисталагын тәэмин итәргә һәм "модератор" вә "коуч" кебек сүзләрне кулланмаска чакырган "БИЗНЕС Online" язуынча, бу хакта Һадиуллин Чаллы һәм Түбән Камада укытучыларның август киңәшмәсендә әйткән. "Урыс теле чисталыгын без тәэмин итәргә тиеш. Ничек итеп? Мисал өчен "модератор" диләр. Нинди модератор? Бездә модераторлар күп, ә "алып баручылар аз. Гади урыс сүзе бар - "алып баручы...", дигән ул. Министр мондый модалы сүзләр кулланырга кирәкми дигән. Аның сүзләренчә, бер вакыттан соң алар кирәксез һәм модадан чыккан сүзләргә әйләнәчәк. Түбән Камада Һадиуллин шулай ук укытучыларны урыс теленең чисталыгын сакларга чакырган. Әмма «модератор» сүзеннән тыш, ул сөйләмдә «коуч» сүзеннән дә баш тартырга өндәгән. Аның урынына "укытучы", "оста" сүзләре барлыгын әйткән. Һадиуллин мәктәпләрдә чит тел укытылуының кыскартылуы турында үз фикерен белдергән. Бу федераль карар булуын, әмма аның безнең балаларга чит тел белү сыйфатына тәэсир итмәскә тиешлеген әйткән. Һадиуллин татар, чуаш, удмурт һәм башка телләрне өйрәнергә чакырган. ▪️1 марттан Русиядә чит телләрне куллануны чикләүче канун гамәлгә керде. Барлык реклам, элмә такталардагы мәгълүматлар урычса язылган булырга тиеш. ▪️Элегрәк Русия мәктәпләрендә инглиз теле дәресләрен кыскартачаклары, аның урынына «рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” укытылачагы билгеле булды. @azatliqradiosi

2
Татарстанга күрше булган Чуашстан республикасы студентларына “Алабуга”дан 50 мең сумлык эш тәкъдим итеп шалтыраталар   Чабаксар кооператив институты студентларына “хезмәттәшлек” тәкъдим итеп “Алабуга” вәкилләреннән шалтыратулар килә башлаган. Бу хакта “Сердитая Чувашия” хәбәр итә. Шул ук вакытта укучылар мондый шалтыратулар өчен үз телефон номерларын беркемгә дә биргәннәре булмаган һәм “Алабуга”да аларның номерларын кайдан алганнарын белмиләр. ▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. ▪️“Алабуга-Политех”ның студентлар кабул итүне арттыру планнары турында “Эхо”га “Алабуга махсус икътисад зонасының элекке хезмәткәре сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, быелгы реклам кампаниясенең актив рәвештә алып барылуының максаты да нәкъ менә студентларны күбрәк җәлеп итү өчен булган.   ▪️Элегрәк YouTube “Алабуга Политех” рекламы белән 60тан артык видеоны томалады. ▪️“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентлар арасыннан киләчәктә хезмәткәрләрне эзләү һәм сайлап алу өчен “Дроннар сугышы: Украина” тактик симуляторын һәм зур кибертурнирларны куллана. Бу хакта T-invariant язды. @azatliqradiosi
157
3
❗️Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә Ратмир Мәүлиевка карата билгеләнгән чикләү чарасын шул килеш калдырган. Элегрәк Мәүлиевка билгеле бер гамәлләр кылуны тыю турында карар чыгарылган иде. @azatliqradiosi
171
4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр: 🔸Липецки өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер ир һәм 14 яшьлек бала һәлак булган. Өлкә губернаторы Игорь Артамонов белдерүенчә, тагын ике кеше яраланган. 🔸Томбов өлкәсенең Котовски шәһәрендә Wildberries келәтенә һөҗүм нәтиҗәсендә янгын чыккан, бер кеше җәрәхәтләнгән. Өлкә губернаторы агуланмас өчен кешеләргә ике көн өйдән чыкмаска киңәш итә. 18 июльдә әлеге келәткә инде һөҗүм ясалган иде. Ул вакытта җиде кеше үлде, 25 кеше яраланды. 🔸Воронеж янында дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә бер ир һәм бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы белдерде. 🔸Амур газ-химия комплексы төзелешендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны җидегә җиткән, тугыз кеше эзсез югалган. Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булганнарның алтысы - Кытай, берсе Русия ватандашы. Тагын 152 кеше җәрәхәтләнгән. Коткару эшләре дәвам итә. Бу - Русиянең Сибур һәм Кытайның Sinopec ширкәтләренең инвестиция проекты. 🔸Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә мэр Ратмир Мәүлиевка карата сайланган чикләү чарасы яңадан карала. Аны кабат СИЗОга җибәрергә мөмкиннәр. Элегрәк Мәүлиевка билгеле бер гамәлләр кылуны тыю турында карар чыгарылган иде. @azatliqradiosi
