Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 676
Suscriptores
Sin datos24 horas
+17 días
-530 días
Archivo de publicaciones
Безнең һәркайсыбызның да җитешмәгән ягы бар. Әмма аларның кайберләре тормышыбызны матурлый һәм аңа кабатланмас яңа төсмер өсти. Һәр кешене ул ничек бар шулай кабул итәргә һәм аның яхшы якларын күрә белергә кирәк.
Бу тормышта көч куймыйча гына яшәп булмый. Михнәт күрмичә генә яшәсәк, рәхәтнең нәрсә икәнен белмәс идек, кадере дә булмас иде рәхәт тормышның.
🎉 Результаты розыгрыша:
🏆 Победитель:
1. Zilya (@zilyarakhmat)
✔️Проверить результаты
Бу тормышта дустыңның ярдәме һәм уртак шатлыктан да яхшырак бер нәрсә дә юк.
Уңыш — энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә хәрәкәт итү сәләте ул.
Уинстон Черчилль
Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен — сүз, сүз әйтү өчен тел кирәк!
Мөхәммәт Мирза
Чын даһи — үзе уйлап чыгарган һәм төзегән дөньяда яшәүче кеше.
Харуки Мураками
Repost from ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
Яңа елгы ПЕЧӘН БАЗАРЫна килергә 7 сәбәп бар!🌲🎇
Белгәнегезчә, ПЕЧӘН БАЗАРЫ гадәттә ел саен язын һәм җәен уза. Ә сезнең белән һәр очрашу — бик көтеп алынган мизгел! Шуңа күрә быел беренче тапкыр фестивальне кышын — декабрь аенда үткәрергә булдык! Әйе, без дә сезне бик сагындык💙
Дуслар, 13–14 декабрь, 11:00–20:00 сәгатьләрдә сезне Яңа елгы ПЕЧӘН БАЗАРЫнда көтеп калабыз!
🏠 Урыны: Каюм Насыйри, 38 — Агишев йорты; Каюм Насыйри, 11 — Муллин йорты.
😎😎 ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ
@tatardesign_official
Бу ялларда — Яңа елгы Печән базары 😎😎🎄
Һәм шул уңайдан без Йөземинка бренды белән «Фәлән-төгән» шоперы уйнатырга булдык.
Шартлары бик гади:
➡️ @dores_suz, @tatardesign_official, @yozeminka каналларына язылу
➡️ «Катнашам» төймәсенә басу
Нәтиҗәләрне 15 декабрь көнне беләчәкбез!💚
Әгәр булдырам дип уйлыйсың икән — булдырачаксың, әгәр юк дип уйласаң — син хаклы.
Мао Цзэдун
Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне!
Мөсәгыйть Хәбибуллин
Мөмкинлек чикләрен ачыклауның бердәнбер ысулы — ул чикләрдән чыгу.
Артур Кларк
Тау урыныннан күчкән дисәләр — ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр — ышанмагыз!
Хәдис
Үлем котылгысыз икәнен һәркем белә, тик ул якында булмагач, беркем дә аның турында уйламый.
Аристотель
Милләтне саклау гаиләдән, кечкенәдән башланырга тиеш. Балага телне, йолаларны, тарихны өйрәтүдә һәр татар гаиләсе җаваплылык тойсын иде. Кырым, Себер, Әстерхан татарымы син? Бу мөһим түгел, бу территориаль үзенчәлек кенә, без — бүленмәс, бердәм татар. Бай тарихлы, абруйлы, шәхесләребез, театрларыбыз, сәнгатебез белән дан тоткан милләт. Һәр татар кешесенең күңелендә милли үзаң булырга тиеш.
Закир Шаһбан
