Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ir al canal en Telegram
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Mostrar más2 512
Suscriptores
Sin datos24 horas
+57 días
+1830 días
Carga de datos en curso...
Canales Similares
Nube de Etiquetas
Sin datos
¿Algún problema? Por favor, actualice la página o contacte a nuestro gerente de soporte.
Menciones Entrantes y Salientes
---
---
---
---
---
---
Atraer Suscriptores
octubre '26oct '26
octubre '26
+19
en 4 canales
septiembre '26
+55
en 4 canales
Get PRO
agosto '26
+46
en 5 canales
Get PRO
julio '26
+72
en 6 canales
Get PRO
junio '26
+58
en 5 canales
Get PRO
mayo '26
+46
en 5 canales
Get PRO
abril '26
+45
en 3 canales
Get PRO
marzo '26
+47
en 4 canales
Get PRO
febrero '26
+48
en 8 canales
Get PRO
enero '26
+40
en 3 canales
Get PRO
diciembre '25
+58
en 8 canales
Get PRO
noviembre '25
+51
en 6 canales
Get PRO
octubre '25
+49
en 10 canales
Get PRO
septiembre '25
+53
en 7 canales
Get PRO
agosto '25
+59
en 6 canales
Get PRO
julio '25
+82
en 3 canales
Get PRO
junio '25
+29
en 3 canales
Get PRO
mayo '25
+37
en 2 canales
Get PRO
abril '25
+45
en 7 canales
Get PRO
marzo '25
+65
en 6 canales
Get PRO
febrero '25
+62
en 8 canales
Get PRO
enero '25
+87
en 6 canales
Get PRO
diciembre '24
+112
en 14 canales
Get PRO
noviembre '24
+72
en 6 canales
Get PRO
octubre '24
+112
en 12 canales
Get PRO
septiembre '24
+79
en 7 canales
Get PRO
agosto '24
+77
en 8 canales
Get PRO
julio '24
+85
en 8 canales
Get PRO
junio '24
+92
en 5 canales
Get PRO
mayo '24
+130
en 5 canales
Get PRO
abril '24
+120
en 12 canales
Get PRO
marzo '24
+149
en 8 canales
Get PRO
febrero '24
+127
en 11 canales
Get PRO
enero '24
+149
en 12 canales
Get PRO
diciembre '23
+193
en 18 canales
Get PRO
noviembre '23
+95
en 9 canales
Get PRO
octubre '23
+124
en 12 canales
Get PRO
septiembre '23
+84
en 0 canales
Get PRO
agosto '23
+72
en 0 canales
Get PRO
julio '23
+74
en 0 canales
Get PRO
junio '23
+124
en 0 canales
Get PRO
mayo '23
+61
en 0 canales
Get PRO
abril '23
+66
en 0 canales
Get PRO
marzo '23
+99
en 0 canales
Get PRO
febrero '23
+156
en 0 canales
Get PRO
enero '23
+165
en 0 canales
Get PRO
diciembre '22
+215
en 0 canales
Get PRO
noviembre '22
+151
en 0 canales
Get PRO
octubre '22
+157
en 0 canales
Get PRO
septiembre '22
+195
en 0 canales
Get PRO
agosto '22
+164
en 0 canales
Get PRO
julio '22
+119
en 0 canales
Get PRO
junio '22
+156
en 0 canales
Get PRO
mayo '22
+101
en 0 canales
Get PRO
abril '22
+109
en 0 canales
Get PRO
marzo '22
+540
en 0 canales
Get PRO
febrero '22
+22
en 0 canales
Get PRO
enero '22
+50
en 0 canales
Get PRO
diciembre '21
+36
en 0 canales
Get PRO
noviembre '21
+31
en 0 canales
Get PRO
octubre '21
+32
en 0 canales
Get PRO
septiembre '21
+29
en 0 canales
Get PRO
agosto '21
+24
en 0 canales
Get PRO
julio '21
+22
en 0 canales
Get PRO
junio '21
+20
en 0 canales
Get PRO
mayo '21
+30
en 0 canales
Get PRO
abril '21
+37
en 0 canales
Get PRO
marzo '21
+25
en 0 canales
Get PRO
febrero '21
+30
en 0 canales
Get PRO
enero '21
+45
en 0 canales
Get PRO
diciembre '20
+739
en 0 canales
| Fecha | Crecimiento de Suscriptores | Menciones | Canales | |
| 13 octubre | +1 | |||
| 12 octubre | 0 | |||
| 11 octubre | 0 | |||
| 10 octubre | +1 | |||
| 09 octubre | +1 | |||
| 08 octubre | +5 | |||
| 07 octubre | +2 | |||
| 06 octubre | +3 | |||
| 05 octubre | +2 | |||
| 04 octubre | 0 | |||
| 03 octubre | 0 | |||
| 02 octubre | 0 | |||
| 01 octubre | +4 |
Publicaciones del Canal
"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра"
Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне балаларның бик азы гына сайлауны сөйләп видео чыгарды.
