Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Открыть в Telegram
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Больше2 501
Подписчики
+124 часа
+67 дней
+1030 дней
Загрузка данных...
Похожие каналы
Облако тегов
Нет данных
Возникли проблемы? Пожалуйста, обновите страницу или обратитесь к нашему support-менеджеру .
Входящие и исходящие упоминания
---
---
---
---
---
---
Привлечение подписчиков
сентябрь '26
сентябрь '26
+37
в 3 каналах
август '26
+46
в 5 каналах
Get PRO
июль '26
+72
в 6 каналах
Get PRO
июнь '26
+58
в 5 каналах
Get PRO
май '26
+46
в 5 каналах
Get PRO
апрель '26
+45
в 3 каналах
Get PRO
март '26
+47
в 4 каналах
Get PRO
февраль '26
+48
в 8 каналах
Get PRO
январь '26
+40
в 3 каналах
Get PRO
декабрь '25
+58
в 8 каналах
Get PRO
ноябрь '25
+51
в 6 каналах
Get PRO
октябрь '25
+49
в 10 каналах
Get PRO
сентябрь '25
+53
в 7 каналах
Get PRO
август '25
+59
в 6 каналах
Get PRO
июль '25
+82
в 3 каналах
Get PRO
июнь '25
+29
в 3 каналах
Get PRO
май '25
+37
в 2 каналах
Get PRO
апрель '25
+45
в 7 каналах
Get PRO
март '25
+65
в 6 каналах
Get PRO
февраль '25
+62
в 8 каналах
Get PRO
январь '25
+87
в 6 каналах
Get PRO
декабрь '24
+112
в 14 каналах
Get PRO
ноябрь '24
+72
в 6 каналах
Get PRO
октябрь '24
+112
в 12 каналах
Get PRO
сентябрь '24
+79
в 7 каналах
Get PRO
август '24
+77
в 8 каналах
Get PRO
июль '24
+85
в 8 каналах
Get PRO
июнь '24
+92
в 5 каналах
Get PRO
май '24
+130
в 5 каналах
Get PRO
апрель '24
+120
в 12 каналах
Get PRO
март '24
+149
в 8 каналах
Get PRO
февраль '24
+127
в 11 каналах
Get PRO
январь '24
+149
в 12 каналах
Get PRO
декабрь '23
+193
в 18 каналах
Get PRO
ноябрь '23
+95
в 9 каналах
Get PRO
октябрь '23
+124
в 12 каналах
Get PRO
сентябрь '23
+84
в 0 каналах
Get PRO
август '23
+72
в 0 каналах
Get PRO
июль '23
+74
в 0 каналах
Get PRO
июнь '23
+124
в 0 каналах
Get PRO
май '23
+61
в 0 каналах
Get PRO
апрель '23
+66
в 0 каналах
Get PRO
март '23
+99
в 0 каналах
Get PRO
февраль '23
+156
в 0 каналах
Get PRO
январь '23
+165
в 0 каналах
Get PRO
декабрь '22
+215
в 0 каналах
Get PRO
ноябрь '22
+151
в 0 каналах
Get PRO
октябрь '22
+157
в 0 каналах
Get PRO
сентябрь '22
+195
в 0 каналах
Get PRO
август '22
+164
в 0 каналах
Get PRO
июль '22
+119
в 0 каналах
Get PRO
июнь '22
+156
в 0 каналах
Get PRO
май '22
+101
в 0 каналах
Get PRO
апрель '22
+109
в 0 каналах
Get PRO
март '22
+540
в 0 каналах
Get PRO
февраль '22
+22
в 0 каналах
Get PRO
январь '22
+50
в 0 каналах
Get PRO
декабрь '21
+36
в 0 каналах
Get PRO
ноябрь '21
+31
в 0 каналах
Get PRO
октябрь '21
+32
в 0 каналах
Get PRO
сентябрь '21
+29
в 0 каналах
Get PRO
август '21
+24
в 0 каналах
Get PRO
июль '21
+22
в 0 каналах
Get PRO
июнь '21
+20
в 0 каналах
Get PRO
май '21
+30
в 0 каналах
Get PRO
апрель '21
+37
в 0 каналах
Get PRO
март '21
+25
в 0 каналах
Get PRO
февраль '21
+30
в 0 каналах
Get PRO
январь '21
+45
в 0 каналах
Get PRO
декабрь '20
+739
в 0 каналах
| Дата | Привлечение подписчиков | Упоминания | Каналы | |
| 20 сентября | +3 | |||
| 19 сентября | +2 | |||
| 18 сентября | +1 | |||
| 17 сентября | +2 | |||
| 16 сентября | +4 | |||
| 15 сентября | +1 | |||
| 14 сентября | +1 | |||
| 13 сентября | 0 | |||
| 12 сентября | 0 | |||
| 11 сентября | +4 | |||
| 10 сентября | +2 | |||
| 09 сентября | +2 | |||
| 08 сентября | +2 | |||
| 07 сентября | +3 | |||
| 06 сентября | 0 | |||
| 05 сентября | +1 | |||
| 04 сентября | +1 | |||
| 03 сентября | +4 | |||
| 02 сентября | +2 | |||
| 01 сентября | +2 |
Посты канала
+5
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
| 2 | 21 сентябрьдә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана.
Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра.
Алты атналык курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, башлангычлар пәнҗешәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме сишәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк
Татар теле курсы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган програмнан гыйбарәт диелә.
Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен бары теркәлергә кирәк.
🔷Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.
@azatliqradiosi | 119 |
| 3 | Казанда сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында хәбәр ителә
Сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында Татарстан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үзенең Телеграм-каналында язды.
Шулай ук ул сайлау бүлгеләренең берсендә "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре җыелуы турында язды. Алар артыннан автозак да килгән булырга мөмкин.
Румянцев шулай ук Казанның Декабристлар урамындагы 2нче йорт янында автозак күренүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бинасы ишегалдында "Э" үзәгенең берничә хезмәткәре булган. Әлеге бинада 135нче сайлау бүлгесе урнашкан.
"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе дә 135нче сайлау участогы ишегалдында "Э" үзәге хезмәткәрләре булуын хәбәр итте. Фирканең Телеграм-каналында җиде кешенең фотосы да урнаштырылган. Канал мәгълүматына күрә, аларның алтысы "Экстремизмга каршы көрәш үзәге" хезмәткәрләре булырга мөмкин.
@azatliqradiosi | 141 |
| 4 | Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын ким дигәндә 20 кеше яраланган
Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.
Раменский шәһәр бүлгесенең Софьино авылында дрон өч катлы йортка эләгеп анда 44 яшьлек хатын-кыз үлгән. Яраланучылар арасында өч бала да бар.
Орехово-Зуево шәһәр бүлгесендә дрон һөҗүменнән соң шәхси йорт янган, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ир-ат үлгән.
Раменский районында 21 катлы күпфатирлы йотның түбәсе янгын. Якынча 400 кеше эвакуацияләнгән. 20ләп машинага зыян килгән.
ASTRAның OSINT-анализына күрә, һөҗүмнәр Мәскәү нефть эшкәртү ширкәтенә һәм Мәскәү өлкәсендәге Дзержинскида ТЭЦ-22гә ясалган. Мәскәү мэры Сергей Собянин нефть эшкәртү ширкәте җирлегендә бер корылмага зыян килүен раслады, ләкин кайсы ширкәт булуын ачыкламады.
Әлеге ширкәт Мәскәү ягулык базарының 40 процентын һәм Мәскәү төбәгенең 70 процентын бензин һәм авиакеросин белән тәэмин итә.
@azatliqradiosi | 153 |
| 5 | Башкортстанда күпме бала башкорт һәм татар телләрендә белем ала? Бу республикада бу ике халык саны белән туры киләме?
Рәсми саннарны чагыштырыйк ☝️
Бу хакта тулы саннар белән 👉 хәбәрне монда укый аласыз.
@azatliqradiosi | 198 |
| 6 | Башкортстанда 63 яшьлек ирне "ВКонтакте"дагы сүзләре өчен армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар
Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе 63 яшьлек Дим Алтынсуринны Русия армиясен "дискредитацияләү" өчен 30 мең сум штраф салган.
