Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
إظهار المزيد2 511
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+107 أيام
+2030 أيام
جاري تحميل البيانات...
القنوات المماثلة
سحابة العلامات
لا توجد بيانات
هل تواجه مشاكل؟ يرجى تحديث الصفحة أو الاتصال بمدير الدعم الخاص بنا.
الإشارات الواردة والصادرة
---
---
---
---
---
---
جذب المشتركين
أكتوبر '26أكتوبر '26
أكتوبر '26
+19
في 4 قنوات
سبتمبر '26
+55
في 4 قنوات
Get PRO
أغسطس '26
+46
في 5 قنوات
Get PRO
يوليو '26
+72
في 6 قنوات
Get PRO
يونيو '26
+58
في 5 قنوات
Get PRO
مايو '26
+46
في 5 قنوات
Get PRO
أبريل '26
+45
في 3 قنوات
Get PRO
مارس '26
+47
في 4 قنوات
Get PRO
فبراير '26
+48
في 8 قنوات
Get PRO
يناير '26
+40
في 3 قنوات
Get PRO
ديسمبر '25
+58
في 8 قنوات
Get PRO
نوفمبر '25
+51
في 6 قنوات
Get PRO
أكتوبر '25
+49
في 10 قنوات
Get PRO
سبتمبر '25
+53
في 7 قنوات
Get PRO
أغسطس '25
+59
في 6 قنوات
Get PRO
يوليو '25
+82
في 3 قنوات
Get PRO
يونيو '25
+29
في 3 قنوات
Get PRO
مايو '25
+37
في 2 قنوات
Get PRO
أبريل '25
+45
في 7 قنوات
Get PRO
مارس '25
+65
في 6 قنوات
Get PRO
فبراير '25
+62
في 8 قنوات
Get PRO
يناير '25
+87
في 6 قنوات
Get PRO
ديسمبر '24
+112
في 14 قنوات
Get PRO
نوفمبر '24
+72
في 6 قنوات
Get PRO
أكتوبر '24
+112
في 12 قنوات
Get PRO
سبتمبر '24
+79
في 7 قنوات
Get PRO
أغسطس '24
+77
في 8 قنوات
Get PRO
يوليو '24
+85
في 8 قنوات
Get PRO
يونيو '24
+92
في 5 قنوات
Get PRO
مايو '24
+130
في 5 قنوات
Get PRO
أبريل '24
+120
في 12 قنوات
Get PRO
مارس '24
+149
في 8 قنوات
Get PRO
فبراير '24
+127
في 11 قنوات
Get PRO
يناير '24
+149
في 12 قنوات
Get PRO
ديسمبر '23
+193
في 18 قنوات
Get PRO
نوفمبر '23
+95
في 9 قنوات
Get PRO
أكتوبر '23
+124
في 12 قنوات
Get PRO
سبتمبر '23
+84
في 0 قنوات
Get PRO
أغسطس '23
+72
في 0 قنوات
Get PRO
يوليو '23
+74
في 0 قنوات
Get PRO
يونيو '23
+124
في 0 قنوات
Get PRO
مايو '23
+61
في 0 قنوات
Get PRO
أبريل '23
+66
في 0 قنوات
Get PRO
مارس '23
+99
في 0 قنوات
Get PRO
فبراير '23
+156
في 0 قنوات
Get PRO
يناير '23
+165
في 0 قنوات
Get PRO
ديسمبر '22
+215
في 0 قنوات
Get PRO
نوفمبر '22
+151
في 0 قنوات
Get PRO
أكتوبر '22
+157
في 0 قنوات
Get PRO
سبتمبر '22
+195
في 0 قنوات
Get PRO
أغسطس '22
+164
في 0 قنوات
Get PRO
يوليو '22
+119
في 0 قنوات
Get PRO
يونيو '22
+156
في 0 قنوات
Get PRO
مايو '22
+101
في 0 قنوات
Get PRO
أبريل '22
+109
في 0 قنوات
Get PRO
مارس '22
+540
في 0 قنوات
Get PRO
فبراير '22
+22
في 0 قنوات
Get PRO
يناير '22
+50
في 0 قنوات
Get PRO
ديسمبر '21
+36
في 0 قنوات
Get PRO
نوفمبر '21
+31
في 0 قنوات
Get PRO
أكتوبر '21
+32
في 0 قنوات
Get PRO
سبتمبر '21
+29
في 0 قنوات
Get PRO
أغسطس '21
+24
في 0 قنوات
Get PRO
يوليو '21
+22
في 0 قنوات
Get PRO
يونيو '21
+20
في 0 قنوات
Get PRO
مايو '21
+30
في 0 قنوات
Get PRO
أبريل '21
+37
في 0 قنوات
Get PRO
مارس '21
+25
في 0 قنوات
Get PRO
فبراير '21
+30
في 0 قنوات
Get PRO
يناير '21
+45
في 0 قنوات
Get PRO
ديسمبر '20
+739
في 0 قنوات
| التاريخ | نمو المشتركين | الإشارات | القنوات | |
| 13 أكتوبر | +1 | |||
| 12 أكتوبر | 0 | |||
| 11 أكتوبر | 0 | |||
| 10 أكتوبر | +2 | |||
| 09 أكتوبر | 0 | |||
| 08 أكتوبر | +5 | |||
| 07 أكتوبر | +2 | |||
| 06 أكتوبر | +3 | |||
| 05 أكتوبر | +2 | |||
| 04 أكتوبر | 0 | |||
| 03 أكتوبر | 0 | |||
| 02 أكتوبر | 0 | |||
| 01 أكتوبر | +4 |
منشورات القناة
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарту кирәк
Институт мөдире Эльмира Галимова сүзләренчә, 2002-2021 елларда басылып чыккан фундаменталь хезмәт белемнең барлык тармакларын колачлый, әмма вакыт узу белән бер өлеш мәгълүмат искерә тора. Бу хакта ул "Семь дней"га сөйләгән. Ләкин татар һәм урыс телләрендәге энциклопедияне яңарту юлында акча һәм кадрлар кытлыгы бар.
