ru
Feedback

Не попадитесь на канал ботавода! Telemetrio находит и помечает такие каналы 👉 Хотите видеть метку — оформите подписку

Татар дулкыны

Татар дулкыны

Открыть в Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Больше
Страна не указанаКатегория не указана
309
Подписчики
-124 часа
-27 дней
+1230 дней

Загружаем данные

Похожие каналы
Нет данных
Возникли проблемы? Пожалуйста, обновите страницу или обратитесь к нашему support-менеджеру .
Облако тегов
Нет данных
Возникли проблемы? Пожалуйста, обновите страницу или обратитесь к нашему support-менеджеру .
Входящие и исходящие упоминания
---
---
---
---
---
---
Привлечение подписчиков
окт. '26
октябрь '26
+18
в 1 каналах
сентябрь '26
+24
в 1 каналах
Get PRO
август '26
+15
в 2 каналах
Get PRO
июль '26
+135
в 1 каналах
Get PRO
июнь '260
в 1 каналах
Get PRO
май '26
+1
в 1 каналах
Get PRO
апрель '260
в 0 каналах
Get PRO
март '260
в 0 каналах
Get PRO
февраль '260
в 0 каналах
Get PRO
январь '26
+18
в 0 каналах
Get PRO
декабрь '25
+105
в 1 каналах
Get PRO
ноябрь '250
в 4 каналах
Get PRO
октябрь '25
+17
в 3 каналах
Дата
Привлечение подписчиков
Упоминания
Каналы
25 октября0
24 октября0
23 октября0
22 октября+1
21 октября0
20 октября+1
19 октября0
18 октября0
17 октября+2
16 октября0
15 октября0
14 октября0
13 октября+3
12 октября+1
11 октября0
10 октября+1
09 октября+1
08 октября0
07 октября+4
06 октября+2
05 октября+1
04 октября0
03 октября0
02 октября0
01 октября+1
Посты канала
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү➡️укырга Калининградта татар-башко
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү➡️укырга Калининградта татар-башкорт мәдәнияте фестивале узачак➡️укырга Татарстан байрагы мәҗбүои рәвештә урнаштыру таләп ителгән мөәссәсәләр исемлеге киңәйде➡️укырга Мәскәүдә беренче тапкыр Татарча Музлото уены узачак➡️укырга «Әлифба» фильмы турында➡️укырга Татарстанда ясалма фәһем буенча мәктәп дәреслеген татар теленә тәрҗемә итәчәкләр➡️укырга 24нче һәм 31нче октябрьдә Уфада Земфира* иҗатына багышланган ике лекция узачак➡️укырга 6НТ6 авыл исемеме формуламы?➡️видеоны карарга Уфадагы гаҗәеп кояш баюларының сәбәбе ачыкланды➡️укырга 20нче октябрьдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы биләмәсендә яңа машина - Sollers SF7 - җитештерелә башлады➡️укырга Сентябрь сүзлеге➡️укырга Татарстан «Пантера»сы Екатеринбург өлкәсендә Үрге Пышмада урнашкан музейгә эләккән➡️укырга *Рәсәйдә чит ил агенты дип танылган зат 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

2
Татарстан «Пантера»сы Екатеринбург өлкәсендә Үрге Пышмада урнашкан музейгә эләккән. Анда илдәге иң зур хәрби техника музее ур+7
Татарстан «Пантера»сы Екатеринбург өлкәсендә Үрге Пышмада урнашкан музейгә эләккән. Анда илдәге иң зур хәрби техника музее урнашкан. Халыкның сораулары туа: «Чынлап та, Казан Җиңү паркында сакланып калган ике «Пантера»ның берсенә урын табылмадымыни? Күп дистә еллар дәвамында танк безнең җирдә сакланды, аның язмышы Татарстан белән бәйләнеп бетте. Безнең Җиңү паркы объектив караганда техниканы күп күрми, ул масштаблары буенча Идел буе һәм Уралдагы шундый ук парклардан калыша. Шундый кыйммәтле бер экспонатка паркта урын табу авыр идеме? Әллә Пышмадагы музей хуҗасының акчалары Казан тарихыннан да кадерлерәк булып чыктымы?» 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Верхняя Пышма - Үрге Пышма 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