@azatliqradiosi
| 2 | Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел
2026 елның өченче кварталында кулланучылар SberBank Online хезмәте белән 90нан артык телдә аралашкан. Июльдән сентябрьгә кадәр кулланучылар чат хезмәте аша 35,8 миллионнан артык хәбәр җибәргән.
Чатта кулланылучы Русия телләре арасында татар теле – иң алдынгы тел. Ул милли телләрдәге сөйләшүләрнең 84 проценттан артыгын тәшкил иткән.
Төп бишлектә шулай ук башкорт, чуаш, бурят, адыгей телләре бар.
Сбербанкның чатында милли телләр белән аралашу нейрочелтәр ярдәмендә оештырылган: кулланучы банкка үзенә уңай телдә мөрәҗәгать итә, операторга исә бу мөрәҗәгать GigaChat нейрочелтәре аша урыс телендә килә. Операторның җавабы да автоматик рәвештә тәрҗемә ителә.
Шул ук вакытта чатта фентези телләрен кулланучылар да булуы кызык – бу өч ай эчендә эльф телләрендә йөзләп мөрәҗәгать алынган.
@azatliqradiosi | 125 |
| 3 | "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган
Кырымтатар Насиба Саидова, Эсма Ниметулаева, Февзие Османова һәм Эльвиза Алиеваны Акмәчетнең беренче санлы Тикшерү изоляторыннан Дондагы Ростовтагы СИЗОга күчерәчәкләр.
Журналист Лутфие Зудиева үз Facebook битендә язуынча, Дондагы Ростов Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә әзерлек утырышы ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләр утырышта Акмәчеттәге тикшерү изоляторыннан видео элемтә аша катнашканнар. Мәхкәмә аларны сак астында тоту вакытын тагын ярты елга озайткан.
Киләсе утырыш 23 октябрьгә билгеләнгән. Ләкин утырыш кызларны Дондагы Ростовка күчереп өлгерсәләр генә узачак.
• Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Февзие Османова 2025 елның 15 октябрендә сак астына алынды.
@azatliqradiosi | 142 |
| 4 | Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарту кирәк
Институт мөдире Эльмира Галимова сүзләренчә, 2002-2021 елларда басылып чыккан фундаменталь хезмәт белемнең барлык тармакларын колачлый, әмма вакыт узу белән бер өлеш мәгълүмат искерә тора. Бу хакта ул "Семь дней"га сөйләгән. Ләкин татар һәм урыс телләрендәге энциклопедияне яңарту юлында акча һәм кадрлар кытлыгы бар.
Энциклопедияне сыйфатлы итеп яңарту өчен институтка финанслау механизмын үзгәртергә һәм өстәмә чыгымнарны капларга кирәк: институтта хәзерге вакытта нибары 44 хезмәткәр эшли. Мондый кечкенә коллектив белән генә күптомлы хезмәтне яңартуны башкарып чыгу мөмкин түгел.
Элек институтның махсус гонорар фонды медицина, спорт, биология, физика, математика кебек төрле өлкәләрдәге штаттан тыш белгечләрне чакырып, аларның хезмәтенә түләргә мөмкинлек биргән. Хәзер андый фонд юк. Шулай ук инстутитутның агымдагы «Казан», «Татарстан халыклары», Татарстан районнарына багышланган энциклопедияләре, һәм Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан татарларына багышланган «Үзәк Азия татарлары» кебек халыкара проектларда архивларны өйрәнү эше һәм масштаблы экспедицияләр дә чыгымнар сорый.
Институт җитәкчелеге чакырылган галимнәр, тар профильле белгечләрнең эшенә түләүне торгызу өчен гонорар фондын торгызырга кирәк дип исәпли. Шулай иткәндә генә яңа мәгълүматларны профессиональ дәрәҗәдә тикшереп, энциклопедияне яңартып булачак.
∙ Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Русиядәге алдынгы энциклопедик оешмаларның берсе.