182
5
Сугыш йогынтысы: Казан һава аланында көненә 50гә кадәр очыш тоткарлана. Халык чиратларга, утырыр урын булмауга, һава җитмәүгә зарлана. Украин дроннары төшү куркынычы сәбәпле, Татарстан һава аланнары көн саен диярлек ябылып тора. 30 августта яңа эчке очышлар өчен яңа терминал ачарга җыеналар. Ләкин әлегә анда төзелеш эшләре бара. Объект паспортында төзелеш декабрьдә тәмамлана диелгән. Тулырак монда карагыз: https://youtube.com/shorts/dDmyAi2E-jo?feature=share
196
6
Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал ачылачак Мемориалда бронзадан эшләнгән һәйкәл
Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал ачылачак Мемориалда бронзадан эшләнгән һәйкәл урнаштырылачак. Аның эчтәлегенә күрә, бер солдат иптәшен каплап тора, икенчесе алга күчә, аннары алар чиратлап шулай хәрәкәт итә. Мемориалда сугышта һәлак булганнарның исемнәре дә язылачак. Ничә исем булачагы турында әлегә мәгълүмат юк. Азатлык Радиосының cугышта үлүчеләр хисабында Түбән Кама районыннан 654 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк була ала. ▪️Түбән Камага дроннар даими һөҗүм итә. 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды. ▪️Түбән Камада ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләре урнашкан. Укрина нефть табышыннан кергән акчаларны Русия сугышка тота дип белдерә һәм шул сәбәпле нефть ширкәтләренә һөҗүм итә. 📷116.RU | Новости Казани и Татарстана @azatliqradiosi
197
7
Уфада YouTube видеоларын башкорт һәм мари телләренә тәрҗемә итүче кушымта ясалган Башкорт IT-белгече Айгиз Кунафин YouTube видеоларындагы сөйләмне туган телгә тәрҗемә иткән EthnoTech браузер киңәйтүен эшләгән. Хәзергә бу хезмәт башкорт һәм мари телләрендә эшли. Киләчәктә башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла. EthnoTech ярдәмендә видеоны яңадан төшерергә яки аңа аерым тәрҗемә ясарга кирәкми. Хезмәт булган видеодагы сөйләмне эшкәртеп, аны сайланган телдә яңгырата. Авторлар сүзләренчә, технология техник яктан Русия һәм күрше ил халыкларының кимендә 15 телен тәэмин итә ала. Проектның төп максаты - балалар һәм яшьләр өчен туган телдәге заманча дигитал контент күләмен арттыру. Кунафин фикеренчә, бала өйдә башкортча сөйләшсә дә, интернетта мультфильмнарны, уеннарны һәм башка видеоларны күбесенчә урысча яки инглизчә куллана. Шуңа күрә туган телнең көндәлек дигитал мохиттә дә булуы мөһим. EthnoTech-та бер сәгатьлек видеоны техник яктан эшкәртү бүгенге көндә 100 сум тора, бер сәгать ярымлык мультфильмны тәрҗемә итү якынча 150 сумга төшә, дип аңлата Кунафин. Әзер тәрҗемәләрне балалар өчен бушлай итү планлаштырыла. Моның өчен активистлар телләрне якларга теләгән оешмалардан һәм партнерлардан финанс ярдәм алырга җыена. @azatliqradiosi
197
