en
Feedback
املا Имла

املا Имла

Open in Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
256
Subscribers
+224 hours
+57 days
+1330 days
Posts Archive
Гарәп һәм фарсы телләренең, лексикадан башка, безгә иң кирәкле элементлары: фарсы изафәсе белән гарәп теленең тугыз бап масдары, исм-е фагыйле һәм исм-е мәфгуле. Аларны Мирза Мәхмүтов төзегән грамматик белешмәдән өйрәнеп була.

Repost from Dr. Bormotucher
Гарәп, фарсы, иске татар телләреннән хәзерге татар теленә тәрҗемә иткәндә бик күп мәгънә төсмерләре югала. Шуңа күрә иске язмаларны хәзерге татарчага тәрҗемә итү белән беррәттән аларны укып аңлый торган кешеләр даирәсен киңәйтү мәслихәт. Мәдәни кеше хөкемендә йөрисе килгән татар - дин тотса да, дәһри (атеист) булса да - ана теленнән башка гарәп вә фарсы телләренең иң гади нигезләрен һәм дин әсасларын белергә тиеш. Ул вакытта гына татар теленең һәм мәдәниятенең киләчәге өметле булачак, иншалла. https://t.me/dr_bormotucher/2404

Орфография төзүдәге принциплар турында. Болар да кирәкле мәгълүмат. Фонетик принципны алга сөрүче латинчы һәм кирилчылардан а
+3
Орфография төзүдәге принциплар турында. Болар да кирәкле мәгълүмат. Фонетик принципны алга сөрүче латинчы һәм кирилчылардан аермалы буларак, классик имлачылар өчен барлык принциплар бертигез әһәмияткә ия.

https://boosty.to/sehifelerimiz - иганәче булып ярдәм итү https://t.me/sehifeleribiz - каналыбыз

Хәлиф ага Курбатов китабында 19 йөз ахыры - 20 йөз башы мәгърифәтче һәм мөгаллимнәренең классик имлабызны камилләштерү мәсьәл
+9
Хәлиф ага Курбатов китабында 19 йөз ахыры - 20 йөз башы мәгърифәтче һәм мөгаллимнәренең классик имлабызны камилләштерү мәсьәләсендәге бәхәсләренә караган мәгълүмат.

طاتلی ایرنلر موضوعن (تیماسن) دوام ایتوب موسی جلیل شعرین تقدیم ایته‌مز: یییوب قردن بورلوگان کیلگان ایرکام بر گنه‌م ا مین آنکا سویوومنی بلدره‌لمی تیلموره‌م قوناق ایته گل گنه‌م مینی بورلوگان بلان بلمای لکن ایرنلری اینک اولگورگان بورلوگان Җыеп кырдан бөрлегән, Килгән иркәм, бер генәм, Ә мин аңа сөюемне Белдерәлми тилмерәм. Кунак итә гөл генәм Мине бөрлегән белән, Белми ләкин - иреннәре Ин өлгергән бөрлегән. #منابع #جلیل

Чагатай ләһҗәсендә/телендә максатны белдерүче غالی/-گالی- (-галы/-гәле) дигән фигыль кушымчасы булган, госманлы ләһҗәсендә/телендә тиешлелекне белдерүче ملی- (-малы/-мәле) дигән фигыль кушымчасы булган. Кайбер диалектларыбызда бар бугай андыйлар. Шуларны әдәби телебезгә алсак, начар булмас иде шикелле: تاشکندکه بارغالی بیلیت آلدم Ташкәнткә баргалы билет алдым (Ташкәнткә барырга дип билет алдым). بز قایتشلای کیبتکه کرملی Без кайтышлый кибеткә кермәле (Без кайтышлый кибеткә керергә тиеш). #قواعد

