en
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Open in Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
280
Subscribers
No data24 hours
+17 days
+730 days
Number of Posts

Data loading in progress...

Reactions
Comments
Telegram Stars
TOP posts by

Data loading in progress...

Publication analysis
Posts
Views dynamics
Нәшерләр тупланмасы ➡️Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - ике атналык күзәтү ➡️Театрларга да планнар куела икән ➡️MakSim «Әлдермешкә кайтам әле» җырын җырлый ➡️Казанда мәктәп укучыларына татар, рус, Кавказ, Азия һәм Италия кухнясы ризыклары тәкъдим ителәчәк ➡️Мүнхендагы сөйләшү клубы турында ➡️Екатеринбург шәһәрендә сентябрь аена татар афишасы ➡️«Алтын Минбәр»нең ачылыш тантанасында Гөлназ Шакирова чыгыш ясаган 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
43009Loading...
Кичә Казанда «Алтын Минбәр»ның 22нче Казан халыкара кинофестивале старт алды. Тантаналы ачылыш Галиәсгар Камал исемендәге Тат
Кичә Казанда «Алтын Минбәр»ның 22нче Казан халыкара кинофестивале старт алды.  Тантаналы ачылыш Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Зал тутырып җыелган тамашачылар алдында сәнгать әһелләре чыгыш ясадылар.  Сәхнә бизәге булган мизгелләрнең берсе - җырчы Гөлназ Шакирова («Дышать» проекты) чыгышы булды. Ул Татарстан дәүләт камера хоры белән берлектә халкыбызның яраткан «Ай, былбылым» татар халык җырын башкарды.  🎥 Видео: «Иптәшләр татарлар» каналы 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡минбәр - минбар, трибуна, кафедра 💡әһел - лицо, деятель, представитель 💡камера хоры - камерный хор 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
561013Loading...
Екатеринбург шәһәрендә сентябрь аенда шундый татар чаралары булалар: 5нче сентябрь - Татар инди-музыкасы: Defne иҗаты буенча+5
Екатеринбург шәһәрендә сентябрь аенда шундый татар чаралары булалар: 5нче сентябрь - Татар инди-музыкасы: Defne иҗаты буенча лекция. Лектор Дәринә Гомәрова. Бәя - 300 сум. 6нче сентябрь - Татар мәдәнияте фестивале. Фесииваль «Veer Mall» сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткәрелә. Керү бушлай. 25нче сентябрь - Элвин Грей концерты. Халык иҗаты Сараенда үткәрелә. Бәя: 1300 - 3000 сум. 26нче сентябрь - Әнвәр Нургалиев концерты. Урал халык сәнгатә үзәгендә үткәрелә. Бәя: 1200 - 3000 сум. Сентябрь буена һәм 8нче ноябрьгә хәтле - күн мозаикасы сәнгате күргәзмәсе. Күргәзмә «Дом Поклевских-Козелл» музей-күргәзмә үзәгендә үткәрелә. Керү - 400 сум. Һәр атна саен - татар сөйләшү клубы. «ЯШЕН» татар мәдәни үзәгендә
620011Loading...
Мүнхендагы татар тормышыннан бер күренеш белән бүлешәбез 🇩🇪 Алманиядә дә татарлар үз телен һәм мәдәниятен саклап калырга ты
Мүнхендагы татар тормышыннан бер күренеш белән бүлешәбез 🇩🇪 Алманиядә дә татарлар үз телен һәм мәдәниятен саклап калырга тырышалар. Менә, мәсәлән, Мүнхен шәһәрендә даими эшләп килүче татар сөйләшү клубы бар. Алар көзге-кышкы мәүсимендә түбәндәге көннәрдә җыелалар: 🔸12 сентябрь  🔸10 октябрь  🔸14 ноябрь  🔸12 декабрь  Сөйләшү клубы очрашулары «Bellevue di Monaco» иҗтимагый һәм мәдәният үзәгендә үткәрелә. Очрашулар көндезге 12дә башланалар. Клубта нишлиләр? - Татарча аралашалар  - Яңа сүзләр өйрәнәләр  - Уеннар уйныйлар  - Кызыклы китаплар укыйлар  - Һәм, әлбәттә, чәй эчәләр Игъландагы мәгълүмат буенча - монда татар телен камил белү мөһим түгел, клуб һәркемне кабул итә: кемдер телне яңадан искә төшерә, кемдер баштан ук өйрәнә, кемдер баласын татар мохитенә алып килә. Алманиядә яшәгән татарлар өчен менә шундый клублар - телне һәм милли үзенчәлекне саклауның төп юлларыннан берсе. Чит илдә яшәүчеләр дә татар телен көндәлек тормышларында кулланырга, балаларга тапшырырга тырышалар 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Мүнхен - Мюнхен 💡мәүсим - сезон 💡игълан - объявление 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
621014Loading...
Казан мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән башлап дөнья халыклары ризыкларына багышланган тематик көннәр кертеләчәк Мәктәп укучылар
Казан мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән башлап дөнья халыклары ризыкларына багышланган тематик көннәр кертеләчәк Мәктәп укучыларына татар, рус, Кавказ, Азия һәм итальян кухнясы ризыклары тәкъдим ителәчәк. Туклану департаменты менюга барлыгы 12 яңа ризык өсти. Шул ук вакытта төшке аш бәясе үзгәрми. Ризыкны ирекле сайлап алу 93 сумга төшәчәк, комплекслы туклану өчен 66 сум түләргә кирәк булачак, ә иртәнге аш яки кичке әбәт 45 сум булачак. Шундый акчага туклыклы, тәмле һәм файдалы итеп кайда ашап була әле? Ә менә Казан мәктәпләрендә мөмкин - хәзер инде дөнья кухнялары белән дә! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кичке әбәт - полдник 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