8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр: 🔸Краснодар төбәгенә дроннарның Афипский нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә янгын чыккан. Төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев хәбәр итүенчә, дрон калдыклары шулай ук Афипский тимер юл станциясенә дә төшкән һәм нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган, ике кеше җәрәхәтләнгән. 🔸Русия армиясе дроннары Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә 16 катлы йортка зыян килгән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Шул ук вакытта Запорожьега һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Бу хакта җирле хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров хәбәр итте. Харьковка һөҗүм нәтиҗәсендә дә бер кеше һәлак булган дип белдерде мэр Игорь Терехов. 🔸Украина һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Русиядә һәлак булучылар быел гыйнвардан июльгә кадәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда ким дигәндә ике тапкырга арткан. Бу хакта БМО баш сәркатибе урынбасары Розмари ДиКарло хәбәр итте. Алты айда 329 кеше һәлак булган, тагын 2197 кеше яраланган. 🔸АКШ Дәүләт департаменты якын атналарда илгә кергәннән соң сыену сорап мөрәҗәгать иткән чит ил кешеләренең 200 меңгә кадәр туристик һәм эшлекле визасын кире гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итә Associated Press. 🔸Татарстан хөкүмәте туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына акчалата бүләкләү тәртибен раслады. Укучылары олимпиадаларда җиңгән татар теле укытучылары 115 мең сум ала алачак. Әлеге акча ел саен 13 укытучыга биреләчәк. Элек укытучыларга акчалар грант рәвешендә бирелә иде. @azatliqradiosi
204
9
Җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте ветераны, Татарстан шурасы депутаты Фәндәс Сафиуллинга быел августта 90 яшь тулыр ид
Җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте ветераны, Татарстан шурасы депутаты Фәндәс Сафиуллинга быел августта 90 яшь тулыр иде. Ул 2021 елда вафат булды. Татарстан суверенлыгын игълан иткән һәм татарлар хокуклары өчен көрәшкән кешене искә алабыз. @azatliqradiosi
427
10
Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган. Бу сан Медиазонаның "Би-
Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган. Бу сан Медиазонаның "Би-би-си" һәм волонтерлар төркеме белән алып барган исемлегендә күренә.  Берничә ай элек исемлектә күрше Башкортстаннан да мобилизацияләнеп, һәлак булган хәрбиләр саны 1 меңнән арткан иде. Өченче урында элеккечә Бурятия республикасы бара – кимендә 780 очрак. Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 19 778 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
212
11
Көн язмасы: Русия думасына сайлау: кемгә тавыш бирүнең аермасы бармы? 18-20 сентябрь көннәрендә Русия думасына сайлау узачак. Анда IX чакырылышка 450 депутат сайланачак. Аларның яртысы – 225 депутат – фиркаләр исемлеге нигезендә, калган яртысы – бер мандатлы бүлгеләрдән сайланачак. Украинага каршы алып барган сугышның бишенче елында Русиядә сивил ирекләр бөтенләй диярлек юкка чыгарылган. Илдәге оппозиция тулысынча диялек чит илләргә китәргә мәҗбүр булган, хакимият гамәлләренә каршы чыгучыларның бер өлеше төрмәләрдә утыра. Нинди дә рәвештә сугышка каршы чыгу шунда ук җәзалана, Русиядәге медиа кырында да хакимият пропагандасына гына урын бар. Сугышны туктатырга чакырган бердәнбер фирка – "Яблоко" – 10 августта Югары мәхкәмә тарафыннан сайлау исемлегеннән юкка чыгарылган. Моңа формаль сәбәп булып "Родина" фиркасе шикаяте булган, ул "Яблоко"ны автор хокукларын бозуда гаепләгән. Күпсанлы күзәтүчеләр бу гаепләүләнең уйдырма дип саный. Аппеляция мәхкәмәсе "Яблоко"ны сайлау исемлегеннән алып ташлауны раслады. "Яблоко"сыз сайлауда 10 фирка катнаша: "Бердәм Русия", ЛДПР, "Туры демократия фиркасе", "Гадел Русия", "Родина", КПРФ, Пенсионерлар фиркасе, "Русия коммунистлары", "Новые люди". Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә бу фиркаләрнең барысы да Кремль сәясәтен үти, Татарстан һәм татар сайлаучыларына алар арасында кемгә тавыш бирү аермасы юк дип сөйләде. Путин һәм аның идарәсе расламаган намзәтләр сайлауга кадәр үткәрелмәде, "Яблоко"ның мисалы моны ачык күрсәтә, ди ул. — Бер фирканең дә програмында федерализм яки милли азчылыклар хокукларын яклау кебек тезислар юк. Бу мәсьәләләр Русия сәясәтендә бөтенләй көн кадагында тормый. Хәтта сайлаудан алынган "Яблоко" програмында да бу хакта сүз булмады, — ди ул. Сайлауда катнашучы фиркаләр арасында чыннан да ниндидер аерма бармы? Моны тикшерер өчен Азатлык Радиосы сайлау алды програмнарын карап чыкты. Игътибарны аеруча безнең укучыларыбызга кызык булган мәсьәләләргә җәлеп иттек. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз @azatliqradiosi
620
12
Башкортстанның ун мәктәбендә тәртип өчен билге куелачак   Әлеге тәҗрибә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендәге мәктәпләрдә быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертеләчәк. Уңышлы дип табылса бөтен республика мәктәпләренә дә җәелдереләчәк. Республиканың мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин Төбәкләр белән идарә итү үзәге (ЦУР) утырышында белдерүенчә, яңалык 2-8нче сыйнф укучыларына кагылачак. Түрә әйтүенчә, тәртип билгесе берничә дәрәҗәдә куелачак: «үрнәкле» («образцовое), «ярый торган» («допустимое»), «ярамый торган» («недопустимое»). Тәртип өчен билге уку фәннәреннән алынган билгеләрдән аерым куелачак. Ул шулай ук аттестат биргәндә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү мәсьәләсендә исәпкә алыначак. Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә тәртип өчен билге кертергә җыенуе быел билгеле булды. Төзәтмәләр пилот өлгесе нәтиҗәләре нигезендә эшләнгән. Пилотта үз теләге белән Русиядәге 89 мәктәп катнашкан, анда 5–8нче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелган. Шул ук вакытта педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бу башлангычның нәтиҗәлелегенә шик белдерә. «Учитель» һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. #Башкортстан @azatliqradiosi
203
13
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр: 🔸Краснодар төбәгендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган. Төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев белдерүенчә, дрон калдыклары шәхси балалар үзәгенә төшкән. Тагын җиде бала җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, ике өлкән кеше дә яраланган. 🔸Краснодарда Ozon келәтенә дә һөҗүм ясалган. Ширкәтнең матбугат үзәгендә белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Келәтнең үзендә көчле янгын чыккан. 🔸Шулай ук Дагыстан, Адыгея һәм Ставрополь төбәгендә Ozon ширкәте келәтләренә украин дроннары һөҗүм иткән. Дагыстанның Махачкала шәһәрендәге келәткә һөҗүм нәтиҗәсендә яраланучылар бар. Ширкәтнең матбугат үзәге белдерүенчә, аларның гомеренә куркыныч янамый. 🔸Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Харьков шәһәре янында яшәүче өч кеше һәлак булган, моннын тыш яраланучылар да бар. Шулай ук Херсон өлкәсендә җиде кеше, Днепропетровски өлкәсендә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. 🔸Башкортстанда юл казасында өч егет һәлак булган. "Кызыл Таң" басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига Әбҗәлил районында булган. 19 яшьлек егет «Peugeot 206» автомобиле белән Магнитогорскидан Якты-Күлгә таба барганда каршы якка чыккан. «Peugeot 206» «Acura TLX» белән бәрелешкән һәм яна башлаган. Фаҗига нәтиҗәсендә, 19 яшьлек машина йөртүче һәм аның 20 яшьлек ике юлчысы үлгән. @azatliqradiosi
212
14
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatli+5
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
247
15