Кайбер чагатай тоюглары әдәби татар әйтелеше белән укылганда, алардагы сүз уйнату сизелми кала. Галишир Нәваиның түбәндәге тоюгы шундыйлардан. Аны чагатай әйтелеше белән укырга тырыштык*. یا رب اول شهد و شکر یالب مودور یا مگر شهد و شکر یا لب مودور جانیمه پیوسته ناوک آتغالی غمزه اوقین قاشیغه یالب مودور Йа Рабб, ул шӘhд-ү шәкәр йалапмудур? Йа мәгәр шӘhд-ү шәкәр, йа ләбмүдүр? Җаныма пәйвәстә навәк атгалы Гамзә укын кашыга йаллапмудур? (Ул бал белән шикәр ялаганмы икән? Әллә бу бал белән шикәрме, юкса ләбеме** икән? Җаныма бертуктаусыз ук атарга дип Кашына гыйшык укларын яллаганмы икән?) Бу тоюгның имласы (орфографиясе) кытыршырак булса да (беренче юлда "ялап" сүзе یالاب дип, соңгы юлда "яллап" сүзе یاللاب дип язылырга тиеш иде шикелле), тәҗнисе (сүзләр уены) мөкәммәл. * Миңа калса, "ла" иҗегенең Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Башкортстан якларындагы йомшартыбрак әйтелеше аның чагатай һәм бүгенге үзбәк телләрендәге әйтелешенә шактый якын. **Ләбе (фарсыча) - ирене. #منابع #چغتایچه #تویوغلر #نوائی

"Сентябрь урталарында Оренбургка килгәч тә, иң элекке форсатымда шул китапны моталәга итәргә башладым. ВакЫйган китап гаять г
"Сентябрь урталарында Оренбургка килгәч тә, иң элекке форсатымда шул китапны моталәга итәргә башладым. ВакЫйган китап гаять гүзәл, гаять тә мөфид, калебләргә хотур ителеп тә, тәгъбиреннән телләр гаҗиз калган бик күп мәсьәләләрне эченә алган. Башыннан ахырына кадәр рух өчен хакыйкый газа булган маддәләрне җамигъ, гаять нәфис бер китап булуына канәгать иттем" (Закир Аюханов, 1915 ел). Сүзлекчә: Моталәга итәргә - укып өйрәнергә; ВакЫйган - чыннан да; Мөфид - файдалы; Калебләргә хотур ителеп - күңелләргә уелып; Рух өчен хакыйкый газа булган маддәләрне җамигъ - рух өчен чын азык булган темаларны эченә алган; Канәгать иттем - инандым. Татар әдәби теле мондыйрак рәвешкә китерелсә, "татар теленең югалткан сүз байлыгын, теле һәм әдәбиятының милли колориты белән бәйле аның синонимикасын, идиоматик тәгъбирләрен кире кайтару һәм торгызу" юнәлешендә җитди бер адым булыр иде. Мәсәлән, әлеге гыйбарәдә кулланылган гарәп-фарсы сүзләре автор фикерен төгәлрәк белдерергә мөмкинлек биргәннәр.

Repost from Dr. Bormotucher
Соңгы ярты гасыр эчендә (1940 нчы еллар башыннан) элек киң күләмдә кулланылган гарәп-фарсы сүзләренең күпчелеге татар теленең үз сүзләре, рус һәм интернациональ сүзләр белән алыштырылдылар. Татар теленә бик кирәкле булган меңләгән сүз һәм сүз тезмәләре алып ташланды. Әдәби телебезнең үсешендә мондый үзгәреш эзлеклелек принцибын жимерде, телне ярлыландырды, ул чор әдәбиятын укуда зур гына читенлек тудыру гына түгел, кешенең хәтта фикерләү сәләтенә дә тискәре йогынтысы булды шикелле. Татар теленең югалткан сүз байлыгын, теле һәм әдәбиятының милли колориты белән бәйле аның синонимикасын, идиоматик тәгъбирләрен кире кайтару һәм торгызу өчен күп еллар тырышлык күрсәтергә кирәк булыр.
Мирза Мәхмүтов. Төзүчедән // Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (Татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). Казан, 1993. С. 6.

میلتیق انداز (ت.) МЫЛТЫК-ӘНДАЗ и. Стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри). Җөмлә урыс падишаһы Ба
میلتیق انداز (ت.) МЫЛТЫК-ӘНДАЗ и. Стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри). Җөмлә урыс падишаһы Барис Фидыравичның хөкеме ярлыгы белән уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт вә сәясәт белән кул кушырып торыр (Кадыйргали бик). ("Барлык урыс падишаһы Борис Федорович [Годунов]ның хөкеме ярлыгы белән, уңында-сулында бөек карачы бәкләре утырып, юл-юл, урам-урам мылтыкчылар (стрелецлар) вәкарь һәм тәртип белән кул кушырып торалар"). #لغات

