ru
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Открыть в Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Больше
Страна не указанаКатегория не указана
268
Подписчики
+124 часа
+57 дней
+1530 день
Количество постов

Загрузка данных...

Реакции
Комментарии
Telegram Stars
ТОП постов по

Загрузка данных...

Анализ публикаций
Посты
Динамика просмотров
Казанлылар чәк-чәк манарасын тәнкыйтьләп бетерделәр Казанлылар социаль челтәрләрдә «Казан» гаилә үзәге янында төзелгән һәм Рәсәй рекордлар китабына кертелгән зур чәк-чәк манарасын тәнкыйтьләп бетерделәр. Алар бу корылманың тоташ сын булачагын көткәннәр, әмма татлы манара чәк-чәк брикетларыннан җыелган булып чыкты. Манараны 20нче июль көнне көне буе төзеделәр. Азык-төлек пленкасына белән уралган брикетларны ун метрлы агач кирәч өстенә урнаштырганнар. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 4,5 тонна тәшкил иткән, биеклеге 10 метрдан арткан. Бу «Пятница» телеканалы проекты иде. Проектны Казанның туризмны үстерү комитеты хуплаган. Рекорд билгеләнгәннән соң, десерт кешеләргә таратылган
30207Loading...
Яшь IT-белгеч Нурислам татарча сөйләмне автоматик рәвештә текстка әйләндерә торган сервис эшли. Максаты - бу коралны журналистлар, блогерлар һәм контент авторлары өчен бушлай файдаланырлык итү.  Аңа ярдәм итик: 2-3 минутлык кыска сораштыруны үтеп чыгыйк Сораштыру:  https://docs.google.com/forms/d/1IIYzZ4nc2kUvbIgDJKhNn-zAJQly8Xp5dSQbpwuWkYM
784014Loading...
Бүген Казанда Татарстан киносы кичеcе узачак Бүген Аксенов скверында парк киносы сөючеләр клубы очрашуы булачак. Зур экранда «Татаркино» фондыннан «Әпипә» дигән музыкаль комедия күрсәтеләчәк. Фильмның төп каһарманы Ильдар очраклы рәвештә хатын-кызлар ансамбле «Әпипә» белән Татарстан буйлап гастроль турына чыгып китә. Аны көтелмәгән маҗаралар, кызыклы вакыйгалар, яңа танышулар һәм мәхәббәт көтә. Җиңел комедия сюжеты артында гади кешеләрнең хыяллары, дуслык һәм кичерешләр турында җылы хикәя ята. Фильмда профессиональ булмаган актерлар һәм татар эстрадасының танылган җырчылары - Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова һәм башкалар катнаша. Кино татар телендә урыс субтитрлар белән күрсәтеләчәк 📍 Аксенов скверы  🗓 25 июль  🕗 Башлана 20:00дә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡парк киносы сөючеләр клубы - клуб любителей паркового кино 💡маҗара - приключение 💡кичереш - переживание 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
49106Loading...
Футбол дөнья чемпионаты тәмамланды, ләкин инде бик тиздән Рәсәй премьер-лигасының яңа сезоны старт ала. Шул уңайдан Казанның+8
Футбол дөнья чемпионаты тәмамланды, ләкин инде бик тиздән Рәсәй премьер-лигасының яңа сезоны старт ала. Шул уңайдан Казанның «Рубин» клубы яңа форма тәкъдим итте. Һәм бу форма спонсорлар логотиплары урнаштырылган гади футболкалар гына түгел. Клуб үзенең өч традицион төсен саклап калды: якут, яшел һәм ак. Якут төсе - татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Форманы биш өлешкә бүлгән яшел сызыклар исә шагыйрьнең биш әсәренә сылтау: «Туган тел», «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» һәм «Пар ат». Футболкалар якаларында язылган сүзләр - танылган шигырьнең беренче юллары: «И туган тел, и матур тел». Яшел комплект - Казан шәһәре риваятьләре белән бәйле. Аерым алганда - Кабан күле төбендәге хәзинәләр белән бәйле. Футболкалар якаларында «Республикам минем Татарстан» диеп язылган. Ак комплект исә шәһәрнең төп символы - ак таштан салынган Казан Кирмәне белән бәйләнгән. Клубның тарихы да 1958нче елда, Кирмән диварлары янында башланган диярлек. Футболкалар якаларында язма өчен клуб гимнының беренче юллары сайлап алынган: «Белый Кремль воспарил над горою». Яңа сезонда «Рубин» уены клубның ачык төстәге, матур һәм тирән мәгънәле яңа формасына муафыйк булыр дип өметләнәбез. 26нчы июльдә «Рубин» сезонны үз мәйданында «Краснодар» командасына каршы матчтан башлап җибәрәчәк. Уңышлар телибез! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡якут - рубиновый 💡аерым алганда - в частности 💡ачык төстәге - яркий 💡муафыйк булу - соответствовать 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
1734011Loading...
