Дөрес сүзгә җавап юк!
Open in Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Show more1 718
Subscribers
-224 hours
-57 days
-1530 days
Posts Archive
Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр.
Җәлил хəзрəт Фазлыев
Тормыш сез уйлаганнан җиңелрәк: бары тик кабул ителмәслекне кабул итәргә, кирәкле әйбердән башка торырга, түзеп булмаслыкка түзәргә генә кирәк.
Кэтлин Норрис
Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.
Һәрвакыт көрәшергә кирәк. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, мәҗбүри елмаеп, теләгеңә омтылырга кирәк. Ахыргача.
Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен.
Каюм Насыйри
Синең белән була торган вакыйгалар бары синең белән генә була. Беркем дә беркайчан да дөньяга синең күзләр белән карый, син күргәнне күрә, син аңлаганча аңлый алмый.
Ошо
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә, аның мәркәзе — КАЗАН, кыйбласы — ТАТАРСТАН.
Салават Фәтхетдинов
Кариев театрының «Без бит авыл малае» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз!
Конкурс шартлары бик гади — түбәндәге каналларга язылырга кирәк:
➡️Дөрес сүзгә җавап юк
➡️Кариев театры
➡️уйлагач, язам
Җиңүчене 3 сентябрьдә очраклы рәвештә сайлый торган бот ярдәмендә беләчәкбез! «Без бит авыл малае» спектакле 5 сентябрьдә уйналачак.
Кешеләрнең күпчелеге ахмаклыкны хикмәттән өстен күрә, чөнки ахмаклык көлдерә, ә хикмәт моңсуландыра.
Уильям Шекспир
Нәрсә генә дисәң дә, Ир-ат тормышында бары бер генә Хатын-кыз була. Калган барысы да аның шәүләсе генә.
Коко Шанель
Available now! Telegram Research 2025 — the year's key insights 