46
3
Татарстан «Пантера»сы Екатеринбург өлкәсендә Үрге Пышмада урнашкан музейгә эләккән. Анда илдәге иң зур хәрби техника музее ур+7
Татарстан «Пантера»сы Екатеринбург өлкәсендә Үрге Пышмада урнашкан музейгә эләккән. Анда илдәге иң зур хәрби техника музее урнашкан. Халыкның сораулары туа: «Чынлап та, Казан Җиңү паркында сакланып калган ике «Пантера»ның берсенә урын табылмадымыни? Күп дистә еллар дәвамында танк безнең җирдә сакланды, аның язмышы Татарстан белән бәйләнеп бетте. Безнең Җиңү паркы объектив караганда техниканы күп күрми, ул масштаблары буенча Идел буе һәм Уралдагы шундый ук парклардан калыша. Шундый кыйммәтле бер экспонатка паркта урын табу авыр идеме? Әллә Пышмадагы музей хуҗасының акчалары Казан тарихыннан да кадерлерәк булып чыктымы?» 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Верхняя Пышма - Үрге Пышма 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
1
4
СЕНТЯБРЬ СҮЗЛЕГЕ ☺️Полдник - кичке әбәт ☺️ТРЦ - СКАҮ ☺️Кожаный - күн, күннән тегелгән ☺️Трибуна - минбәр ☺️Улов - тотым ☺️Лосось - сөләйман балыгы ☺️Минцифры (Министерство цифрового развития) - Санлы үсеш министрлыгы ☺️Учреждение - мөәссәсә ☺️Вышивка - чигеш ☺️Выкройка - өлге ☺️Смелый - кыю ☺️Маркировка - тамга ☺️Краевед - өлкәне өйрәнүче ☺️Декоративно-прикладной - декоратив-гамәли ☺️Частота - ешлык ☺️Пляж - комлык ☺️Набережная - ныгытылган яр ☺️Накосник - чулпы ☺️Коса - толым ☺️Отсылать - ишарәләү ☺️Честность - намуслылык ☺️Припев - кушымта ☺️Лозунг - шигар ☺️Моральный - әхлакый ☺️Адвокат - яклаучы ☺️СМИ - ММЧ ☺️Ведомство - идарәчелек ☺️Мошенничество - алдаркараклык ☺️ВКТ - БТК ☺️Представительство - вәкиллек ☺️Местный - җирле ☺️Заседание - утырыш ☺️Приказ - фәрман ☺️Племя - кабилә, кавем ☺️Миграция - күченү ☺️Җанисәп - перепись населения ☺️Материк - кыйтга ☺️Нефтехимический комплекс - карамай кимьясы комплексы ☺️Кама - Чулман ☺️Предприятие - эшханә, кәсәбә ☺️Производственный - җитештерү ☺️Клиент - мөштәри ☺️Совершеннолетний - балигъ ☺️Хребет - тау сырты ☺️Заместитель - урынбасар 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
48
5
Татарстан машина сәнәгате яңалыклары: 20нче октябрьдә «Алабуга» аерым икътисади зонасы биләмәсендә Sollers ширкәтенең яңа SF7
Татарстан машина сәнәгате яңалыклары: 20нче октябрьдә «Алабуга» аерым икътисади зонасы биләмәсендә Sollers ширкәтенең яңа SF7 машина моделе рәсми рәвештә җитештерелә башлады. Машинада: ✔️2,6 литрлы дизель йөрткеч, ✔️150 ат көче, ✔️6 баскычлы тапшыру тартмасы. ММЧ хәбәрләре буенча, Sollers SF7 тулысынча, шөрепенә кадәр, Рәсәйдә җитештерелгән детальләрдән җыела. «Sollers SF7 пассажирлар йөртү һәм йөк ташу базарында зур ихтыяжга ия булачагына ышанабыз», - дип билгеләп үтте «Соллерс» мөдирләр шурасы рәисе Адил Ширинов. Шулай ук Миңнеханов һәм Ширинов яңа машинаның капотында истәлекле язулар калдырдылар. Яңа машиналар 2027нче елның беренче чирегендә сатуга чыгарга тиеш. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡автопром - машина сәнәгәте 💡ОЭЗ - АИЗ 💡шуруп - шөреп 💡коробка передач - тапшырыу тартмасы 💡чирек - квартал, четверть 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
