Татар дулкыны
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
إظهار المزيدلم يتم تحديد البلدالفئة غير محددة
299
المشتركون
-224 ساعات
+27 أيام
+2030 أيام
عدد المنشورات
جاري تحميل البيانات...
التفاعلات
التعليقات
نجوم تيليجرام
أفضل المنشورات حسب
جاري تحميل البيانات...
تحليل النشر
المشاركات | ديناميات المشاهدات | |||||
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү
1️⃣Белгечләр сүзләре буенча, Рәсәйдә аюлар һөҗүме ноябрь-декабрь айларында туктарга тиеш. Әмма җәнлекләр һөҗүмнәре буенча гомуми тенденция куркыныч булып кала һәм киләчәктә дә кабатланырга мөмкин.
2️⃣FlyDubai вакытлыча Израиль белән авиабәйләнешне туктата. Мондый карарга пилотның очыш вакытында үз хезмәттәшен кыйнавы сәбәп булган. Рейслар тикшерү эшләре тәмамлангач кына яңадан башланачак.
3️⃣Росстат мәгълүматлары буенча, Рәсәйдә эшсезләрнең һәр өченчесе диярлек - 25 яшьтән яшьрәк кешеләр. Гомумән эшсезләр арасында яшьләр өлеше 29,2 фаиз тәшкил итә.
4️⃣Латвия парламенты җәмәгатьчелеккә карый торган массакүләм мәгълүмат чараларында рус телендә контент чыгаруга тыю кертте. 2027нче елның 1нче гыйнварыннан рус телен бары тик гадәттән тыш хәл, махсус хәл режимы вакытында яки дәүләткә янаган ялган мәгълуматны кире кагу очрагында гына кулланырга мөмкин булачак.
5️⃣Дәүләт Думасы депутаты Михаил Делягин фикере буенча, Рәсәйдә ТКХ (торак коммуналь хуҗалыгы) тарифларын күтәрү халыктан циник рәвештә көлү кебек тоела. Аның сүзләре буенча, чын чыгымнарны һәм тарифларның артуын җентекле тикшерсәк тарифларны күтәрергә түгел, ә киресенчә якынча 20 фаизга киметергә мөмкин икәнен күрсәтәчәк.
6️⃣Пенсияләрне күтәрүгә һәм 3 фаизлы ипотекага бюджетта акча юк, дип белдерделәр Дәүләт Думасында. Депутатлар фикере буенча, бу тәкъдимнәр сайлау алды чорында яңгыраган «популистик вәгъдәләр» генә булган.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ТХК - ЖКХ
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 61 | 2 | 0 | 12 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Яңалыклар укып татар телен өйрәнәбез - атналык күзәтү ➡️укырга
«Гәүһәр» проектының 6нче сезоны рәсми рәвештә башланды➡️укырга
Август сүзлеге➡️укырга
Украина «Татмедиа»га каршы санкцияләр кертте➡️укырга
КМТТУ-КАИ йортында табылган Panther танкы Татарстан балансына тапшырылды➡️укырга
Татарстанда беренче кар яуган һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән➡️укырга
Түбәтәй көненә багышланган нәшер➡️укырга
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 59 | 0 | 0 | 7 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
Кичә, 2нче октябрь көнне, Рәсәйдә рәсми булмаган Түбәтәй көне билгеләп үтелде
Аның авторы да, нәкъ 2нче октябрьгә ни өчен туры килүе дә ачык кына билгеле түгел. Әмма бу дата ел саен музейларда, татар үзәкләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милли баш киемебезне искә төшерү көне буларак уза.
Шул уңайдан «түбәтәй» сүзе кергән мәкальләр, әйтемнәр, тотрыклы гыйбарәләр, шигъри юллар һәм табышмаклар тупладык.
⏺«Тазлыгын түбәтәй яшерә дип уйлый». Бу мәкаль эчке кимчелекләрен, гаепләрен затлы кием, матур тышкы кыяфәт белән капларга тырышучы кеше турында әйтелә.
⏺«Түбәтәй җыеп калу». Бу тотрыклы гыйбарә «артта калу, башкалардан соңга калу» дигәнне аңлата. Ул борынгы уеннан килеп чыккан: сабантуйларда, бәйрәмнәрдә егетләр түбәтәйләрен һавага атканнар, аннары җирдән җыйганнар. Кем соң кузгалган - шул түбәтәйләрне иң ахырдан җыеп калган.
⏺«Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы! -
Күз тимәсен үзенә».
Ләбиб Леронның «Татар баласы» шигыреннән өзек. Монда түбәтәй татар малаеның милли йөзе, сөйкемлелеге, горурлыгы белән бәйләп сурәтләнә.