Энциклопедияне сыйфатлы итеп яңарту өчен институтка финанслау механизмын үзгәртергә һәм өстәмә чыгымнарны капларга кирәк: институтта хәзерге вакытта нибары 44 хезмәткәр эшли. Мондый кечкенә коллектив белән генә күптомлы хезмәтне яңартуны башкарып чыгу мөмкин түгел.
Элек институтның махсус гонорар фонды медицина, спорт, биология, физика, математика кебек төрле өлкәләрдәге штаттан тыш белгечләрне чакырып, аларның хезмәтенә түләргә мөмкинлек биргән. Хәзер андый фонд юк. Шулай ук инстутитутның агымдагы «Казан», «Татарстан халыклары», Татарстан районнарына багышланган энциклопедияләре, һәм Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан татарларына багышланган «Үзәк Азия татарлары» кебек халыкара проектларда архивларны өйрәнү эше һәм масштаблы экспедицияләр дә чыгымнар сорый.
Институт җитәкчелеге чакырылган галимнәр, тар профильле белгечләрнең эшенә түләүне торгызу өчен гонорар фондын торгызырга кирәк дип исәпли. Шулай иткәндә генә яңа мәгълүматларны профессиональ дәрәҗәдә тикшереп, энциклопедияне яңартып булачак.
∙ Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Русиядәге алдынгы энциклопедик оешмаларның берсе.
∙ Институт биш юнәлештә эшли: энциклопедика, төбәк тикшеренүләре, фән белеме, татар диаспорасын өйрәнү һәм «Татарика» онлайн-энциклопедиясе.
@azatliqradiosi
| 2 | Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар
Аларның якынча 10ына гына уңай җавап булган
Германиянең Миграция һәм качаклар мәсьәләләре федераль идарәсе (BAMF) мәгълүматына күрә,
🔻2024 елда Русиядән килгән һәм үз милләтен татар дип күрсәткән кешеләрнең сыену турындагы эшләре нигезендә 54,
🔻2025 елда — 69,
🔻ә 2026 елның беренче тугыз аенда 32 карар чыгарылган.
Бу хакта идарәнең Германиядә сыену сораучы активист Раушан Гыйззәтуллин эше турында Азатлык Радиосына җавабында әйтелә.
Чыгарылган карарларның күпмесе уңай булган соң?
2024 елда сыену бирүнең гомуми күрсәткече 5,6%, 2025 елда — 7,2%, ә 2026 елның 30 сентябренә кадәр 3,1% тәшкил иткән. Якынча бу һәр елны 1-5 кеше дигән сүз. Төгәл саннар бирелмәгән.
Моннан тыш, карарларның кайсы елда чыгарылуы мөрәҗәгатьнең дә шул елда тапшырылуын аңлатмый.
BAMF шулай ук татар милли хәрәкәтләрендә катнашуы өчен эзәрлекләнү сәбәпле сыену сораучылар санын аерым исәпкә алмавын белдергән.
▪️Раушан Гыйззәтуллин тарихын 👉 монда укый аласыз. | 138 |
| 3 | Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып торудан башка берни чаралары юк, дип саный милли хәрәкәт активистлары. Хакимият еллар дәвамында кешеләрне Хәтер көненнән биздерергә тырышты, әмма килеп чыкмады, бары тик басым белән генә уздырылмый, ди алар.