Мылтык-әндаз (میلتیق انداز) - стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри). Җөмлә урыс падишаһы Барис
Мылтык-әндаз (میلتیق انداز) - стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри). Җөмлә урыс падишаһы Барис Фидыравичның хөкеме ярлыгы белән уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт вә сәясәт белән кул кушырып торыр. "Барлык урыс падишаһы Борис Федорович [Годунов]ның хөкеме ярлыгы белән, уңында-сулында бөек карачы бәкләре утырып, юл-юл, урам-урам мылтыкчылар (стрелецлар) вәкарь һәм тәртип белән кул кушырып торалар". Кадыйргали бик. [Җамигыт-тәварих] #لغات

Repost from N/a
Лет 15 назад один из татарских интеллектуалов не без некоторого бахвальства заявил, мол, "татары в любой непонятной ситуации строят государство". Оставим в стороне тот факт, что для себя они на сегодня особо ничего не построили, и отметим, что доля истины в его словах все-таки есть: на государственной и военной службе России и ряда других государств (например, Турции) татарский элемент действительно был довольно заметным. В дореволюционное время образованные татары в основном являлись представителями исламского духовенства, купечества, нарождающейся светской интеллигенции (учителя), редко – бюрократами низшего звена. В советское время среди татар появилось немало представителей научной и творческой интеллигенции, управленцев низшего и среднего звена. Во всех этих случаях деятельность татар была связана с письмом, канцелярским ремеслом. Еще в средневековье термин "татарин", помимо этнополитического значения, приобрел значение "служилый человек мусульманского вероисповедания" (в России 15-18 вв. они так и назывались "служилыми татарами"). В этой связи примечательным (символичным?) выглядит тот случайный факт, что секретаря Чингиз-хана, научившего кочевников-монголов грамоте, наставника ханских детей, звали Татар Тонгá («Тататунга» в китайской транскрипции). Он был уйгуром, служившим найманским ханам, после разгрома последнего из которых Чингиз-ханом перешел на службу к монголам. Словом, татары в качестве служилого сословия, коммерсантов и интеллектуалов принесли немало пользы правительствам, которым служили. Однако высокая адаптивность (и в хорошем, и в плохом смысле) наряду с отсутствием давно утраченной клановой (родоплеменной) структуры затрудняют самоорганизацию татар и открывают врата ассимиляции. Татар (особенно волго-уральских) правильнее отождествлять не с суровыми монгольскими воинами и военачальниками Чингиз-хана, а с хитроумными уйгурскими или мусульманскими грамотеями-чиновниками и купцами на службе монгольских правителей 13 в. С тех пор татары верой и правдой служили разным правителям и государствам, куда их забрасывала судьба – чингизидам, османским халифам, русским и польско-литовским государям, Советскому государству, Турецкой и Финляндской Республике. Они в целом показали себя эффективным инструментом. Однако инструмент сам по себе – бессубъектен. После вхождения в состав России татары занимали (и занимают ныне) примерно ту же нишу, что и армяне в Османской империи до 20 в. #تفکر #نیگه‌ـ‌روسچه

Repost from Dr. Bormotucher
Идел буенда хатын-кызларга махсус эшләнгән бу нәфис затның hәр ярымында хуҗасына ике юллык изге теләк язылган: عدولار پایمال
Идел буенда хатын-кызларга махсус эшләнгән бу нәфис затның hәр ярымында хуҗасына ике юллык изге теләк язылган: عدولار پایمال اولسون یولنکده یوکرسون قل‌لارتیک Гадулар паймал улсын, Юлыңда йөгерсен коллартик (Дошманнар ким-хур булсын, Юлыңда коллардай йөгерсен). Чыганагы: https://t.me/efr14441444/43

Гарәп имласындагы ядкярләребезнең гарәп имласында хәзерләнгән тәнкыйди басмалары дөнья күрсә дөрес булыр иде.

