en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

املا Имла

املا Имла

Open in Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
279
Subscribers
No data24 hours
+37 days
+1530 days
Posts Archive
Кушма сүзләр мәсьәләсе Классик татар имласында кушма сүзләр юк. Гамәлдәге имлада кушма сүзне оештырган һәр ике сүз аерым-аерым языла, димәк тезмә сүзне тәшкил итә: ایشک آلدی   ишегалды آل یابقچ   алъяпкыч یول باصار   юлбасар اورن باصار урынбасар صو صاقلاغچ   сусаклагыч صو اوتکارگچ  суүткәргеч بوی صونمق  буйсынмак قول یازما кулъязма ایس کیتکچ искиткеч قوت اوچقچ коточкыч باش واتقچ башваткыч Чыгарма: بوکون бүген #قواعد

حریت حقنده قایده کیتدی سینزورلق، قوللق، طارلق، کیم خوارلق؟ آرتقه قاراساق بورولوب، یراق آنلر قالدیا. تیگز بولدی زاقونده تاتار، اورس، یاپون ده؛ آق آل یابقچ، زیپون ده تام آزادلق آلدیا. بارچه سینزور یابلغاچ، دردکه درمان تابلغاچ، قزل قارا یاصاغان کارخانه‌لر بوُلدیا. کوب یاش یگتلر اولدی، میتلر دنیا طولدی، ناملری باقی بولدی تا قیامت تیدیا. شاکرد، اصطودینت - باری، دارغه آصلغانلری، - سز بو آرسلانلری اونوتماڭز تیدیا. قزغانمادی ماللرن، قربان قیلدی جانلرن، جان بیرگانده شادلانوب، کوله-کوله اولدیا. ایندی کیتدی الگاری زنجیرلانغان تللری، ملتنڭ بلبللری صایراب-صایراب طوردیا. کیتدی حسرت، اَلَملر، ایرکنله‌دی قلملر؛ بولسون کوب-کوب سلاملر روحلرینه تیدیا. ممنون بولسون روحلری، ایزگو بولسون دوخلری؛ بولارنڭ آخ-اوخلری حرّیتنی بیردیا. #منابع #توقای

آباو (ت.) АБАУ ы. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса күргәч туган шатлык, куану, соклану, гаҗәпләнү хисләрен белдерә. آباو، جانییم، کرفگنک، بیرچی مینکا بورتوگن. یر Абау, җаныем, керфегең, Бирче миңа бөртеген. Җыр. 2) Куркып калу, кот очу, шомлану, шөбһәләнү, аптырау, көтелмәгән хәлгә шаккату хисләрен белдерә. آباو، خدایم. ق. ناصری Абау, Ходаем. К. Насыйри. 3) Ачулану, тиргәү, шелтәләү, нәфрәтләнүне белдерә. آباو، نورسز، - دیب مغرداندی قارچق، - سین نرسه، ألا کشیگه یونلاب سوز قاته بلمایسنکمی؟ م. مهدییف Абау, норсыз, - дип мыгырданды карчык, - син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? М. Мәһдиев. آباولامق (ت.) АБАУЛАМАК ф.  Сөйләмендә "абау" сүзен еш кабатлап тору. عبد القیوم عبد النصیر اوغلی. لهجهٔ تاتاری. جلد اوّل. - قزان، 1895 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. #لغات

Кайбер сүз ясагыч кушымчаларның язылышы -چی чы/-че- اوقوچی укучы اشچی эшче -لق лык- آشلق ашлык -لك лек- درسلك дәреслек -داش даш/-дәш/-таш/-тәш- آولداش авылдаш قارداش кардәш صنفداش сыйныфташ ایبداش иптәш -لی лы/-ле- آطلی атлы ییرلی җирле اوقومشلی укымышлы استرخانلی әстерханлы -سز сыз/-сез- آطسز атсыз ییرسز җирсез -غچ гыч- بوزغچ бозгыч -گچ -геч بترگچ бетергеч -قچ -кыч اوچقچ очкыч -کچ -кеч ایس کیتکچ искиткеч -ش ыш/-еш- آلش-بیرش алыш-биреш کرش кереш چغش чыгыш -و у/-ү- کرو керү چغو чыгу -ما ма- یازما язма -مه мә- بلشمه белешмә -م ым/-ем- آلم алым کرم керем #قواعد

