Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 706
Obunachilar
-124 soatlar
-47 kunlar
-1630 kunlar
Postlar arxiv
Җыябыз, җыябыз да ул белемне, шуңа таянып болыннарны юк итәбез, матурлыкны, җанны юк итәбез. Алар урынына ясалма болыннар, ясалма җаннар уйлап табабыз.
Фәүзия Бәйрәмова
Без гел ашыгабыз, җитешмибез, яратып бетермичә дә онытырга тырышабыз, барысын да иртәгәгә калдырабыз. Ә бит "иртәгә" булмаска да мөмкин!..
Күп наданга иярүгә караганда, аз галимгә иярү яхшырак.
Ризаэтдин Фәхретдин
Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул! Хыял кешене яшәтә! Матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул!
Таҗи Гыйззәт
Аллаһның биргәненә шөкер итегез, һәм шул вакытта иң бай кешеләрдән булырсыз.
Вокзал — ашыгучылар иле. Монда бар да вакытлыча, тормыштагы кебек...
Марсель Галиев
Үзебезне яхшы кешеләр һәм фикерләр белән чорнасак, тормыш яхшы якка үзгәрә башлый.
Чын мәхәббәт — бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый.
Франсуа де Ларошфуко
Синең өчен идән генә булган әйбернең кемдер өчен түшәм булуын онытмаска кирәк.
Илгиз Зәйниев