51
6
Уфадагы гаҗәеп кояш баюларының сәбәбе ачыкланды Ике кич рәттән уфалылар социаль челтәрләрне таң калдырырлык кояш батуларының
Уфадагы гаҗәеп кояш баюларының сәбәбе ачыкланды  Ике кич рәттән уфалылар социаль челтәрләрне таң калдырырлык кояш батуларының фотосурәтләре һәм видеолары белән тутырды. Күк йөзе кызыл, кызгылт-сары, шәмәхә һәм алсу төсләрнең барлык төсмерләренә буялды.  Уфа планетарие мөнәҗҗиме Тамара Денисова аңлатуынча, мондый аеруча якты төсле кояш баюлары атмосфера халәте белән бәйле. Шәһәрдә күптән яңгыр яумады, һава торышы аяз һәм коры, шуңа күрә һавада күп итеп тузан һәм аэрозольләр җыелган.  Кояш баеганда ул офык сызыгы янында була, һәм аның нурлары көндезгегә караганда атмосфера аша күпкә озынрак юл уза. Нәтиҗәдә җир өслегенә күбесенчә кызыл, кызгылт-сары һәм сары нурлар гына барып җитә. Юл ни кадәр озынрак булса, зәңгәр нурлар шулкадәр күбрәк тарала, ә күзгә күбрәк кызыл төсләр килеп ирешә.  Әгәр атмосферада тузан һәм аэрозольләр күп булса, бу эффект тагын да көчәя - шуның аркасында без шулкадәр гүзәл, «ут кебек» кояш баюларын күрәбез. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡шәмәхә - фиолетовый 💡төсмер - оттенок 💡мөнәҗҗим - астроном 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
44
7
Табышмак - Казаннан ерак түгел 6НТ6 дип аталган бер авыл бар 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Табышмак - Казаннан ерак түгел 6НТ6 дип аталган бер авыл бар 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
60
8
24нче һәм 31нче октябрьдә Уфада Земфира* иҗатына багышланган ике лекция узачак Аларны музыка белгече Евгения Едренкина алып б
24нче һәм 31нче октябрьдә Уфада Земфира* иҗатына багышланган ике лекция узачак Аларны музыка белгече Евгения Едренкина алып бара. Ул Земфира* җырларының төзелешен, ни өчен аның җырлары дистә еллар үткәч тә яңгырашын югалтмавын, һәм вакыт үтү белән бу җырларның мәгънәләре ничек үзгәрүен аңлатачак. ➖Башлану вакыты - 12:00. ➖Катнашу бәясе - 1500 сум. ➖Бронь һәм сораулар өчен - ➖@evgenially  *Рәсәйдә чит ил агенты дип танылган зат 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
61
9
Татарстанда ясалма фәһем буенча мәктәп дәреслеген татар теленә тәрҗемә итәчәкләр Рәсәй мәктәпләрендә 2027нче елның гыйнварыннан башлап ясалма фәһем һәм мәгълүмати иминлек буенча дәресләрдән тыш курс барлыкка киләчәк. Яңа дәреслек өстендә белгечләр төркеме эшли, алар арасында Иннополис университеты ректоры Александр Гасников та бар. Татарстанда бу яңа дәреслекне татар мәктәпләрендә кулланыр өчен татар теленә тәрҗемә итәргә җыеналар. Бу инициативаны Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Лилия Маврина тәкъдим итте. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әлеге тәкъдимне хуплады, әмма дәреслек өстендә эшнең әле тулысынча тәмамланмавын билгеләп үтте. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡внеурочный - дәресләрдән тыш 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
59
10
24нче октябрьдә 19:00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында режиссёр Илдар Ягъфәровның «Әлифба» фильмы күрсәтеләчәк Фильмда дистә елла