Алтынсуринга "ВКонтакте"да язылган тугыз комментарийны гаеп итеп куйганнар. Алар арасында мондый җөмләләр булган:
"Путинга бернинди сөйләшүләр дә кирәк түгел, чөнки ул шунда ук хакимлеген югалтачак; әгәр килешү төзелсә, аңа соңгы чиккә кадәр төрлечә акланырга, сәбәпләр уйлап табарга, ялганларга туры киләчәк. Ул моны бик уңышлы эшли дә. Аның өчен килешү — ахыр башы";
"Андрей, бөтен дөнья Кырымны Украинаныкы дип саный, ул вакытлыча Русия тарафыннан оккупацияләнгән. Ә син башкача уйлыйсыңмы?" һәм башкалар.
Ир мәхкәмә утырышына килмәгән. Әмма моңа кадәр биргән аңлатмасында комментарийларны "Русия хакимиятенең гамәлләренә шәхси мөнәсәбәтен күрсәтү максатыннан" язганын әйткән. Мәхкәмә карарында аның гаебен тулысынча таныганы әйтелә.
🔻Моннан тыш, мәхкәмә сайтындңа Дим Алтынсуринга карата 14 сентябрьдә ачылган тагын бер эш бар. Бу очракта да аны "ВКонтакте"дагы язмалары өчен армияне "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаепле дип тапканнар һәм 30 мең сум штрафка тартканнар.
Аңа түбәндәге комментарийларны язуда гаеп белдерелгән:
"Миңа ул нигә кирәк, безгә беркем дә һөҗүм итмәде һәм итәргә дә җыенмады. Путинның амбицияләре өчен үзең бар да сугыш";
"Минем язмам аналар үз балаларын Путиннан башка беркемгә дә кирәк булмаган сугышка җибәрмәү хакында. Бернинди түләүләр дә балаларны алыштыра алмый. Ул үзенең 26 еллык идарәсе дәвамында бер генә тапкыр да дөресен әйтмәде" һәм башкалар.
Бу эштә Алтынсурин гаебен танымаган. Ул комментарийларны улларының Украинага каршы сугышта катнашуын теләмәгәнгә язганын белдергән.
▪️Украинада сугыш башланып, озак та үтми Русия хакимияте кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чыгучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
▪️Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән. Ул матбугат чараларына сугышны дәүләт позициясеннән аермалы рәвештә яктыртуны чикли.
Тулырак 👉 монда укыгыз | 195 |
| 7 | Татар шурасы Русия думасы сайлауларына бойкот белдерергә чакырды
Катнашырга мәҗбүри итү очрагында оешма сайлау кәгазен бозарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне "Татар шурасы" сайлауларның чын булмавы, "имитация рәвешендә" үткәрелүе белән аңлата.
— Сугыш шартларындагы цензура, фикердәш булмаган кешеләргә карата репрессияләр, бәйсез медиа чараларын тыю һәм җәмгыятьне тулысынча контрольдә тоту шартларында тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеләнгән. Безнең мәнфәгатьләрне яклый торган бер генә фиркә дә юк, — ди шура мөрәҗәгатендә.
Оешма вәкилләре фикеренчә, сайлауда катнашу – "Кремль сәясәтенә имза кую". Шул рәвешле Русия кеше тавышларын дөньяга халыкның сугышны һәм диктатураны хуплавын күрсәтү өчен файдаланылачак, дип саный алар.
🔵Русия Дәүләт думасының IX чакырылышына сайлау 18-20 сентябрь көннәрендә уза. Бу – Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң беренче дума сайлаулары.
🔵Тавыш бирү алдыннан Русия Югары мәхкәмәсе сайлаудан "Яблоко" фиркасен читләштерде. Ул сугышка каршы чыккан бердәнбер фирка булды. Күп кенә төбәктә "Яблоко"ның бермандатлы намзәтләрен дә сайлауда катнашудан читләштерделәр.
🔵Русиянең оппозицион оешмалары тавыш бирүнең төрле стратегияләрен тәкъдим итте. ФБК (Навальный тарафдарлары) "Бердәм Русия"дән тыш теләсә кайсы фиркагә тавыш бирергә өндәде.
"Яблоко" исә фиркаләр буенча тавыш бирү кәгазен бозарга өнди.
Тулырак 👉 безнең сайтны укыгыз.
@azatliqradiosi | 391 |
| 8 | Казанда укытучыга һәйкәл ачылды
Һәйкәл Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.
Һәйкәл идеясен Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин тәкъдим иткән.