∙ Институт биш юнәлештә эшли: энциклопедика, төбәк тикшеренүләре, фән белеме, татар диаспорасын өйрәнү һәм «Татарика» онлайн-энциклопедиясе.
@azatliqradiosi | 180 |
| 5 | Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар
Аларның якынча 10ына гына уңай җавап булган
Германиянең Миграция һәм качаклар мәсьәләләре федераль идарәсе (BAMF) мәгълүматына күрә,
🔻2024 елда Русиядән килгән һәм үз милләтен татар дип күрсәткән кешеләрнең сыену турындагы эшләре нигезендә 54,
🔻2025 елда — 69,
🔻ә 2026 елның беренче тугыз аенда 32 карар чыгарылган.
Бу хакта идарәнең Германиядә сыену сораучы активист Раушан Гыйззәтуллин эше турында Азатлык Радиосына җавабында әйтелә.
Чыгарылган карарларның күпмесе уңай булган соң?
2024 елда сыену бирүнең гомуми күрсәткече 5,6%, 2025 елда — 7,2%, ә 2026 елның 30 сентябренә кадәр 3,1% тәшкил иткән. Якынча бу һәр елны 1-5 кеше дигән сүз. Төгәл саннар бирелмәгән.
Моннан тыш, карарларның кайсы елда чыгарылуы мөрәҗәгатьнең дә шул елда тапшырылуын аңлатмый.
BAMF шулай ук татар милли хәрәкәтләрендә катнашуы өчен эзәрлекләнү сәбәпле сыену сораучылар санын аерым исәпкә алмавын белдергән.
▪️Раушан Гыйззәтуллин тарихын 👉 монда укый аласыз. | 180 |
| 6 | Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып торудан башка берни чаралары юк, дип саный милли хәрәкәт активистлары. Хакимият еллар дәвамында кешеләрне Хәтер көненнән биздерергә тырышты, әмма килеп чыкмады, бары тик басым белән генә уздырылмый, ди алар.
— Чара юк ителде, әмма хәтерне җуеп ташлап булмый. Кешеләр аны барыбер хәтерләячәк. Тарихта булганны кешеләр йөрәкләрендә саклый ул. Еллар буена. Аннан качып булмый. Бу канлы тарих безне яшәтә. Бүген тыярлар. Иртәгә дә рөхсәт ителмәс, әмма сәяси шартлар үзгәрү белән татарлар янә калкып чыгачак, Хәтер көнен дә уздырыр.
Казанда Хәтер көне соңгы тапкыр рәсми рәвештә кайчан узган? Активистлар бүген аны үткәртмәү турында ни уйлый?
Бу хакта 👉 Азатлыкның махсус язмасында укыгыз.
@azatliqradiosi | 199 |
| 7 | Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза.
Бакуда һәм илнең башка шәһәрләрендә мәктәп формасына кагылышлы яңа кагыйдәләргә, шул исәптән мәктәпкә хиҗаптан килүне тыюга каршы протестлар уза.
Азәрбайҗан эчке эшләр министрлыгы 37 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте, дип яза "Азатлык" радиосының азәрбайҗан хезмәте.
Сентябрь ахырында Азәрбайҗан хөкүмәте мәктәп формасы кагыйдәләренә рәсми рәвештә үзгәрешләр керткән. Алар мәктәп формасыннан аерылып торган яки белем бирүдә дөньявилыкка каршы килгән киемнәрне мәктәпкә киеп килүне тыя. Карарда "белем бирүдә дөньявилык принцибына туры килмәгән кием" төшенчәсе тәгаенләнмәгән. Кайбер белгечләр бу төшенчәнең яулыкка да кагылырга мөмкин булуын фаразлаган, дип яза "Азатлык"ның азәрбайҗан хезмәте.
Басма хәбәр итүенчә, соңрак кайбер укучыларны һәм укытучыларны мәктәпләргә кертмәү турында шикаятьләр килә башлаган. Соңгы көннәрдә ата-аналарның һәм укучыларның протестларга чыгуы, дәресләргә йөрүдән баш тартуы билгеле булган.
Minaval Politika хәбәренчә, Бакуда, Гарадаг районында протеста катнашучылар мәктәп мөдире машинасына ут төрткән. Ә Ясамал районында каршылык чарасында катнашучыларның бер мәктәп бинасына ут төртергә омтылуы турында хәбәр ителә. Әмма янгынны булдырмый калганнар.
Oxu.Az хәбәр итүенчә, протестта катнашучылар җәмәгать тәртибен боза, дәүләт милкен җимерә һәм дини шигарләр кычкыра.