— Чара юк ителде, әмма хәтерне җуеп ташлап булмый. Кешеләр аны барыбер хәтерләячәк. Тарихта булганны кешеләр йөрәкләрендә саклый ул. Еллар буена. Аннан качып булмый. Бу канлы тарих безне яшәтә. Бүген тыярлар. Иртәгә дә рөхсәт ителмәс, әмма сәяси шартлар үзгәрү белән татарлар янә калкып чыгачак, Хәтер көнен дә уздырыр.
Казанда Хәтер көне соңгы тапкыр рәсми рәвештә кайчан узган? Активистлар бүген аны үткәртмәү турында ни уйлый?
Бу хакта 👉 Азатлыкның махсус язмасында укыгыз.
@azatliqradiosi | 166 |
| 4 | Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза.
Бакуда һәм илнең башка шәһәрләрендә мәктәп формасына кагылышлы яңа кагыйдәләргә, шул исәптән мәктәпкә хиҗаптан килүне тыюга каршы протестлар уза.
Азәрбайҗан эчке эшләр министрлыгы 37 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте, дип яза "Азатлык" радиосының азәрбайҗан хезмәте.
Сентябрь ахырында Азәрбайҗан хөкүмәте мәктәп формасы кагыйдәләренә рәсми рәвештә үзгәрешләр керткән. Алар мәктәп формасыннан аерылып торган яки белем бирүдә дөньявилыкка каршы килгән киемнәрне мәктәпкә киеп килүне тыя. Карарда "белем бирүдә дөньявилык принцибына туры килмәгән кием" төшенчәсе тәгаенләнмәгән. Кайбер белгечләр бу төшенчәнең яулыкка да кагылырга мөмкин булуын фаразлаган, дип яза "Азатлык"ның азәрбайҗан хезмәте.
Басма хәбәр итүенчә, соңрак кайбер укучыларны һәм укытучыларны мәктәпләргә кертмәү турында шикаятьләр килә башлаган. Соңгы көннәрдә ата-аналарның һәм укучыларның протестларга чыгуы, дәресләргә йөрүдән баш тартуы билгеле булган.
Minaval Politika хәбәренчә, Бакуда, Гарадаг районында протеста катнашучылар мәктәп мөдире машинасына ут төрткән. Ә Ясамал районында каршылык чарасында катнашучыларның бер мәктәп бинасына ут төртергә омтылуы турында хәбәр ителә. Әмма янгынны булдырмый калганнар.
Oxu.Az хәбәр итүенчә, протестта катнашучылар җәмәгать тәртибен боза, дәүләт милкен җимерә һәм дини шигарләр кычкыра.
@azatliqradiosi | 168 |
| 5 | Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде
Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар. Алар арасында Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" корылмасы, Чистайдагы "Восток" сәгать корылмасы, Әлмәттәге "Радиоприбор" оешмасы һәм башкалар бар.
Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде.
Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.
Чикләүләр тагын нинди ширкәтләргә карата кертелде? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi | 361 |
| 6 | Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кулына 1552нче елның 2 октябрендә төшә. Бүген бу кайсы көнгә туры килә? Шуны тикшердек. | 195 |
| 7 | Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. Аны якынча өч атна эчендә яңадан манара башына күтәрергә вәгъдә итәләр.
Ярымайның тарихы нинди? Бу хакта кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi | 196 |
| 8 | Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган
Казандагы полиция идарәсенең кисәтүләре берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.
Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип яза Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде. Тулырак - түбәндәге язмада.
#Казан
#ХәтерКөне
https://www.azatliq.org/a/33874895.html | 199 |
| 9 | Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр туктармы?
Якшәмбе кичендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" үз көченә кергәнен белдерде. Ул язганча, моңа "ике як та ризалык биргән".
Ул өстәмә аңлатмалар, аерым алганда, энергетика тынычлыгы дигәндә нәрсә күздә тотылуын язмады.
Украина президенты Владимир Зеленский Axios басмасына әйтүенчә, Трампның энергетика тынычлыгы турындагы хәбәре аның өчен яңалык булган, әмма ул ике яклы булса, Украина аны хуплаячак. "Без әзер һәм аны кабул итәчәкбез", – диде ул.
Мәскәү әлегә бу хакта фикер белдермәде.
Сентябрьдә Трамп белән очрашканнан соң, Зеленский Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга әзер булуын белдергән иде. Моның шарты: Мәскәү дә Украина энергетикасына һөҗүм итүдән туктарга тиеш. | 196 |
| 10 | 🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi | 207 |
| 11 | 💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.
#Башкортстан
@azatliqradiosi | 215 |
| 12 | Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин аларга үз аңлатмасын биргән иде.
Ул чактагы язманы тулысынча 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi | 421 |
| 13 | Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы.
Римма һәм Айнур татарлар өчен бәрәңгенең мөһимлеге, бәрәңге белән бәйле сүзләр һәм төшенчәләр турында сөйләшә. | 218 |
| 14 | Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына бару иде, аннары Камал театры каршында җыелу , аннары шәһәр читенә күчерү һәм соңгы елларда инде ачыктан-ачык тыю. Хәтер көнен тыюның хронологиясе турында.
