ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 674
订阅者
-224 小时
-17 天
-630 天
帖子存档
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин

Кешенең күңелен җылыту, яшәү дәрте белән канатландыру өчен, нибары бер сүз яисә бер елмаю җитә. Елмаю теләсә нинди сугышлардан, ызгыш-талашлардан өстен. Рашат Низамиев

Безнең һәркайсыбызның да җитешмәгән ягы бар. Әмма аларның кайберләре тормышыбызны матурлый һәм аңа кабатланмас яңа төсмер өсти. Һәр кешене ул ничек бар шулай кабул итәргә һәм аның яхшы якларын күрә белергә кирәк.

Татар-башкорт халкы ул — бер бөркет. Рабит Батулла

Бу тормышта көч куймыйча гына яшәп булмый. Михнәт күрмичә генә яшәсәк, рәхәтнең нәрсә икәнен белмәс идек, кадере дә булмас иде рәхәт тормышның.

Кешене яшәтер өчен бер җылы сүз, бер караш җитә.

🎉 Результаты розыгрыша: 🏆 Победитель: 1. Zilya (@zilyarakhmat) ✔️Проверить результаты

Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Бу тормышта дустыңның ярдәме һәм уртак шатлыктан да яхшырак бер нәрсә дә юк.

Иң тиз туйдыра торган эш — ял... Шәүкәт Галиев

Уңыш — энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә хәрәкәт итү сәләте ул. Уинстон Черчилль

Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен — сүз, сүз әйтү өчен тел кирәк! Мөхәммәт Мирза

Чын даһи — үзе уйлап чыгарган һәм төзегән дөньяда яшәүче кеше. Харуки Мураками

Яңа елгы ПЕЧӘН БАЗАРЫна килергә 7 сәбәп бар!🌲🎇 Белгәнегезчә, ПЕЧӘН БАЗАРЫ гадәттә ел саен язын һәм җәен уза. Ә сезнең белән һәр очрашу — бик көтеп алынган мизгел! Шуңа күрә быел беренче тапкыр фестивальне кышын — декабрь аенда үткәрергә булдык! Әйе, без дә сезне бик сагындык💙 Дуслар, 13–14 декабрь, 11:00–20:00 сәгатьләрдә сезне Яңа елгы ПЕЧӘН БАЗАРЫнда көтеп калабыз! 🏠 Урыны: Каюм Насыйри, 38 — Агишев йорты; Каюм Насыйри, 11 — Муллин йорты. 😎😎 ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ @tatardesign_official

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас. Мәкаль

Бу ялларда — Яңа елгы Печән базары 😎😎🎄 Һәм шул уңайдан без Йөземинка бренды белән «Фәлән-төгән» шоперы уйнатырга булдык. Ш
Бу ялларда — Яңа елгы Печән базары 😎😎🎄 Һәм шул уңайдан без Йөземинка бренды белән «Фәлән-төгән» шоперы уйнатырга булдык. Шартлары бик гади: ➡️ @dores_suz, @tatardesign_official, @yozeminka каналларына язылу ➡️ «Катнашам» төймәсенә басу Нәтиҗәләрне 15 декабрь көнне беләчәкбез!💚

Әгәр булдырам дип уйлыйсың икән — булдырачаксың, әгәр юк дип уйласаң — син хаклы. Мао Цзэдун

Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне! Мөсәгыйть Хәбибуллин

Мөмкинлек чикләрен ачыклауның бердәнбер ысулы — ул чикләрдән чыгу. Артур Кларк

Тау урыныннан күчкән дисәләр — ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр — ышанмагыз! Хәдис