Азатлык Радиосы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләрен барлауны дәвам итә. Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – ким
Азатлык Радиосы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләрен барлауны дәвам итә. Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9660 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10640 үлем турында билгеле. Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi
248
16
Телефонындагы "Крепость Мусульманина" электрон китбы өчен мәхкәмә русиялене "экстремистик материаллар эзләү" маддәсе нигезендә штрафка тарткан Сарытау өлкәсендә яшәүче кешегә экстремистик материаллар эзләү һәм аларны карау маддәсе нигезендә өч мең сум штраф салганнар. "Верстка" язуынча, әлеге кешенең телефонында электрон китап сакланган. Татулаштыру (мировой) мәхкәмәсе карарына күрә, "Э" үзәге хезмәткәре оператив-эзләү чаралары вакытында ирнең телефонын тикшергән. Шул вакытта анда электрон китап рәвешендәге «Крепость Мусульманина. Из слов поминания Аллаха, встречающихся в Коране и сунне» дигән файл табылган. Әлеге китап 2014 елның июлендә экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән. Карарга күрә җирле яшәүче кеше моннан бер-ике ай элек әлеге китапның барлыгын белүен һәм аның эчтәлеге белән танышырга теләвен расланган. "Үзенә караган кәрәзле телефон һәм "Google Play" кушымтасы ярдәмендә ул "Крепость" дип аталган кушымтаны урнаштырган. Аны ачканда, электрон форматтагы китап күрсәтелгән, диелә карарда. Хөкемдар моның интернетта "экстремистик материалларны белә торып эзләгән" дигән нәтиҗәгә килгән, ә аның гаепсезлеген дәлилләүче "бернинди дәлилләр дә китерелмәгән", дип билгеләгән. ▪️Узган ел Русия Думасы интернетта “тыелган материаллар” эзләгән өчен административ җаваплылык кертте. @azatliqradiosi
227
17
Оренбурда дроннар Ozon келәтенә эләккән Оренбурның сәнәгать оешмалары урнашкан махсус икътисад зонасы өстендә берничә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр башлыгы Альберт Юмадилов хәбәр итте. Дрон калдыклары Ozon келәте җирлегенә төшкән һәм нәтиҗәдә янгын чыккан. Ozon ширкәтендә келәткә зыян килүен расладылар. 300гә якын хезмәткәр эвакуацияләнгән. Алдагы көнне Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте. Һөҗүм Самардагы келәткә ясалды. Моңа кадәр дроннар Wildberries келәтләренә генә һөҗүм итә иде. ▪️Кичә төнлә Идел буеның берничә төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. @azatliqradiosi
216
18
Йөзек салу, китап ачу, тастар тарту, ногыт салу - татарларда нинди ырым-шырымнар һәм багулар булган Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты татарларда багучылык, күрәзәчәлек турында кызыклы текст әзерләгән. Ислам күрәзәчәлекне катгый рәвештә тыйса да, татарлар тормышында багу төшенчәсе калган. Кайчак ул хәтта дин белән дә үрелеп китә. Багучылык традицияләре турында 👉 биредә укый аласыз (мәкалә урыс телендә) @azatliqradiosi
243
19
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥 Проектның әһәмияте турында җәмәга+6
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥 Проектның әһәмияте турында җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт белгечләре, журналистлар һәм активистлар сөйли ☝️ @azatliqradiosi
248
20
Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе 2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән. Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде. Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар. Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта. Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә. Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе. 🔹2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
237