Скульптура гранит нигезгә куелган бронздан эшләнгән, укытучы сынының биеклеге — 2,2 метр.
Һәйкәл нигезендә өч баскыч бар. Алар белем бирүнең өч баскычын — башлангыч, төп һәм урта белемне символлаштыра.
Подлужная урамындагы Укытучы йорты 2 сентябрьдә ачылды. Биредә педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Бина — мәдәни мирас объекты.
Татарстанда укытучылар җитмәү проблемы бар. Бу бигрәк тә Казанда сизелә. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән дигзн иде элегрәк Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Кадрдлар китмәсен өчен җитди ярдәм чаралары кирәк диде ул. | 199 |
| 9 | Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә.
Оештыручыларның берсе – Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм. Аның белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын турында сөйләштек.
Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi | 411 |
| 10 | Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
Instagram-да Born of Culture дип аталган милли бию флешмобы тарала.
Анда төрле халыклар үзләренең традицион биюләрен заманча форматта күрсәтә.
Трендка татарлар, башкортлар һәм кырымтатарлар да кушылды. Кайбер видеолар миллионлаган карау җыйды. | 230 |
| 11 | Бүген Филология фәннәре докторы, галимә Дөрия Рамазанованың (1938-2019) туган көне
Галимәнең хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә карый. Татар энциклопециясе институтының Телеграм каналы язуынча, ул Көньяк-көнбатыш Башкортстан диалектын да өйрәнгән. Бу хакта Рамазанова Азатлык Радиосына да сөйләгән иде.
“Хәзерге көнбатыш Башкортстан төбәгендәге халыкларның нинди телдә сөйләшүе XVI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр шик сорау тудырмаган. Алар татарча сөйләшкән, һәм алар -- татар халкы. Төрле яктан килергә кирәк. Көнбатыш Башкортстандагы төрки халыклар кызым татарлардан бер ягы белән дә аерылмаган. Моны Петр I замандашлары язып чыккан: “Ничем не разнятся от татар”.
Ләкин бу төбәк территориаль яктан Уфа губернасына караган булган. Шуңа күрә аларны билгеләгән, районнарга бүлгән вакытта социаль катламнан чыгып, җир биләүчеләрне – башкортлар итеп исәпләгәннәр. Ләкин алар саф татарча сөйләшә, саф татарча киенә, саф татарча яши. Автобуска татар хатыны килеп керсә, чын башкорт хатыны килеп керсә, алар бер-берсеннән нык аерылып тора бит.
Күз алдыгызга китерегез, рус баласына туган тел итеп украин телен укыталар. Берәр урыска бу нәрсә ошар идеме? Хәмитов бу сорауга ничек җавап бирер иде?
Шуның өчен Башкортстанда күпчелек татарлар башкорт телен дә өйрәнми, чөнки ул аларга кирәкми, туган телен дә өйрәнми, чөнки аларга ирек бирмиләр...
Илеш тирәсендәге башкорт теле булуы соңгы елларда гына, җанисәп алу мәсьәләләре белән һәм ясалма рәвештә башкортларның санын арттырырга тырышуы белән калкып чыкты. Аларның тарихы өйрәнелгән. Алар турында бик күп хезмәтләр язылган.
Көнбатыш Башкортстандагы татарлар чыннан да җир алыр өчен, шул җирләрдә хуҗа булып сакланып калыр өчен кайчандыр башкорт дип язылган. Безнең татарлар башкортлар өчен зур роль уйнаган. Соңгы вакытта аларны башкортлаштыру бик ямьсез төс алды. Татарлар җир алыр өчен генә башкорт дип язылган. XVII-XIX гасырда башкорт сүзе милләттән бигрәк социаль катламны аңлаткан”, дигән иде ул.
@azatliqradiosi | 210 |
| 12 | Сәяси тоткын математик Азат Мифтахов дәүләт тарафыннан гарантияләнгән иминлек чараларының үтәлмәвен белдергән.
RusNews язуынча, бу хакта ул мәхкәмә утырышы алдыннан хатыны Елена Горбаньга сөйләгән.
Мифтахов сүзләренчә, 9 сентябрьдә аны һава йөрергә чыгару мәсьәләсенә бәйле бирелгән шикаятькә аңлатма алырга килгән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәре Андрей Логинов сөйлшүне видеога яздырудан баш тарткан. Мифтахов сүзләренчә, мәхкәмә дәүләт яклавы чаралары кысаларында мондый аралашуларны теркәргә кушкан булган.