⏺«Түбәтәй барысын да бизи -
акыл иясенең чал чәчен дә, кәләшнең толымын да». Бу гыйбарә түбәтәйнең универсаль, «демократик» баш киеме булуын ассызыклый: ул төрле яшьтәге, төрле җенестәге кешегә дә килешә, татар милли киемен тулыландырып, кешене бизи.
⏺«Түбәтәй егеткә авыр түгел». Бу әйтем гадәтләрне үтәү, үз мәдәниятеңне хөрмәт итү, милли кием кию - ир-ат өчен авыр йөк түгел, ә табигый хәл һәм горурлык чыганагы дигәнне белдерә.
⏺«Сөйләшергә кеше
тапмасагыз - түбәтәйгә мөрәҗәгать итегез». Ялгыз, моңсу чакта да түбәтәй, дәшми генә булса да, «тыңлаучы дус» кебек кабул ителә дигән мәгънәдә кулланыла.
⏺«Түбәтәеңне миңа күрсәт, мин сиңа кайдан килүеңне, мал-мөлкәтең нинди, өеңдә бәйрәмең нинди икәнен әйтермен». Элек баш киеме буенча кеше турында бик күп әйтеп булган: чигүе, тукымасы, бизәге, формасы буенча аның төбәген, хәтта авылын да белеп була иде; ефәкме, хәтфәме, гади тукымамы - гаиләнең матди хәлен белдергән; түбәтәй төренә карап, аны нинди уңайдан кигәне дә (туй, мәчет, печән чабу) аңлашылган. Түбәтәй чын мәгънәсендә «визит карточкасы» сыман булган.
⏺«Эче куыш, тышы таш,
Түбәтәе орчыкбаш». Бу табышмакта эче куыш, тышы каты, ә башында орчыкбаш сыман әйбер булган өй җиһазы яшерелгән. Нинди җиһаз ул ничек уйлыйсыз?
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тотрыклы гыйбарә - фразеологизм
💡тазлык - паршивость, плешивость
💡сөйкемлелек - симпатичность, обаятельность, привлекательность
💡толым - коса
💡хәтфә - бархат
💡орчыкбаш - прясло, пряслица
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 321 | 6 | 12 | 15 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ КАР ЯУГАН
Рөстәм Миңнеханов үз социаль челтәрләрендә Татарстанда тәүге кар яуган диеп фотосурәтләр белән бүлеште.
Татарстан синоптиклары сүзләре буенча, быел беренче кар башка елларга караганда күпкә иртәрәк яуды.
Шул ук вакытта 1нче октябрьдән Җөмһүрияттә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Ул җәйге тропик яңгырлар аркасында җирнең артык юешләнүе һәм хәзер кырау төшү сәбәпле кертелде.
Әмердә гадәттән тыш хәл режимы кертү максаты итеп «азык-төлек иминлегенә куркыныч тудыручы табигатьнең күпсанлы хәвефле күренешләре аркасында барлыкка килгән хәлне булдырмау» дип күрсәтелә.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡артык юешләнү - переувлажнение
💡кырау төшү - заморозки
💡әмер - распоряжение, приказ
💡азык-төлек иминлеге -
продовольственная безопасность
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 72 | 3 | 0 | 7 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ «ПАНТЕРА»СЫ БАРЛЫККА КИЛДЕ
Казанның үзәгендә, КМТТУ-КАИ йортында казып алынган алман Panther танкы (Ausf. D. модификациясе) тулысынча җир астыннан чыгарылды һәм рәсми рәвештә Татарстан Җөмһүрияте балансына тапшырылды.
Бу танк төрен бик надир диеп саныйлар: дөньядагы музейларда нәкъ Ausf. D. модификациясе бик сирәк очрый, ә мондый яхшы саклану дәрәҗәсендә булганы тагын да сирәгрәк. Хәтта танкны яңадан йөрешкә куеп була дигән өмет тә бар.
Ничек Бөек Ватан сугышы чорындагы алман танкы Казан үзәгендә пәйда булган?
Фаразлар буенча, якынча 1948нче елда танкны полигоннан бирегә китерәләр, йөрткечен, ягулык бакларын һәм корал көпшәсен сүтеп алалар, ә гәүдәсен шартлаткыч матдәләр һәм пиротехник составларны сынау өчен бронялы чокырга әйләндерәләр. 1950нче еллар башында чокырны күмеп, өстенә мәхзән төзиләр.
Шуннан соң танк та, аның төгәл урыны да әкренләп онытыла. Вакыт-вакыт аның турында институт фольклоры дәрәҗәсендә генә сөйләп алалар - күбрәк әкият кебек кабул ителә.