2028 елга кадәр - тулысынча пилотсыз КАМАЗлар? Пилотсыз КАМАЗлар инде бүген үк Рәсәй юлларында йөри, ләкин һәр машина өчен һаман да оператор-логист күзәтә. Кирәк чакта ул дистанцион рәвештә идарәне үз кулына ала ала - мәсәлән, катлаулы киртәләрне урап узганда яки гадәттән тыш хәлләр вакытында. Киләсе зур адым - кешенең турыдан-туры катнашуын тулысынча бетерү. Проектны 2028 елга кадәр шушы дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелган. Бу бары тик чираттагы «техник яңалык» кына түгел. Монда сүз җәмгыятьнең ясалма фәһемгә карата ышанычлыгы турында да бара: кешеләр кеше контроле булмаган рәвештә дә карарлар кабул итүне ясалма алгоритмнарга тапшырырга риза булырмы? Әгәр мондый күчеш чынлап та гамәлгә ашса, төп казаныш - үзе генә пилотсыз КАМАЗ түгел, ә җәмгыятьнең: «әйе, без әлеге системаларга кеше катнашыннан башка да ышанабыз» дип әйтерлек дәрәҗәгә җиткән ышанычы булачак
63109Loading...
Казанда яңа гастрономик чара старт алды - шәһәрнең кайбер рестораннарында «Татарча» дип аталган татар милли ризыклары фестива+5
Казанда яңа гастрономик чара старт алды - шәһәрнең кайбер рестораннарында «Татарча» дип аталган татар милли ризыклары фестивале башланды Фестиваль 17нче июльдән 31нче июльгә кадәр дәвам итә. Оештыручы - Fine Group. Чарага 12 ресторан кушылды:  «Чирәм», «Авылым», «Аулак», «Ак чынаяк», «Умай», «Әнием», «Татар», «Сказка», «Артель», «Күңел», «Саяр» һәм «Туган авылым».  Фестиваль өчен өлкән пешекчеләр классик милли ризыкларны яңача тәкъдим итәләр: фуа-гралы өчпочмак, чөгендерле кыстыбый, дучмак һәм башка авторлык ашлары. Һәр ресторан өч ризык кергән аерым фестиваль менюсы әзерләгән:  - 1 пешермә; - 1 кабымлык; - 1 төп кайнар ризык.  Фестивальнең кульминациясе 29нче июльдә булачак - Казан Кирмәне яр буе мәйданында ачык һавада зур кичке аш уздырыла. Проектта катнашучы барлык рестораннар да кунаклар өчен бердәм озын өстәл әзерләячәк.  Заманча форматта татар кухнясын татып карарга теләүчеләргә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш ителә 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
802015Loading...
Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩‍🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑‍🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑‍🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? 👩‍🦰🧑‍🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.
660010Loading...
Сөембикә манарасын һәм Казан Кирмәне диварларын ныгытуга 976 миллион сумнан артык акча биреләчәк Сөембикә манарасын ныгыту һә
Сөембикә манарасын һәм Казан Кирмәне диварларын ныгытуга 976 миллион сумнан артык акча биреләчәк Сөембикә манарасын ныгыту һәм яңарту эшләрен 2026нчы елның декабренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Ә Казан Кирмәне диварларының дүрт өлешен - 2027нче елның августына кадәр. Ике проектка бергә 976 миллион сумнан артык акча каралган, дип яза «Бизнес Online» тендер документларына сылтанып. Сөембикә манарасын тикшерү вакытында белгечләр күпсанлы мәсьәләләр ачыкладылар:  - кирпеч корылмаларының җимерелүе һәм җил ашавы;  - ярыклар;  - диварларны ныгыту элементларының тутыгуы;  - агач конструкцияләрнең черүе;  - бизәкләү катламының кубарылуы һәм башка зарарланулар.  Нәтиҗәдә һәйкәлнең техник хәле «чикле күләмдә эшкә яраклы» дип бәяләнгән. Реставрация кысаларында планлаштырылган эшләр:  - диварларны һәм нигезне ныгыту;  - гидроизоляция ясау;  - ватылган кирпечләрне алыштыру;  - металл конструкцияләрне яңарту;  - бинаның фасадын, ярымайны, түбәне, тәрәзәләрне, баскычларны яңарту;  - электр тәэминаты системасын яңарту.  Эшләр өч ай дәвам итәчәк, шуларның бер ае әзерлек этабына туры килә. Манараны яңартуга 130 миллион сумнан артык акча юнәлтелә. Моннан тыш 800 миллион сумга якын Казан Кирмәне пряслолары ныгытуына каралган. Пряслолар ул Казан Кирмәненең XVI-XVII гасырларда төзелгән манаралар арасындагы дивар өлешләре. Яңарту Спас, Көньяк-көнбатыш, Преображенский, Бишпочмаклы, Исемсез һәм Төньяк-көнбатыш манаралары арасындагы диварларга кагылачак. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡ныгыту - укрепление 💡җил ашау - выветривание 💡тутыгу - коррозия 💡бизәкләү катламы - отделка 💡кубарылу - отслоение 💡чикле күләмдә эшкә яраклы - ограниченно работоспособный 💡нигез - фундамент 💡Бишпочмаклы (манара) - Пятигранная (башня) 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
782013Loading...