(147а кәгазе) Дастан-ы Хаҗигәрәй хан бин-е Дәлүк Кыяс олан(1) бин-е Дәүләтхуҗа олан бин-е Таштимер олан бин-е Тимерхуҗа олан бин-е Каракотас Күбәчәк олан. Хаҗигәрәй ханның агасы Җангәрәй солтанны(2) коңрат бикләре(3) үлтергәндин соң Хаҗигәрәй солтан кечек икәндер. Качып йөреп Чагырган байга ялга кереп(4) йөрегәндә, бикләр үз араларында бере берен олылаша алмай, Хаҗигәрәй солтанны эзләп табып хан ясадылар сәнә-и 956 җөмадиел-ахир аенда(5). Солтан илендә(6) Солтангали угылы Колчура башлык(7) [бер ун кеше](8), Упмас иленең Балтач бай [башлык] бер ун кеше, Кәче иленең Кошай оста [башлык] бер ун кеше, || (147б кәгазе) Сәрдә иле Колгали(9) бай [башлык] бер ун кеше, Чыпчык иленең Ямгырчы белә Кызылкорт [башлык] бер ун кеше, Шәпше иленең Җанчура бик [башлык] бер ун кеше, Вәнәтә иле белән Норма иленең Колорыс дагы Галикә [башлык] бер ун кеше, Шәехзадә иленең Колыш мирза [башлык] бер ун кеше дагы бер ун [кеше] Акчура [башлык], Түртөйле [иленең] Кибәк чирмеш, Мөхәммәд бик [башлык] илле кеше тәкле бер ун кеше, Иске йортның Ядкяр бай, Касыймсәед бай [башлык] бер ун кеше, Карадәүләт иленең Кунак оста [башлык] бер ун кеше, Хәерби иленең Бәхшәндә хафиз [башлык] бер ун кеше, Карагайшәнең Түшәнәк [башлык] бер ун кеше, Тимерче иленең Оста угылы Нугай [башлык] бер ун кеше. Бу кемирсәләр(10) Хаҗигәрәй ханны падишаһлыкка алып килеп хан ясадылар. Тәмам. (1)Олан - оглан, бала. Биредә "Чыңгыз хан нәселеннән бер ир-ат" мәгънәсендә. (2)Солтан - Алтын Урдада һәм төрки-татар дәүләтләрендә "солтан" дип хан балаларын йөрткәннәр. (3)Коңрат бикләре - коңрат кабиләсе бәкләре (башлыклары). (4)Ялга кереп - ялланып. (5)Сәнә-и 956 җөмадиел-ахир аенда - һиҗри 956 елның җөмадиел ахир ае 1549 елның июль аена туры килгән. Шушы дастанда ике вакыйга кушылганга охшый: 1445 елда Олуг Мөхәммәд хан вафатыннан соң Казан тәхетенә Хаҗигәрәй ханның чакырылуы (яки аңардан Казанга хан сорау) һәм Казан хөкемдары Сафагәрәй ханның 1549 елда вафатыннан соң Кырымнан яңа хан чакыру вакыйгалары. (6)Солтан илендә - Солтан авылында. Идел-Урал буйларында яшәгән мөселманнар телендә "ил" сүзенең "авыл" мәгънәсе XIX гасырга кадәр сакланган. (7)Башлык - башлы, җитәкчелегендә (Фәлән башлык ун кеше - Фәлән җитәкчелегендә ун кеше). (8)Биредә һәм алга таба шакмак җәяләр эчендәге сүзләр безнең тарафтан өстәлде. (9)Чыганакта: Колыгали. (10)Кемирсәләр - кемсәләр. #منابع

Олуг Мөхәммәд ханның һәм Хаҗигәрәй ханның якын туганлыгы аркасында, алар дөньядан китеп баргач та, Кырым һәм Казан ханлыклары
+1
Олуг Мөхәммәд ханның һәм Хаҗигәрәй ханның якын туганлыгы аркасында, алар дөньядан китеп баргач та, Кырым һәм Казан ханлыклары бер-берсенә бик якын булганнар. Шул дәрәҗәдә ки, Кырым ханлыгына нигез салучы Хаҗигәрәй ханның (1440 нчы еллар башы - 1466) Олуг Мөхәммәд хан вафатыннан соң (1445) Казан тәхетенә, ә Олуг Мөхәммәд ханның оныгы, Казан хөкемдары Ибраһим ханның (1467-1479) Хаҗигәрәй хан вафатыннан соң Кырым тәхетенә утыруының вакыйгый (реаль) ихтималы булган. Ибраһим хан ике ай чамасы Кырым тәхетендә утырып та алган, диләр. Рәсемдә: Кадыйргали бикнең 1602 елда язылган тарихнамәсендә Хаҗигәрәйнең ил агалары тарафыннан мөхтәмәлән Казан тәхетенә чакырылуы турында дастан (Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультеты китапханәсе, Ms.O. 59, кәгазь 147). Чыганакта Казан тирәсендәге авыллар телгә алына. #منابع