24нче октябрьдә 19:00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында режиссёр Илдар Ягъфәровның «Әлифба» фильмы күрсәтеләчәк Фильмда дистә еллар буе татар мәктәпләрендә кулланылган легендар «Әлифба» дәреслегенең ничек барлыкка килү тарихы, аның авторлары - сугышны, лагерьларны кичергән мөгаллимнәр Сәлих Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлидованың фаҗигале, шул ук вакытта көчле рухлы язмышлары тасвирлана. Фильм жанры - документаль һәм уен киносы кушылмасы (документаль драма). Төп рольләрдә - актёр Эмиль Талипов һәм Аида Вәгыйзова («Әлифба» авторларының оныкасы, һөнәре буенча актриса түгел). Фильмның озынлыгы - 33 минут. Кызыклы факт: фильмны төшергәндә ясалма фәһем кулланылган - Эмиль Талиповны экранда өлкәнәйтеп күрсәтер өчен. Милли мәгариф, тел һәм тарихи хәтер темасына битараф булмаган һәркемгә карарга киңәш итәбез. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК:  💡внучка - оныка 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
64
11
Мәскәүлеләр өчен шәп яңалык: бу ялларда Мәскәүдә беренче тапкыр Татарча Музлото уены узачак Татарча Музлото уены - ул Казанда
Мәскәүлеләр өчен шәп яңалык: бу ялларда Мәскәүдә беренче тапкыр Татарча Музлото уены узачак Татарча Музлото уены - ул Казанда һәм Уфада даими рәвештә уза торган уен. Шулай ук Татарча Музлото уены инде Төмән, Сургут, Пермь, Омск, Краснодар шәһәрләрендә дә үткәрелде. Кайбер шәһәрләрдә ул «Җырлото» диеп атала һәм татар белән башкорт җырларын берләштерә. Һәм менә хәзер бу уен Мәскәүгә дә килеп җитте! Уенда сезне нәрсә көтә: 🔸Музыкаль лото һәм яраткан җырлар 🔸Йолдызлы кунаклар һәм музыкаль сюрпризлар 🔸Чын татар бәйрәме мохите, аралашу һәм күтәренке кәеф Шулай ук уенга керү бәясенә төрекчә дискәтүк тә кертелгән - ул татарча музлото уеныннан соң булачак. 📍«Мармарис» рестораны, Арбат 22/2 - 1 🗓 25нче октябрь ⏰ Кунаклар җыелу: 18:00 Билет бәясе: 999 сум Бронь ясар өчен монда шалтыратырга ➡️ 89655890890 Ә сез үз шәһәрегездә бу уенда катнашканыгыз бармы? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡регулярно - даими рәвештә 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
218
12
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт символлары турындагы канунга төзәтмәләр кертү документнын имзалады. Яңа таләпләр буенча, Татарстан байрагы даими рәвештә түбәндәге мөәссәсәләрдә урнаштырылырга тиеш булачак: 1️⃣төрле милек формасына булган барлык белем бирү мөәссәсәләр биналарында;  2️⃣дәүләт һәм муниципаль спорт объектларында;  3️⃣яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче дәүләт һәм муниципаль мөәссәсәләрдә. Моннан тыш байрак мәктәпләрдә һәм яшьләр сәясәте мөәссәсәләрдә үткәрелә торган күп кеше катнашкан чаралар вакытында, шулай ук рәсми спорт чаралары һәм ярышларында мәҗбүри рәвештә урнаштырылырга яки күтәрелергә тиеш булачак. Документ 6нче октябрьдә имзаланды һәм 17нче октябрьдә үз көченә керде
81
13
Татарлар һәм башкортлар «Фридланд капкалары» музеенда үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәк Халыклар бердәмлеге к
