es
Feedback

¡No caigas en manos de tramposos! Telemetrio encuentra y marca estos canales 👉 Si quieres ver la etiqueta, suscríbete

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 678
Suscriptores
Sin datos24 horas
+47 días
-530 días
Archivo de publicaciones
Вакытның әкрен кулы тауларны тигезли. Вольтер

Тыштан кем булуың мөһим түгел, эчтән кем булуың мөһим.

Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.

Көч белән түгел, ныклы фикер белән ал. Биант

Үскәч кенә әти-әни киңәшләренең бәясен аңлый башлыйбыз...

Үзең яхшы булмаганда башкалардан яхшылык көтмә. Заһиреддин Мөхәммәт Бабур

Үтелгән юл шул бүләк инде ул. Стив Джобс

Сиңа таба очучы бер сүз дә үзең турындагы фикерне үзгәртергә тиеш түгел. Уинстон Черчиль

Гомер кичкән җаннар язның тиз узуына әллә ни борчылмый. Гао Ци

Гыйлем акылга канат бирә.

Ялтыраган — алтын түгел, йөгергән, көлгән, өйнең астын өскә китергән — алтын.

😁😆😁 бустлар турында искә төшер — https://t.me/boost/dores_suz

Баланы туган телендә укытмау — милләткә хыянәт. Әнвәр Шәрипов

Сиңа ышанучы кешене беркайчан да алдама. Сине алдаган кешегә беркайчан да ышанма.

Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр. Җәлил хəзрəт Фазлыев

Беркайчан да сабырлыкны югалтма. Сабырлык – барлык ишекләрне ачкан соңгы ачкыч. Антуан де Сент-Экзюпери

Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла. Ошо

Иң көчле хис — өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә — бушлык кына.

Авыр сүзне әйтү җиңел, күтәрү кыен. Рифат Җамал

Ышан: әниең булганда син бәхетле. Дөньяның бернинди байлыгы да, бер кеше дә, зиннәтлелек тә аны алмаштыра алмый.