ru
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Открыть в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Больше
1 718
Подписчики
-224 часа
-57 дней
-1530 день
Архив постов
Гомер кичкән җаннар язның тиз узуына әллә ни борчылмый. Гао Ци

Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр. Җәлил хəзрəт Фазлыев

Тик бер генә юл бар — алга.

Һәрбер көн якты була алмый. Тик һәрбер көннең үз яктылыгы бар.

Син тыныч кына кабул итә алган нәрсә бүтән сине буйсындырмый.

Төзәтү мөмкинлеге булмаган нәрсәне ватып бетерү мөмкинлеге була.

Тормыш сез уйлаганнан җиңелрәк: бары тик кабул ителмәслекне кабул итәргә, кирәкле әйбердән башка торырга, түзеп булмаслыкка түзәргә генә кирәк. Кэтлин Норрис

Дуслар акчаң барда күп була.

Түземлек — матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.

Кешегә кирәк булсаң, яныңда булыр өчен әмәлен табар.

Телен саткан — илен сатар.

Һәрвакыт көрәшергә кирәк. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, мәҗбүри елмаеп, теләгеңә омтылырга кирәк. Ахыргача.

Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен. Каюм Насыйри

Синең белән була торган вакыйгалар бары синең белән генә була. Беркем дә беркайчан да дөньяга синең күзләр белән карый, син күргәнне күрә, син аңлаганча аңлый алмый. Ошо

Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә, аның мәркәзе — КАЗАН, кыйбласы — ТАТАРСТАН. Салават Фәтхетдинов

Кайвакыт могҗизалар кешеләргә карар өчен килә...

Кариев театрының «Без бит авыл малае» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз! Конкурс шартлары бик гади — түбәндәге каналлар
Кариев театрының  «Без бит авыл малае» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз! Конкурс шартлары бик гади — түбәндәге каналларга язылырга кирәк: ➡️Дөрес сүзгә җавап юк ➡️Кариев театры ➡️уйлагач, язам Җиңүчене 3 сентябрьдә очраклы рәвештә сайлый торган бот ярдәмендә беләчәкбез! «Без бит авыл малае» спектакле 5 сентябрьдә уйналачак.

Кешеләрнең күпчелеге ахмаклыкны хикмәттән өстен күрә, чөнки ахмаклык көлдерә, ә хикмәт моңсуландыра. Уильям Шекспир

Нәрсә генә дисәң дә, Ир-ат тормышында бары бер генә Хатын-кыз була. Калган барысы да аның шәүләсе генә. Коко Шанель