Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 678
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
-530 أيام
أرشيف المشاركات
Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.
Сиңа таба очучы бер сүз дә үзең турындагы фикерне үзгәртергә тиеш түгел.
Уинстон Черчиль
Ялтыраган — алтын түгел, йөгергән, көлгән, өйнең астын өскә китергән — алтын.
Сиңа ышанучы кешене беркайчан да алдама. Сине алдаган кешегә беркайчан да ышанма.
Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр.
Җәлил хəзрəт Фазлыев
Беркайчан да сабырлыкны югалтма. Сабырлык – барлык ишекләрне ачкан соңгы ачкыч.
Антуан де Сент-Экзюпери
Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла.
Ошо
Иң көчле хис — өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә — бушлык кына.
Ышан: әниең булганда син бәхетле. Дөньяның бернинди байлыгы да, бер кеше дә, зиннәтлелек тә аны алмаштыра алмый.
