Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 678
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
+47 kun
-530 kun
Postlar arxiv
Ышан: әниең булганда син бәхетле. Дөньяның бернинди байлыгы да, бер кеше дә, зиннәтлелек тә аны алмаштыра алмый.
Ышаныч – бик кыйммәтле нәрсә: аны бер тапкыр акламаган кешегә кабат биреп булмый.
Кыз тәрбия кылу угыл тәрбия кылу түгел: угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми.
Гаяз Исхакый
Һәрбер яшәгән көннән гыйбрәт алып, Ходайга рәхмәт әйтеп яшә! Зарланма тормыштан бер дә, ул шундый авыр, катлаулы нәрсә инде. Булганына, барына шөкер итеп яшә!
Беркайчан да кешенең узган гомереннән көлмә, чөнки үз киләчәгеңне син белмисең!
Аллаһы Тәгалә башта кешене сынап карый да, аннан сабыр иткәннәрне юмарт итеп бүләкли.
Кеше белән кеше арасын ике нәрсә боза: берсе — ялган, икенчесе — дөреслек.
Кешегә күпме яхшылык эшләп тә, ул аны күрмәскә, кадерен белмәскә мөмкин. Ә менә әгәр дә ялгышып булса да бер начарлык кылсаң, син инде аңа гомерлек дошман булып кала аласың...
Бөек кешенең ике йөрәге бар: берсе газап чигә, икенчесе өметләнә.
Хәлил Җөбран
Әгәр Аллаһ сине бәхетле итәргә теләсә, иң авыр юл буенча җибәрә. Чөнки бәхеткә җиңел юллар булмый.