Видеоны монда карагыз: https://youtu.be/89iNfT8_w74 | 232 |
| 15 | Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарә татарларга куркыныч янамый дип саный
Азатлык Татарстаннан сәяси активисты аркасында һәм куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аңа бу соравын кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпчелек, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар.
Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде.
Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алыну-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.
Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде.
Тулы җавапны безнең 👉сайтта укыгыз. | 385 |
| 16 | Соңгы өч елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар
Аларның якынча 10ына гына уңай җавап булган
Германиянең Миграция һәм качаклар мәсьәләләре буенча федераль идарәсе (BAMF) мәгълүматына күрә, 2024 елда Русиядән килгән һәм үз милләтен татар дип күрсәткән кешеләрнең сыену турындагы эшләре буенча 54, 2025 елда — 69, ә 2026 елның беренче тугыз аенда 32 карар чыгарылган. Бу хакта идарәнең Германиядә сыену сораучы активист Раушан Гыйззәтуллин эше турында Азатлык Радиосына җавабында әйтелә.
Чыгарылган карарларның күпмесе уңай булган соң?
2024 елда сыену бирүнең гомуми күрсәткече 5,6%, 2025 елда — 7,2%, ә 2026 елның 30 сентябренә кадәр 3,1% тәшкил иткән. Якынча бу һәр елны 1-5 кеше дигән сүз. Төгәл саннар бирелмәгән.
Моннан тыш, карарларның кайсы елда чыгарылуы мөрәҗәгатьнең дә шул елда тапшырылуын аңлатмый.
BAMF шулай ук татар милли хәрәкәтләрендә катнашуы өчен эзәрлекләнү сәбәпле сыену сораучылар санын аерым исәпкә алмавын белдергән.
Раушан Гыйззәтуллин тарихын 👉 монда укый аласыз. | 1 |
| 17 | Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист, оештыручы, белгеч һәм артист җыелды.
@azatliqradiosi | 816 |
| 18 | 2026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды
Пермия аңа «Тынычлыкка һәм халыкара хокукны ныгытуга керткән өлеше өчен» бирелде.
Комитет Пиллэйның халыкара хокук тәртибен үстерүдәге ролен, шәхси кыюлыгын һәм хокук мәсьәләләрендә принципиальлеген билгеләде. Бүләк вәкилләре әйтүенчә, низаглар саны арткан шартларда аларны көч кулланмыйча хәл итү мөмкинлеге канун өстенлегенә бәйле.
Нави Пиллэй Руанда буенча халыкара трибуналда хөкемдар һәм рәис булып эшләгән. Ул анда җенси көч куллануны һәм нәфрәт таратучы пропаганданы кешелеккә каршы җинаятьләр һәм һеноцид гамәлләре дип тануда мөһим роль уйнаган.
2008–2014 елларда Пиллэй БМОның кеше хокуклары югары комиссары вазифасын башкарган. Ул шулай ук Халыкара җинаять судында һәм БМОның Халыкара мәхкәмәсендә эшләгән. | 228 |
| 19 | КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курслары башланган.
Програм 4 декабрьгә кадәр исәпләнгән. Курсларны тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга телне белү дәрәҗәсен раслый торган сертификат тапшырыла.
Бушлай курслар Татарстан дәүләт програмын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап ел саен үткәрелә. Оештыруылар белдерүенчә, бу вакыт эчендә 10 меңнән артык тыңлаучы татар телен өйрәнгән.
Белем бирү программасы, телне белү дәрәҗәсенә карап, дүрт баскычка бүленгән.
Казандагы оффлайн курсларга эләгә алмаучылар өчен Азатлык татар телен "Әйдә! Online" проекты аша өйрәнергә киңәш итә.
🔸Бу проектка инде 8 ел.
🔸Безнең белән көн саен инде дистәләгән мең кеше татар телен өйрәнә.
🔸“Әйдә Online”да көн саен яңа дәрес, көн кадагына булган темалар.
🔸Биредә аудиокитаплар, кызыклы видеолар, тестлар чыга.
🔸Проект көндәлек аралашуга, сөйләшүгә юнәлтелгән.
🔸Telegram каналга язылыгыз, анда күңелле. | 221 |
| 20 | Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды
2026 ел әдәбияттан Нобель премиясе Канада язучысы һәм шагыйрәсе Энн Карсонга бирелде. Бу хакта 8 октябрьдә Стокһольмда Швеция академиясе игълан итте.
Премия аңа «классик традиция белән үзенчәлекле һәм ирекле диалог корып, хәзерге әдәбиятта яңа формалар тудырган кыю һәм иҗади әсәрләре өчен» бирелде. | 231 |