Чагатай һәм татар имлаларының кайбер үзенчәлекләре Чагатай имласында язылган текст:
برکا وقت تیز اوزا، آیرلغاچ آقرین، بیلیب بولمای عمر آخرین. سینسز کوب کون‌لار اوزدی، باغچه‌دا گل‌لار سولدی، کونکول‌لارم آچیغ ساغش‌غه تولدی(*)
(*)Шушы җырның беренче юллары. Госманлы имласы тәэсирендә эшкәртелгән ХХ йөз башы татар имласында язылган текст:
برگه وقت تیز اوزا، آیرلغاچ آقرین، بلوب بولمای عمر آخرین. سینسز کوب کونلر اوزدی، باغچه‌ده گللر صولدی، کوڭللرم آچی صاغشقه طولدی.
Чагатай имласының төп үзенчәлекләре: 1) кушымчалар еш кына тамырдан аерым языла: کون‌لار - көннәр ساغش‌غه - сагышка 2) төрки сүзләрдә "с" һәм "т" авазлары, каты йә йомшак әйтелешле булуларына карамастан, س һәм ت хәрефләре белән генә биреләләр (سولدی (госманлыча صولدی) сулды, تولدی (госманлыча طولدی) тулды); 3) -да/-дә/-та/-тә урын-вакыт килеше кушымчасында "а" һәм "ә" авазлары һа-и рәсмия (ه) белән түгел, әлиф (ا) белән бирелә (دا); 4) -гә/-кә юнәлеш килеш кушымчасы کا дип бирелә; 5) -лар/-ләр күплек кушымчасы لار дип бирелә. Хәзерге татар теле өчен ХХ йөз башы татар имласы күбрәк яраклаштырылган. Ләкин запас вариант буларак чагатай имласын да күз уңында тотабыз, чөнки ул тирән тарихлы һәм үзенчә җазибәле (шармы булган) бер имла. #قواعد #چغتایچه

Repost from N/a
photo content

Repost from Dr. Bormotucher
18 йөз ахыры - 20 йөз башы Мәхкәмә-и Шәргыя-и Оренбургия сәнәдләрендә (документларында) бүгенге телебезне дә бизәрлек хикмәтле истыйлахлар (терминнар) һәм гыйбарәләр очрый. Менә күземә чалынган берничәсе: о ته‌تیل тәтел - бәйнә-бәйнә (?). صونکنده اوشبو حال نی ته تیل خلق مزغه هم فولصنوی پرافولینیه غه معلوم قلدوم Соңында ошбу хәлне тәтел халкымызга һәм вулуснуй правлинияга мәгълүм кылдым (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7196, л. 33 об., 33). Башкорт телендә "ихлас сөйләргә яратучы" мәгънәсен белдергән "тәтелбай" сүзе бар, "тәтел"нең тамырдашы түгелме икән? о بتمک бетмәк - кабул итмәү (?). о منم ضرریمه شاهدلرگه بتمایمن Минем зарарыма шаһидләргә бетмәймен (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7196, л. 37 об., 29 об., 26). о کامللتمک камилләтмәк - тәмамлау, җиренә җиткерү. о و هم بیوردم مذکور پراولینه غه شول اشنی کامل‌لتورغه Вә һәм боердым мәзкүр Правлинага шул эшне камилләтергә (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7492, л. 12 об.). о مامور мәэмүр - уполномоченный. о دخونوی سوبرانیه دان اوکاز ایله مامور احمدولی بولاتف Духовнуй Субраниядан указ илә мәэмүр Әхмәдвәли Булатов (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 9221, л. 16 об.). о توبه باشی түбә башы - авыл старостасы (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 10880, л. 13). о طانمق танмак - инкяр итү, баш тарту. о دیدم اَلّه طاناسنک‌می یا اونوتدنک‌می Дидем: "Әллә танасыңмы я оныттыңмы?" (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 12150, л. 29 об.). Л. З. Будагов сүзлегендә китерелгән аңлатма: 《طانمق (в джагатайском иногда تانکماق) - отрекаться, отрицать, запираться (в показаниях). Казанско-татарское: ایتکان سوزینی طاندی "он отрекся от сказанного"》(Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. Т. 1. Б. 730-731). #ИскеСүзләр #ОнытылганМәгънәләр #لغات