701012Loading...
Җырчы MakSim «Книжный клуб» диеп аталган шоуның яңа чыгарылышында Хәния Фәрхи репертуарыннан легендар «Әлдермешкә кайтам әле»
Җырчы MakSim «Книжный клуб» диеп аталган шоуның яңа чыгарылышында Хәния Фәрхи репертуарыннан легендар «Әлдермешкә кайтам әле» җырының бер өзеген җырлап күрсәтте
732012Loading...
Театрларга да планнар куела икән. Мәсәлән: 🔸Камал театры - 260 млн сум; 🔸М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры - 222,2
Театрларга да планнар куела икән. Мәсәлән: 🔸Камал театры - 260 млн сум; 🔸М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры - 222,2 млн сум; 🔸Тинчурин театры - 128 млн сум; 🔸Качалов театры - 112,9 млн сум Шул ук вакытта, Камал театры буенча кызыклы момент бар - күптән түгел генә Татарстан хөкүмәте әлеге театрда спектакльләр куюны финанслау күләмен 99 млн сумнан 338 млн сумга кадәр арттырды. Димәк, план үтәлгән очракта да театрның үз-үзен тулысынча тәэмин итү дәрәҗәсенә якынаюын аңлатмый: спектакльләрне дәүләт тарафыннан финанслау барыбер йөзләрчә миллион сум күләмендә калачак 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
750010Loading...
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - ике атналык күзәтү 1️⃣Рәсәйлеләрнең һиҗрәткә (чит илгә күчеп китүгә) кызыксыну- лары 1,7 тапкырга арткан. Төп сәбәпләр: сәфәрберлектән курку һәм чит ил сервисларының тыелуы. Күченү өчен иң еш сайланган илләр: Сербия 🇷🇸, Әрмәнстан 🇦🇲, Гөрҗистан 🇬🇪 2️⃣Хакимият рәсәйлеләрне балтырган🍀 куаклыклары өчен гәепли. Һәр ел саен Рәсәйдә 22-27 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен балтырган баса. Балтырган басу йөззурлыгы кимеми, чөнки җир хуҗалары балтырган белән көрәшү өчен комплекслы чаралар кертмиләр, диеп билгеләделәр Рәсәй авыл хуҗалыгы нәзарәтендә 3️⃣Төмән өлкәсе кешеләре көрән аюлар 🐻 хөҗүменә зарланалар. Хайваннар авылда күренеп калалар гына түгел, ә инде кешеләрнең капкаларына хәтле килә башлаганнар. 112 номерына шалтыратулар нәтиҗә бирми: хезмәт килми, тик аюны телефоннан гына тасвирларга кушалар. Халык хакимияттән аучыларга аюларны атарга рөхсәт бирүне таләп ит 4️⃣Рәсәй чит ил җырчыларына 🎤 ишек япмый, тик нацизм идеологиясенең тарафдарлары өчен генә яба, диеп белдерде тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова, Канье Уэстның ихтимал булган концертына бәя биреп. Шулай ук ул Канье Уэстның Гитлерны мактавын «шаккаттыргыч перформанс» диеп атады 5️⃣Күптән түгел кино тәнкыйтьче- ләре Рәсәй кинопрокаты 🎬 хәле турында бик кискен сүзләр әйттеләр: «Рәсәй кешеләре әкиятләрнең бетмәс-төкәнмәс экранлаштыруыннан инде «косалар», аларның яхшы чит ил фильмнарын карыйсы килә». Шулай ук кино тәнкыйтьчеләре сүзләре буенча, җәй айларында чыккан 67 рәсәй фильмнары арасында чыгымнарын каплаган бер генә фильм - ул да булса якут комедиясе «Сайылыкка». Ә рәсәй киноиндустриясенең гомуми зыяны август ахырында рекордлы 16 млрд сумга җиткән 6️⃣Казакъстан 🇰🇿 Украина тарафыннан Каспий карамай үткәргеч консорциумның инфраструктурасына ясаган һөҗүмнәр аркасында карамай чыгару планын киметкән. 2026нчы елга чыгару планы 96 млн тоннага кадәр төшерелде. Каспий карамай үткәргеч консорциумы объектларына һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ил якынча 3,5 млн тонна карамай чыгару күләмен югалта, дип белдерде Казакъстанның энергетика министры Ерлан Аккенҗенов 7️⃣Черногориядә 🇲🇪  хатын-кызлар хәзер күрем отпускын ала алачак. Ил парламенты мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга тиешле төзәтмәләр керетте: хәзер черногорияле хатын-кызлар ай саен 2 көн түләүле ял ала алачак. Черногория - хатын-кызларга мондый мөмкинлек биргән өченче Ауропа иле. Беренчесе Испания иде, икенчесе Португалия 8️⃣АКШ Үзәк разведка идарәсе мөдире Джон Рэтклифф 🇺🇸 Мәскәүгә килеп киткән. Трамп моны гадәти рутина эше дип атады - Рәсәйне Украина белән сөйләшүләргә өндәү өчен чираттагы омтылыш 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡һиҗрәт - эмиграция 💡сәфәрберлек - мобилизация 💡балтырган - борщевик 💡йөззурлык - площадь 💡Рәсәй авыл хуҗалыгы нәзарәте - Россельхознадзор 💡көрән аю - бурый медведь 💡тасвирлау - описать 💡бетмәс-төкәнмәс - бесконечный 💡чыгымнарын каплау - окупаться 💡зыян - убыток 💡Каспий карамай үткәргеч консорциумы - Каспийский трубопроводный консорциум 💡күрем - менструация 💡Үзәк разведка идарәсе (ҮРИ) - Центральное разведывательное управление (ЦРУ) 💡омтылыш - попытка 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
881012Loading...