صو بویلاب (خلق یری) ایدل بیت اول، تیران بیت اول، تیران بیت اول، کیڭ بیت اول شول، تیران بیت اول، کیڭ بیت اول. قاراڭغی تون، بولوطلی کون، بز آیرولغان کون بیت اول. قاراڭغی تون، بولوطلی کون، بز آیرولغان کون بیت اول. ایدل بیت اول بیک مول یلغا، اول بیت دیڭگزگه کیته شول، اول بیت دیڭگزگه کیته. آققان صولر، ایسکان ییللر یوراگمنی ییلکوته، آققان صولر، ایسکان ییللر یوراگمنی ییلکوته. ایدل بویلرینه بارسام، آیتور ایدم ایدلگه شول، آیتور ایدم ایدلگه: «مینم قایغولرمنی ده ایلتوب صال دیب دیڭگزگه. مینم قایغولرمنی ده ایلتوب صال دیب دیڭگزگه». Су буйлап (Халык җыры) Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул, Тирән бит ул киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн, Без аерылган көн бит ул. Караңгы төн болытлы көн, Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул, Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Аккан сулар искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, Әйтер идем Иделгә шул, Әйтер идем Иделгә: «Минем кайгыларымны да Илтеп сал дип диңгезгә. Минем кайгыларымны да Илтеп сал дип диңгезгә». #منابع

Мәсәлән, ایذگو (изге) сүзенең ни өчен ذ (зәл, сакау з) хәрефе белән язылганын беләсезме? Xlll - XlV гасырларда Алтын Урда әдәби телендә хәзерге телебезнең сүз уртасындагы "й" авазы урынына "сакау з" авазы кулланылган, соңрак ул сүзләрдәге сакау "з" авазы "й" авазына күчеп, соңгы иҗектәге "у/ү" авазы "о/ө" һәм "ы/е" авазына күчеп, алар безгә таныш рәвештә әйтелә башлаганнар: о قوذوغ (козуг) > قویو (койо/койы); о قاذغو (казгу) > قایغو (кайгу/кайгы); о ایذگو (изгү) > ایگو (и[й]гү/и[й]ге), һ.б. "И[й]ге" тамырыннан безгә таныш "игелек" сүзе, төрек телендәге "iyi" ("яхшы") сүзе һәм, кайбер фаразларга караганда, бездәге "әйе" сүзе барлыкка килгән. Ләкин шушы сүзнең "изгү/изге" дигән архаик варианты да, язылышы белән бергә, телебездә сакланып калган. Иске имлабыздагы "изге" сүзенең язылышын фарсы телендәге گذشتن "гөзәштән" (үтәргә, кичәргә) сүзе белән чагыштырырга була. Кайчандыр фарсы телендә дә сүз уртасында сакау з авазы булган, аны белдерер өчен ذ хәрефен кулланганнар. Соңрак ул кайбер сүзләрдә د (д), кайбер сүзләрдә ز (з) авазына күчкән, ләкин нәкъ گذشتن сүзенең иске язылышын иранлылар саклап калганнар.

«Нигә кирәк соң бу чыгармалар? Алардан башка гына булмыймыни?», - дигән сорауларны бирүчеләр бар. Беренчедән, чыгармалар һәрбер орфографик системада бар, бу - котылгысыз күренеш. Борынгыдан килгән телләр өчен чыгармалар аеруча хас. Телләр һәм язылыш кагыйдәләре заман үтү белән үзгәрә, ләкин кайбер сүзләрнең язылышы ниндидер сәбәпләр аркасында үзгәрми, "катып" кала. Элек-электән килгән язма системаларындагы чыгармаларны борынгы затлы әйбердәге [беренче карашка функциональ булмаган] бизәкләргә тиңләп була. Ләкин ул бизәкләр беренче карашка гына функциональ түгел. Икенчедән, классик имлабызда чыгармалар әллә ни күп түгел. Өченчедән, иске имладагы һәр чыгарманың диярлек үз тарихы бар.