Быел август аенда, эшчеләр шул мәхзән биналарын сүткәндә, очраклы рәвештә танкка юлыгалар. Шулай итеп күп еллар буе риваять дип кенә саналып килгән хикәя чынбарлыкка әверелде.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡КМТТУ-КАИ - КНИТУ-КАИ
(Казан милли тикшеренү технология университеты - Казан авиация институты - Казанский национальный исследовательский технологический университет - Казанский авиационный институт)
💡надир - редкий
💡йөрткеч - двигатель
💡көпшә - ствол
💡гәүдә - корпус
💡бронялы чокыр - бронеяма
💡мәхзән - склад
💡риваять - легенда
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 75 | 1 | 0 | 9 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
УКРАИНА «ТАТМЕДИА»ГА КАРШЫ САНКЦИЯЛӘР КЕРТТЕ
Украина Президенты Владимир Зеленский фәрманы белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә каршы санкцияләр кертелде. Шулай ук кара исемлеккә өч медиаменеджер керде: «Татмедиа»ның баш мөдире Шамил Садыйков, «Татмедиа»ның медиа мөдире Алсу Исмагилова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов.
Фәрман нигезендә «Татмедиа»гә түбәндәге чикләүләр кертелә:
🔹активларны блоклау;
🔹сәүдә операцияләрен тулысынча туктату;
🔹сәрмая чыгаруын тыю;
🔹икътисади һәм финанс йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору;
🔹Украина җирендә медиаконтент таратуны тыю;
🔹электрон коммуникация хезмәтләрен күрсәтүне чикләү.
Аерым пункт белән tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларын Украина җииендә блоклау, шулай ук аларга бәйле Telegram һәм YouTube каналларга керүне чикләү күздә тотыла.
Моннан алда, 2025нче елның март аенда, Латвиянең Электрон медиалар милли советы «Татар-информ» ресурсларын Латвия җирендә блоклау турында карар кабул иткән иде
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК
💡сәрмая - капитал
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 106 | 1 | 0 | 13 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Растеряться - каушау
Достопримечательность - күренекле урын
Склад - мәхзән
Паводок - су ташкыны
Копия - күчермә
Бурый - көрән
Ушан - озын колаклы ярканат
Летучая мышь - ярканат
Коттеджный посёлок - кәтиҗ бистәсе
Апелляция - истинаф
Холостяк - буйдак
Произведение - әсәр
Звездопад - йолдызлар атылуы
Метеор - атылган йолдыз
Созвездие - йолдызлык
Фонарь - чырак
Бинокль - дурбин
Коллекция - тупланма
Политическая партия - фирка
Бобёр - кондыз
Плотина - буа
Полюс - котып
Северная широта - төньяк киңлеге
Ледокол - бозваткыч
Хоровод - әйлән-бәйлән
Архипелаг - утраулык
Болельщик - җанатар
Великан, гигант - алып
Хоккей - кәшәкә уены
Фамилия - нәсел исеме
Чемодан - җамәдан
Конкурсант - ярышчы
Маска - битлек
Ковёр, дорожка - келәм
Хищник - ерткыч
Дурачиться - тилеләнү
Охота - ау
Подрядчик - подрядчы
Оползень - җир убылуы
Наводнение - ташкын
Землетрясение - җир тетрәү
ЮАР - КАҖ
Автономия - мөхтәрият
Эмиграция - һиҗрәт
Мобилизация - сәфәрберлек
Борщевик - балтырган
Площадь - йөззурлык
Менструация - күрем
ЦРУ - ҮРИ
Попытка - омтылыш
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 139 | 4 | 1 | 14 | سجّل الدخول لعرض التحليلات | |
«ГӘҮҺӘР» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ!
25нче сентябрьдә Казан Башкарма комитетының зур киңәшмәләр залында «Гәүһәр» проектының 6нчы сезоны рәсми рәвештә ачылды.
Яңа сезонга бурычлар билгеләүгә багышланган очрашуда мәктәп мөдирләре, балалар бакчалары мөдирләре һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашты. Җыелышны Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова алып барды.
«Гәүһәр» мәдәни-агарту проекты 2022 елдан башлап Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында уңышлы гамәлгә ашырыла. Дүрт ай дәвамында шәһәрнең 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә тәрбияләнүче һәм укучы балалар:
⭐️татар халык биюе элементларын үзләштерә;
⭐️сәхнәдә татарча дөрес һәм матур сөйләшү осталыгына өйрәнә;
⭐️татар милли уен коралларында уйнарга өйрәнә;
⭐️татар халык һәм эстрада җырларын башкара.
Проектның барлык дәресләре дә тулысынча татар телендә үткәрелә. Бу балаларда татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне ярату хисен ныгыта.
Татар теле һәм мәдәниятенә багышланган проектлар Казан мэриясендә Гүзәл Сәгыйтова эшли башлагач актив рәвештә барлыкка килә башладылар.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡урынбасар - заместитель
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә | 130 | 2 | 0 | 8 | سجّل الدخول لعرض التحليلات |