Татарлар һәм башкортлар «Фридланд капкалары» музеенда үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәк Халыклар бердәмлеге көне, Халыклар бердәмлеге елы һәм Калининград өлкәсенә 80 ел тулу уңаеннан 31нче октябрь көнне Калининградта татар‑башкорт мәдәнияте фестивале узачак. Фестивальне Калининград өлкәсе төбәк җәмәгать оешмасы - «Кардәшләр» диеп аталган татар-башкорт мәдәнияте оешмасы үткәрә. Фестиваль 31нче октябрьдә 12:00дән 17:00гә кадәр Дзержинский урамы, 30 адресы буенча урнашкан «Фридланд капкалары» музей-комплексының ачык мәйданчыгында узачак. Фестиваль программасында Татарстаннан килгән делегация әгъзалары актив рәвештә катнашачак: 1️⃣Зур концерт: концертның хедлайнеры: Калининградлы «БратиЯ» диеп аталган урыс арт‑төркем. 2️⃣Татарстанның кулинар илчесе Альбина Фәхриевадан татарның милли ризыгы урама ясау буенча осталык дәресе. 3️⃣Елена Боэнцодан татар һәм башкорт бөти-курчаклар ясау буенча осталык дәресе. 4️⃣«Гәрәбәсез базар» диеп аталган һөнәрчеләр ярминкәсе 5️⃣Милли‑мәдәни мохтариятләр чатырлары 6️⃣«Бер җанның ике канаты!» күргәзмә экспозициясе: татарлар һәм башкортларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында. 7️⃣Калининград өлкәсенең тарихи‑сәнгать музееның фондыннан татар каһарман шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә. 8️⃣«Кәрим укулары»: яшьләр өчен сәнгатьле уку бәйгесе. 9️⃣Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты укытучысы Эльмира Меликова тарафыннан татар шагыйрәсе Газизә Самитова, татар каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең иҗат юлы турында лекцияләр. 1️⃣0️⃣«Казанский шоф» документаль-нәфис фильмны күрсәтү һәм фильм авторы Мира Рәхмәт белән иҗади очрашу. 1️⃣1️⃣Танылган милли музыка кораллары белгече, укытучы һәм традицион татар музыкасын тикшеренүче галим Дамир Габдрахмановтан балалар һәм яшьләр өчен татар һәм башкорт милли уен коралларында - курайда, кубызда, баянда - уйнарга өйрәтү буенча осталык дәресе һәм татар теленең аваз системасы һәм яңгыраш үзенчәлекләре турында лекция. 1️⃣2️⃣«Беренче икмәк заводы» чатыры: икмәк заводы чәк-чәкнең чикләнгән сериясен тәкъдим итәчәк.   Чыганак: «Туристический портал Калининградской области» 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
88
14
Татарлар һәм башкортлар «Фридланд капкалары» музеенда үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәк Халыклар бердәмлеге к
Татарлар һәм башкортлар «Фридланд капкалары» музеенда үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәк Халыклар бердәмлеге көне, Халыклар бердәмлеге елы һәм Калининград өлкәсенә 80 ел тулу уңаеннан 31нче октябрь көнне Калининградта татар‑башкорт мәдәнияте фестивале узачак. Фестивальне Калининград өлкәсе төбәк җәмәгать оешмасы - «Кардәшләр» диеп аталган татар-башкорт мәдәнияте оешмасы үткәрә. Фестиваль 31нче октябрьдә 12:00дән 17:00гә кадәр Дзержинский урамы, 30 адресы буенча урнашкан «Фридланд капкалары» музей-комплексының ачык мәйданчыгында узачак. Фестиваль программасында Татарстаннан килгән делегация әгъзалары актив рәвештә катнашачак: 1️⃣Зур концерт: концертның хедлайнеры: Калининградлы «БратиЯ» диеп аталган урыс арт‑төркем. 2️⃣Татарстанның кулинар илчесе Альбина Фәхриевадан татарның милли ризыгы урама ясау буенча осталык дәресе. 3️⃣Елена Боэнцодан татар һәм башкорт бөти-курчаклар ясау буенча осталык дәресе. 4️⃣«Гәрәбәсез базар» диеп аталган һөнәрчеләр ярминкәсе 5️⃣Милли‑мәдәни мохтариятләр чатырлары 6️⃣«Бер җанның ике канаты!» күргәзмә экспозициясе: татарлар һәм башкортларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында. 7️⃣Калининград өлкәсенең тарихи‑сәнгать музееның фондыннан татар каһарман шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә. 8️⃣«Кәрим укулары»: яшьләр өчен сәнгатьле уку бәйгесе. 