Шулай ук Мифтахов Русия Тикшерү комитетына шикаять тапшыруны сораган. Сүз аңа язылган газет-журналларның югалуы турында бара. Ул моны "урлау очрагы" дип бәяләгән.
Моннан тыш, Мифтахов аның белән бәйле тикшерү тулысынча үткәрелмәвен дә әйткән. Аның сүзләренчә, мәхкәмә тикшерүне яңаңан уздыруны кушса да, бу эш кысаларында аннан сорау алмаганнар.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi | 229 |
| 13 | Марат Галләм: "Татар җәмгыятен бераз селкетергә, уятырга кирәк"
Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә. Оештыручыларның берсе - Австралиянең көнбытышындагы Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын, тел һәм корылтайның максатлары турында сөйләштек. Ул башта үзе белән таныштырып китте.
"Корылтай – бу төрки мәгънәдәге форум. Татарлар җыелып, төрле иҗтимагый мәсьәләләр, мәдәният, күңел ачу, гаилә тарихлары, күченү, социаль проектлар, уңай үзгәрешләр, киләчәк перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшә торган җыелыш.
Чыгыш ясаучылар катнашучыларның төрле кызыксынуларына карап сайланды. Яшьләр, мәгариф, мәдәният, сивил активлык белән бәйле темалар бар.
Хәзерге вакытта 86 кеше теркәлгән. Зал да якынча шулкадәр кешегә исәпләнгән. Ләкин теркәлмичә дә кунакка килүчеләр булыр дип уйлыйбыз...
Мин шәхсән сүз иреген яклы. Бу Австралия һәм Көнбатыш Европа кыйммәтләренә туры килә. Чыгыш ясаучыларны цензураламыйбыз. Тыелган темалар юк. Безнең өлкән буын вәкилләренең Кытай коммунистик режимын, Путин режимын, Совет режимнарын тәнкыйтьләгән китаплары һәм язмалары да бар.
Без темаларны махсус сәясиләштерергә тырышмыйбыз. Сәясәт ул гомумән тормышның бер өлеше. Совет чорыннан калган "сәясәтсез генә яшик" яки "сәясәтсез булсын" дигән нәрсә хәтта минималь фикерне дә әйттермәс өчен кулланыла. Мин моңа каршы, "тыюларны тыю" булырга тиеш, ягъни бернинди тыю булмавы мөһим дип саныйм", ди Галләм.
Корылтайга әзерлек һәм Перт шәһәрендәге татарлар тормышы турында 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi | 233 |
| 14 | Сугыш хакы: Татарстаннан кимендә 10 мең кеше һәлак
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi | 246 |
| 15 | Азатлык хисабы: Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,38.
Иң күп үлүчеләр элеккечә 35-44 яшь төркеменә туры килә:
🔹35-44 яшь: кимендә 3722 кеше,
🔹45+ яшь: кимендә 3084 кеше.
🔹25-34 яшь: кимендә 2323 кеше,
🔹18-24 яшь: кимендә 721 кеше,
Татарстаннан сугышка китеп үлгән хәрбиләр саны 10 меңнән артып китте. Бу әле без ачыклый алган саннар гына, чынлыкта һәлак булучылар тагын да күбрәк булуы ихтимал.
Тулырак 👉безнең хисапта укыгыз
@azatliqradiosi | 225 |
| 16 | Польшада Tatarland ресторанына каршы протестлар: активистлар ат итен менюдан алдыруны таләп итә
Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland ресторанына каршы протестлар бара
Анда катнашучылар ресторанда ризыклар әзерләү өчен ат итен куллануга каршы чыга. Активистлар менюдан ат итенең алынуына кадәр каршылык чарасын дәвам итәчәген әйтә.
Turan Report Instagram каналы язуынча, протестта катнашучылар ресторан янында килеп шигарьләр тотып басып тора, тавыш көчәйткеч аркылы чыгышлар ясый, ат чалу турындагы фотолар күрсәтә. Нәтиҗәдә төрле низаглар да чыккан һәм полиция килгән.