Чыгармалар: 1. о و хәрефенең сүз ахырында -ы/-е дип укыла торган сүзләр: ایذگو - изгеه بیلگو - билгеه قایغو - кайгыه انجو - энҗеه یوقو - йокыه قویو - коеه اولو - олыه طولو - тулыه یومرو - йомрыه 2. о آ (әлиф-мәдд)нең "ә" авазын белдерүе: آیتمك - әйтмәкه #استثنائات

Бәхәсләргә сәбәпче була алырлык тагын бер мәсьәлә - «җ» хәрефенә башлана торган төрки асыллы сүзләрдә беренче авазның ج (җ) йә ی (й) хәрефе ярдәмендә бирелүе. Иске төрки-мөселман әдәби телләренең бөтенесендә диярлек - Алтын Урда, чагатай, госманлы төрки телләрендә - төрки сүзләр "й"дан башланган һәм бу авазы, табигый, ی хәрефе ярдәмендә белдерелгән: یدی йиде ییل йил یر (җыр) йыр یایه (җәя) йайа یایاو (җәяү) йайаw һ.б. Казан татарчасында, казак һәм кыргыз телләрендә төрки сүзләрдәге беренче "й" авазы "җ" авазына күчсә дә, язуда ی (й) хәрефен куллану дәвам иткән. Иске әдәби язылышның инерциясе шулкадәр көчле була ки, хәтта 1920 нче елларда да татар телчеләре арасында төрки сүзләрдә сүз башында җ хәрефен куллануга каршы чыгучылар булган. Эзлеклелек принцибын саклау өчен классик имлабызда элекке язылышны куллану муафыйк күрелә. Шуның белән бергә ул сүзләрнең әйтелеше хәзергечә кала ала. Калын һәм нечкә авазларны аерыр өчен беренче очракта бер ی, икенче очракта рәттән ике ی кулланырга тәкъдим ителә: ه(йыл) یل - (йил/җил) ییل ه(йыр/җыр) یر - (йир/җир) ییر һ.б. #قواعد

اویول یلغاسی اویول (تاتار هم باشقورت خلق یری) اَرَمه‌گه کرسه‌م، اولَن سیرَک، صحرالرغه چیقسه‌م، ییر ییلاک؛ اچمده گنه مینم اوطل
اویول یلغاسی اویول (تاتار هم باشقورت خلق یری) اَرَمه‌گه کرسه‌م، اولَن سیرَک، صحرالرغه چیقسه‌م، ییر ییلاک؛ اچمده گنه مینم اوطلر یانه، نیک ییلکونه ایکان بو یورَک؟ آی های غنه دیوب بر قچقرسه‌م، یاکغرایدر قیا طاشلری؛ تابولماغان دنیا مالی اوچون قاکغرایدر یگت باشلری. آرسلان لا کییک ای آلدرماس، قارشوسنده بییک طاو بولسه؛ یگت ده گنه کشی هیچ قایغورماس، عزیز باشی آننک صاو بولسه. Уел (татар һәм башкорт халык җыры) Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк, Сахраларга чыксам, җир җиләк; Эчемдә генә минем утлар яна, Ник җилкенә икән бу йөрәк? Ай-һай гына диеп бер кычкырсам, Яңгырыйдыр кыя ташлары; Табылмаган дөнья малы өчен Каңгырыйдыр егет башлары. Арыслан ла киек, ай, алдырмас, Каршысында биек тау булса; Егет тә генә кеше һич кайгырмас, Газиз башы аның сау булса. #منابع

Бу гамәли яктан уңайлы булу белән бергә тарихи җәһәттән дә дөрес, чөнки хәзерге башкорт әдәби телендә һәм кайбер татар диалектларында кулланылган -ай (ای-) формасы беренчел, татар әдәби телендәге -ый (ی-) шәкеле исә соңрак барлыкка килә. Һәр ике форма 1910 нчы еллар ахырына кадәр матбугатыбызда параллель кулланылган. Бүгенге көндә ای- формасын кабул итүнең тагын бер файдасы бар: ул татар һәм башкорт телләренең язуда булса да беркадәр якынаюларына хезмәт итәчәк. Телләрнең якынаюы исә һәм татар, һәм башкорт теле өчен замана сынауларына каршы торуны җиңеләйтәчәк.