9️⃣Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты укытучысы Эльмира Меликова тарафыннан татар шагыйрәсе Газизә Самитова, татар каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең иҗат юлы турында лекцияләр. 1️⃣0️⃣«Казанский шоф» документаль-нәфис фильмны күрсәтү һәм фильм авторы Мира Рәхмәт белән иҗади очрашу. 1️⃣1️⃣Танылган милли музыка кораллары белгече, укытучы һәм традицион татар музыкасын тикшеренүче галим Дамир Габдрахмановтан балалар һәм яшьләр өчен татар һәм башкорт милли уен коралларында - курайда, кубызда, баянда - уйнарга өйрәтү буенча осталык дәресе һәм татар теленең аваз системасы һәм яңгыраш үзенчәлекләре турында лекция. 1️⃣2️⃣«Беренче икмәк заводы» чатыры: икмәк заводы чәк-чәкнең чикләнгән сериясен тәкъдим итәчәк.   Чыганак: «Туристический портал Калининградской области» 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
1
15
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү #лонгрид 1️⃣Рәсәйдә чизбургерга сыйфат билгесе барлыкка килде. Аны өч елга бирәләр, шул ук вакытта җитештерүне ел саен сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр. 2️⃣Икътисадчылар банк дата-үзәкләренә һөҗүмнәрдән соң рәсәйлеләргә өйдә бер атнага, хәтта бер айга җитәрлек күләмдә кәгазь акчасаклыгы тотарга кирәк диеп киңәш итәләр. Шулай ук аларның сүзләре буенча, банк сервисларында өзеклекләр барлыкка килү ихтималы аркасында саклык акчаларын төрле банкларда сакларга яхшырак. 3️⃣Рәсәй банкларына мөштәриларның шәхси мәгълүматларын чит оешмаларга тапшырырга рөхсәт ителәчәк. Мөштәриларның мәгълүматларын тапшыруга өстәмә ризалыгы таләп ителмәячәк, бу Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән канун проектыннан күренә. Шул исәптән банк серен дә тапшырырга мөмкин булачак, ләкин бары тик аккредитацияләнгән IT-ширкәтләргә һәм универсаль лицензияле аерым банкларга гына. 4️⃣Рәсәйлеләр кызыл уылдык кыйбатлану аркасында аның урынына ясалма уылдык сатып ала башлаганнар. Шул сәбәпле ясалма уылдык та кыйбатланган. Белгечләр сүзләре буенча, чын кызыл уылдык 59 фаизга кыйбатланган, ясалма кызыл уылдык 30 фаизга кыйбатланган. 5️⃣Красноярск краенда азык-төлек дефициты аркасында кибетләрдә чикләүләр кертелде. Эвенкиядә субсидияләнгән бәяләр буенча бер кулга 3 килограммнан артык бәрәңге, 2 килограммнан суган, бер дистәдән артык йомырка һәм 1 литрдан күбрәк сөт сату тыела, дип хәбәр итә җирле хакимият. Прокуратура мәгълүматларына караганда, монда бәяләр бер ай эчендә 343 фаизга кадәр күтәрелгән: 1 кг бәрәңге бәясе 720 сумга, бер литр сөт бәясе 595 сумга җиткән. Дефицит Түбәнге Тунгуска елгасының саегу аркасында килеп чыккан, нәкъ шул елга буенча монда азык-төлек китерелгән. 6️⃣Рәсәйдә смартфоннар һәм ноутбуклар өчен технологик җыем турындагы фәрман расланган. 1нче декабрьдән һәр сатып алынган смартфон өчен 496 сумга кадәр, ә ноутбук өчен 992 сумга кадәр түләү алыначак. Җыем күләме җайланманың тамгаланган булуына карап билгеләнә. 7️⃣Кешеләр янына аюларның күпләп чыгуы эчке туризм агымының кимүенә китерде, дип язылган Үзәк банк докладында. Анда билгеләп үтелгәнчә, һөҗүмнәр һәм кыргый җәнлекләр белән очрашулар аркасында Себер һәм Уралдагы кайбер милли парклар һәм ял базалары блокланган хәлдә калганнар диярлек. 