@azatliqradiosi | 190 |
| 8 | Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде
Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар. Алар арасында Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" корылмасы, Чистайдагы "Восток" сәгать корылмасы, Әлмәттәге "Радиоприбор" оешмасы һәм башкалар бар.
Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде.
Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.
Чикләүләр тагын нинди ширкәтләргә карата кертелде? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi | 389 |
| 9 | Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кулына 1552нче елның 2 октябрендә төшә. Бүген бу кайсы көнгә туры килә? Шуны тикшердек. | 216 |
| 10 | Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. Аны якынча өч атна эчендә яңадан манара башына күтәрергә вәгъдә итәләр.
Ярымайның тарихы нинди? Бу хакта кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi | 207 |
| 11 | Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган
Казандагы полиция идарәсенең кисәтүләре берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.
Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип яза Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде. Тулырак - түбәндәге язмада.
#Казан
#ХәтерКөне
https://www.azatliq.org/a/33874895.html | 204 |
| 12 | Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр туктармы?
Якшәмбе кичендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" үз көченә кергәнен белдерде. Ул язганча, моңа "ике як та ризалык биргән".
Ул өстәмә аңлатмалар, аерым алганда, энергетика тынычлыгы дигәндә нәрсә күздә тотылуын язмады.
Украина президенты Владимир Зеленский Axios басмасына әйтүенчә, Трампның энергетика тынычлыгы турындагы хәбәре аның өчен яңалык булган, әмма ул ике яклы булса, Украина аны хуплаячак. "Без әзер һәм аны кабул итәчәкбез", – диде ул.
Мәскәү әлегә бу хакта фикер белдермәде.
Сентябрьдә Трамп белән очрашканнан соң, Зеленский Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга әзер булуын белдергән иде. Моның шарты: Мәскәү дә Украина энергетикасына һөҗүм итүдән туктарга тиеш. | 201 |
| 13 | 🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi | 224 |
| 14 | 💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.
#Башкортстан
@azatliqradiosi | 224 |
| 15 | Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин аларга үз аңлатмасын биргән иде.
Ул чактагы язманы тулысынча 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi | 429 |
| 16 | Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы.
Римма һәм Айнур татарлар өчен бәрәңгенең мөһимлеге, бәрәңге белән бәйле сүзләр һәм төшенчәләр турында сөйләшә. | 224 |
| 17 | Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына бару иде, аннары Камал театры каршында җыелу , аннары шәһәр читенә күчерү һәм соңгы елларда инде ачыктан-ачык тыю. Хәтер көнен тыюның хронологиясе турында.
Видеоны монда карагыз: https://youtu.be/89iNfT8_w74 | 235 |
| 18 | Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарә татарларга куркыныч янамый дип саный
Азатлык Татарстаннан сәяси активисты аркасында һәм куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аңа бу соравын кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпчелек, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар.
Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде.
Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алыну-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.
Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде.
Тулы җавапны безнең 👉сайтта укыгыз. | 389 |
| 19 | Соңгы өч елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар
Аларның якынча 10ына гына уңай җавап булган
Германиянең Миграция һәм качаклар мәсьәләләре буенча федераль идарәсе (BAMF) мәгълүматына күрә, 2024 елда Русиядән килгән һәм үз милләтен татар дип күрсәткән кешеләрнең сыену турындагы эшләре буенча 54, 2025 елда — 69, ә 2026 елның беренче тугыз аенда 32 карар чыгарылган. Бу хакта идарәнең Германиядә сыену сораучы активист Раушан Гыйззәтуллин эше турында Азатлык Радиосына җавабында әйтелә.
Чыгарылган карарларның күпмесе уңай булган соң?
2024 елда сыену бирүнең гомуми күрсәткече 5,6%, 2025 елда — 7,2%, ә 2026 елның 30 сентябренә кадәр 3,1% тәшкил иткән. Якынча бу һәр елны 1-5 кеше дигән сүз. Төгәл саннар бирелмәгән.
Моннан тыш, карарларның кайсы елда чыгарылуы мөрәҗәгатьнең дә шул елда тапшырылуын аңлатмый.
BAMF шулай ук татар милли хәрәкәтләрендә катнашуы өчен эзәрлекләнү сәбәпле сыену сораучылар санын аерым исәпкә алмавын белдергән.
Раушан Гыйззәтуллин тарихын 👉 монда укый аласыз. | 1 |
| 20 | Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист, оештыручы, белгеч һәм артист җыелды.
@azatliqradiosi | 820 |