Беркадәр кыенлыкны тудыра ала торган тагын бер кушымча: -мы/-ме сорау кушымчасы. Классик язуыбызда ул می дип бирелгән очракта, аны юклыктагы хәзерге заман өченче зат берлек сан фигыле белән бутарга мөмкин: алмы (آلمی) - алмый (آلمی) ашмы (آشمی) - ашмый (آشمی) ятмы (یاتمی) - ятмый (یاتمی). Шуңа күрә бу очракта да юклыктагы хәзерге заман өченче зат берлек сан фигыле кушымчасын әлеге дә баягы ای- формасында бирү муафыйк күрелә: алмы (آلمی) - алмый (آلمای) ашмы (آشمی) - ашмый (آشمای) ятмы (یاتمی) - ятмый (یاتمای). #قواعد

Классик язуыбызның имла кагыйдәләрен тәртипкә салганда аның кайбер үзенчәлекләрен исәпкә алу зарур. Шуларның берсе: хәзерге татар әдәби телендәге -ы белән -ый кушымчаларының иске имлада бертөрле итеп бирелеше: яңгыры (یاڭغری) - яңгырый (یاڭغری) ашы (آشی) - ашый (آشی) алды (آلدی) - алдый (آلدی) ялы (یالی) - ялый (یالی). Телне яхшы белгән кеше өчен төгәл мәгънәсе һәм әйтелеше контексттан аңлашылса да, кайвакыт ике мәгънәлелек барлыкка китерә алачак, тел дәресләрендә исә һичшиксез кыенлык тудырачак. Бу мәсьәләне хәзерге заман өченче зат фигыльне белдерүче -ый кушымчасын классик язуда ای- аша белдереп хәл итеп булачак: яңгыры (یاڭغری) - яңгырый (یاڭغرای) ашы (آشی) - ашый (آشای) алды (آلدی) - алдый (آلدای) ялы (یالی) - ялый (یالای). #قواعد

Иске имлабыз хәзинәләре.

Repost from Dr. Bormotucher
Шушы җыентыкның бер өлешендә (396-527 битләрендә) татарча язылган чыганакларның урнаштырылуы (шивәләренең фәндә намәгълүм "ча
+4
Шушы җыентыкның бер өлешендә (396-527 битләрендә) татарча язылган чыганакларның урнаштырылуы (шивәләренең фәндә намәгълүм "чагатай-татар теле" дип күрсәтелүенә һәм гарәби язулы текстның компта аннан-моннанрак җыелган булуына карамастан) аның шөбһәсез өстенлекләреннән берсе булып тора.

Битләрне актарырга теләүчеләр өчен беренче 35 бите (~35%) PDF файл буларак беркетелде

Балагызны шушындый әлифба буенча ана телендә укырга-язарга өйрәтер идегезме?
+4
Балагызны шушындый әлифба буенча ана телендә укырга-язарга өйрәтер идегезме?

رسمده شام شریف (دمشق) شهری‌ننک ۲۰نچی عصر باشی عمومی کورنشی شام شریف (خلق جری) شام شریفکای دیگان قالاده کیچ اخشامسز قابقالر یا
رسمده شام شریف (دمشق) شهری‌ننک ۲۰نچی عصر باشی عمومی کورنشی شام شریف (خلق جری) شام شریفکای دیگان قالاده کیچ اخشامسز قابقالر یابولمی. اوتکان گنه عمر، قالغان خاطر صاتوب آلام دیسانک ده تابولمی. مندم طورات بیلینه چقدم گیرمان ییرینه. گیرمان ییری تیگز ایکان بزننک بخت کینک ایکان. خوش بولنکز توغانلرم بز کیته‌مز ایرته‌گه. بز کیتماس ایدک ایرته‌گه گیرمان تیدی تنکه‌گه. ایرته طوردم ایرته دیب ایرته اذان آیته دیب. اذان آیته، مین یغلیم باشم ییراق کیته دیب. گیرمانیه ییرلرینه تارماق-تارماق تال اوسکان. عزیز باشم، زیفا بویم گیرمانلر اوچون اوسکان. Шам Шәрифкәй дигән калада Кич-ахшамсыз капкалар ябылмый. Үткән генә гомер, калган хәтер Сатып алам дисәң дә, табылмый. Мендем турат биленә, Чыктым Герман җиренә. Герман җире тигез икән, Безнең бәхет киң икән. Хуш булыгыз, туганнарым, Без китәбез иртәгә. Без китмәс идек иртәгә, Герман тиде теңкәгә. Иртә тордым иртә дип, Иртә азан әйтә дип. Азан әйтә, мин елыйм Башым ерак китә дип. Германия җирләренә Тармак-тармак тал үскән Газиз башым, зифа буем Германнар өчен үскән. #منابع

photo content