8️⃣Рәсәйдә МХХ 2027нче елда 28,9 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Рәсәй хезмәт министры Антон Котяков. 9️⃣Ленинград өлкәсе хакимияте сүзләре буенча, пилотсыз очкычлар янавы мәктәпкә һәм эшкә бармаска сәбәп булып саналмый. Түрәләр әйтүенчә, янау турындагы кисәтү генә эш һәм уку урыннарына йөрүне чикләү кертүне аңлатмый. 1️⃣0️⃣Рәсәйдә пилотсыз очкыч операторлары турында фильм төшерергә җыеналар. Фильмга 200 млн сум сарыф итәчәкләр. Режиссёр Глеб Пускепалис сүзләре буенча фильмның исеме «Кошчык» («Птичка») булачак, жанр - хәрби драма, ә фильмны төшерү җире - ДХҖ булачак. 1️⃣1️⃣Татарстанга сәяхәт итү вакытында һиндстанлыларга сувенирлар сатып алудан татар кызларына өйләнү яхшырак, дип белдерде Җөмһүрият башлыгы Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләре буенча, бу сәяхәттән алынган иң көчле тәэсир булачак, ә хатынны үзең белән алып кайтырга да, Татарстанда калдырырга да мөмкин. 1️⃣2️⃣The Guardian язуынча, Бөекбританиядә 🇬🇧 корылык аркасында шәхси мәктәпләр, машина юу ширкәтләр һәм гольф-клублар өчен су куллануны чикләү тәкъдим ителә. Басма билгеләп узганча, сулыкларда су дәрәҗәсе гадәттәгедән 20-50 фаизга түбәнрәк, шуңа күрә су белән тәэмин итүче ширкәтләр чикләүләр кертү өчен хөкүмәттән рөхсәт сораганнар. Чыганак: «The Экономист» 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡знак качества - сыйфат билгесе 💡наличные - кәгазь акча 💡запас - саклык 💡клиент - мөштәри 💡икра - уылдык 💡обмеление - саегу 💡технологический сбор - технологик җыем 💡промаркированный - тамгаланган 💡МРОТ - МХХ (минималь хезмәт хакы) 💡чиновник - түрә 💡тратить - сарыф итү 💡ДНР - ДХҖ (Донецк Халык Җөмһүрияте) 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
144
16
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Аризонада онлайн татар теле курсларына теркәлү ачылды➡️укырга Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү ➡️укырга Екатеринбурга татар теле курслары старт алды➡️укырга Муса Җәлилнең «Ватан» диеп аталган шигырьләр җыентыгын һинд теленә тәрҗемә иткәннәр➡️укырга Сәидә Мөһәммәтҗанова Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбендә кунак булып кайтты➡️укырга «Чирәм» рестораны Мәскәүнең «Айна» ресторанында гастрольле бранчлар үткәрәчәк➡️укырга AY YOLA төркеме «Грэмми» премиясенең беренче тур тавыш бирү бюллетененә кертелде➡️укырга Сати Казанова Казанда татар телендә легендар «Керим әле урманнарга» җырын башкарды➡️укырга 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
108
17
Сати Казанова Казанда татар телендә легендар «Керим әле урманнарга» җырын башкарды. Җырчының чыгышы аның «Sati Ethnika» проек
Сати Казанова Казанда татар телендә легендар «Керим әле урманнарга» җырын башкарды. Җырчының чыгышы аның «Sati Ethnika» проекты кысаларында узды.  Сати Казанова үзе милләте буенча кабарда хатыны, әмма төрле халыкларның милли музыкасына, шул исәптән татар җырларына да зур кызыксыну белдерә. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кабардинка - кабарда хатыны, кабарда кызы 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
152
18
Башкортстаннан чыккан AY YOLA төркеме «Грэмми» премиясенең беренче тур тавыш бирү бюллетененә кертелде Башкорт фолк-төркеме A