“Без ат итен әзерләүләренә каршы. Атларны ашарга түгел, ә ихтирам итәргә кирәк. Аннары мәчеләр белән этләргә тотыначаклармы? Польшада мондый традиция бар мени?”, дигәннәр активистлар.
Татар-башкортларда һәм Үзәк Азия халыкларында ат ите затлы ризык санала. Мордовия, Чуашстан татарлары ат итеннән казылык ясый.
Төркиянең Бөгрүделик татар авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран элек Төркиядәге татарларның ат ите ашавын, әмма хәзер бу гадәтнең бетүен әйткән иде.
«Безнең халык ат ите ашаган. Аннан казы, кымыз ясаганнар. Хәзер ат асрамыйлар инде. 1985 елдан бирле ат ашау юк. Бүген Төркиядә бу тыелган. Бер биш-алты ел элек башка татар авылларында ат суеп ашаганнар дип ишеттем», дигән иде ул.
Ат итен Европа илләрендә дә ашыйлар.
@azatliqradiosi | 256 |
| 17 | 53 яшендә танылган алып баручы Айдар Садыйков вафат.
Бу хакта matbugat.ru хәбәр итә.
Садыйков яман шеш белән авырган.
Хушлашу 09.45 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак.
Айдар Садыйков элек Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә:
"Тормышымның иң матур чаклары – Татарстанның дәүләт ансамблендә эшләгән вакытлар иде. Республиканың горурлыгы булган баянчы Рәшит Мостафин, җырчы Нәфисә Василова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек артистлар белән эшләвемә бик шатланам...
Казан театр училищесын, Петербур мәдәният академиясен тәмамладым. Солженицынны, “Огонек” журналын укып бардым. Үзем кайда ак, кайда кара икәнен әйтә алам. Мин Азатлык радиосын тыңлыйм", дигән иде ул.
Әлеге интервьюны 👉монда укый аласыз.
@azatliqradiosi | 241 |
| 18 | Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Украинага дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә сишәмбе көнне биш кеше һәлак булган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләренә сылтама белән «Суспільне» хәбәр итә.
🔸Белгород өлкәсендә дроннар һөҗүме сәбәпле бер кеше үлгән, тагын өч кеше яраланган. Төбәкнең оператив штабы хәбәр итүенчә, кайбер биналар һәм машиналарга зыян килгән.
🔸Германиянең Вунсторф хәрби аэродромы янына дрон төшкән. Анда Германиянең хәрби-һава көчләренең Airbus A400M очкычлары урнашкан. Полиция тикшерү башлаган дип яза Германия җирле басмалары.
🔸Русиянең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләренең яртысы дроннар һөҗүменнән соң дизель ягулыгы җитештерүне киметкән дип хәбәр итә Reuters.
🔸Татарстанда сайлау көннәрендә ракет яки дрон һөҗүме куркынычы туса, тавыш бирү туктатылып торачак. Бу хакта сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев белдерде.
🔸Югары икътисад мәктәбе мәгълүматларынча, соңгы 25 елда Русиядә мәктәпләр саны 45%-ка кимегән.
@azatliqradiosi | 235 |
| 19 | 11 сентябрьдә башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән азат ителде. 60 яшьлек Дилмөхәммәтов туган ягы Уфага кайтты. Ул җиде елдан артык төрмәдә утырды. Ул экстремистик маддәләр нигезендә гаепләнде, сәяси тоткын дип танылды. | 236 |
| 20 | Татарстан Русия төбәкләре арасында иң күп хәмер эчүчеләр рәтенә кергән
Соңгы бер елда республикада бер кешегә уртача 9,81 литр хәмер эчемлек туры килгән. Бу күрсәткечтә Татарстанны бары Свердлау өлкәсе генә уздыра. Анда ул 9,85 литр тәшкил иткән, дип яза Kazved.
Шул ук вакытта Русиядә хәмер куллану 1996 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән диелә. Соңгы ел нәтиҗәләренә күрә, бу күрсәткеч кеше башына 7,52 литр тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен Мәскәүдә бер кешегә уртача 4,45 литр, Петербурда 5,94 литр хәмер туры килә.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Бу хакта Азатлык Радиосы язды. Сугышта иң күп үлүчеләр дә Татарстан белән Башкортстаннан.
@azatliqradiosi | 253 |