Башкортстаннан чыккан AY YOLA төркеме «Грэмми» премиясенең беренче тур тавыш бирү бюллетененә кертелде Башкорт фолк-төркеме AY YOLA дөньяның иң абруйлы музыка премияләренең берсе - «Грэмми»- нең беренче тур тавыш бирү исемлегенә керде. Коллектив ике номинациядә тәкъдим ителгән: - «Иң яхшы глобаль музыка альбомы» - Ural Batyr альбомы белән;  - «Уен кораллары һәм вокал өчен иң яхшы аранжировка» - Aihylyu синглы белән. Музыкантлар фикеренчә, тавыш бирү бюллетененә эләгү үзе зур җиңү. Бу башкорт музыкасын һәм мәдәниятен дөньякүләм дәрәҗәдә, халыкара музыка индустриясенең югары катламында таныту өчен менә дигән мөмкинлек. AY YOLA проектына нигез салучы Руслан Шәйхетдинов РБК Уфа белән әңгәмәдә бу вакыйганы «куанычлы шок» дип атаган. «Грэмми» премиясенең беренче тур нәтиҗәләре буенча номинантлары 16нче ноябрьдә игълан ителәчәк. РБК искәрткәнчә, узган елның апрелендә AY YOLA төркеме башкаруындагы Homay җыры дөньякүләм музыка сервисы Shazam рейтингында Леди Гаганың хитын уздырып, иң күп эзләнгән треклар арасында югары урыннарны яулаган иде. Чыганак: «РБК Уфа» 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
173
19
Казан рестораны «Чирәм» Мәскәүнең «Айна» ресторанында гастрольле бранчлар үткәрәчәк Бүген һәм иртәгә Казанның «Чирәм» рестора
Казан рестораны «Чирәм» Мәскәүнең «Айна» ресторанында гастрольле бранчлар үткәрәчәк Бүген һәм иртәгә Казанның «Чирәм» рестораны шеф-повары Ленар Хурматуллин Мәскәүдә татар кухнясының авторлык ризыкларын тәкъдим итәчәк. Мәскәү «Айна» рестораны шефы Иван Штучкин белән уртак бранчлар «a la carte» рәвешендә 12:00дән 17:00гә кадәр узачак. Махсус менюга кәбестәдән ясалган классик бөккән һәм чуртан уылдыгы соусы, керән соусы белән бозау теле, корт белән яшел тәбикмәк, һәм кечкенә өчпочмак белән шурпа. Төп ризыклар буларак ысланган йөзем һәм куәс соусы белән ат итеннән стейк, һәм бозау итеннән татарча азу тәкъдим ителәчәк. Десертка традицион гөбәдия биреләчәк. Ризыклар кырына мәтрүшкә, карагат яфраклары һәм бөтнек кушып кара чәй алырга була. Фотосурәттә «Айна» рестораны. Чыганак: «Enter» 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
139
20
Сәидә Мөһәммәтҗанова Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбендә кунак булды Җырчы Сәидә Мөһәммәтҗанова вакытлыча Мәскәүгә күченде һ
Сәидә Мөһәммәтҗанова Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбендә кунак булды Җырчы Сәидә Мөһәммәтҗанова вакытлыча Мәскәүгә күченде һәм берничә көн элек башкаладагы татар мәктәбендә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәптә, кунак булды. Ул анда күргәннәре белән видеода бүлеште. Шулай ук ул бу мәктәп турында берничә факт сөйләде: 🔸бу мәктәп - Мәскәүдә татар телен мәҗбүри укыткан бердәнбер мәктәп; 🔸мәктәптә барлыгы 600гә якын укучы белем ала: азәрбайҗаннар, үзбәкләр, кыргызлар, татарлар, руслар һәм башка милләт балалары; 🔸татар укучылары саны елдан-ел кими бара: бүгенге көндә биредә нибары 100гә якын гына татар баласы укый. «Чакыруыгыз, кызыклы сорауларыгыз һәм ихлас әңгәмә өчен зур рәхмәт! Мәктәп буенча экскурсия оештырган укучыларга аерым рәхмәтемне белдерәм - бик кызыклы, илһамлы булды!» - диеп язды Сәидә үз сәхифәсендә. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡күченү - переехать 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
129