ru
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Открыть в Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Больше
Страна не указанаКатегория не указана
268
Подписчики
Нет данных24 часа
+47 дней
+1530 день
Архив постов
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте буенча депутаты Антон Горелкин:
VPN-сервислардан файдаланган өчен штрафлар кертергә планлаштырмыйбыз. Бу тема хәтта күтәрелми дә.
Источник: https://tass.ru/ekonomika/26027307

Хәерле иртәләр! 1940 еллар җырлары. #татар_җырлар. Әдрән диңгез (Адриатическое море). Таҗи Гыйззәт сүзләре. Салих Сәйдәшев музыкасы. Сәйдәшевнең театр музыкасыннан озын гомерле тагын бер композициясе. "Әдрән диңгез" 1948 елда Гыйззәтнең "Чын мәхәббәт" пьесасы өчен язылган. Көйне Сәйдәшев Казан университеты тулай торагында (в общежитии) албан студентлары җырларыннан яздырып алган. Көнчыгыш Европа музыкасы - ул шулай ук Төркия, Венгрия һәм башка илләр музыкасы. Әдрән Диңгез турындагы җыр экзотик булса да, татар тыңлаучысына бик якын яңгырый, чөнки ул анда төрки мотивларны таный. Источник: https://100tatar.ru/40ru

2 гыйнвар — халыкара Фәнни фантастика көне. Бу уңайдан татар әдәбиятының иң күренекле фантасты Адлер Тимергалинны искә алырга
+1
2 гыйнвар — халыкара Фәнни фантастика көне. Бу уңайдан татар әдәбиятының иң күренекле фантасты Адлер Тимергалинны искә алырга чакырабыз. Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында туган (кичә аңа 95 яшь тулган булыр иде). Казан университетының астрономия бүлегендә, Ташкентта педагогика институтының физика-математика факультетында белем ала ул. Озак еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятында фәнни-техник әдәбият мөхәррире булып эшли. Сүзлекләр төзүдә катнаша (мәсәлән, русча-татарча астрономия терминнары сүзлеген төзи), фәнни-популяр китапларны һәм дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итә. Адлер Тимергалин — татар әдәбиятында фәнни фантастика жанрын үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхес. Аның әсәрләренә мавыктыргыч сюжет белән беррәттән тирән фәлсәфи, социаль, әхлакый проблемалар турында уйлану да хас. Гомере буе туплаган белемен ул «Миллият сүзлеге» дигән уникаль энциклопедик басма төзүдә куллана. 3 том булып басылган бу китапта татар-төрки мәдәниятенең төрле күренешләре өйрәнелә. Адлер Тимергалинның бай шәхси китапханәсенең бер өлеше хәзерге вакытта Татар китабы йортында саклана. Сез Адлер ага кулы тигән китаплар белән үзегез дә музейда таныша, эшли аласыз. @tatbookhouse

Яңа елның беренче көнендә - 1 гыйнварда, берьюлы ике күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең юбилее! Моннан 140 ел элек язучы Фатих Әмирхан һәм 125 ел элек шагыйрь Һади Такташ туган!
Алар үз халкының бөек уллары һәм без алар белән горурланабыз!
Источник: https://t.me/rustamminnikhanov/3244

Татарда йорт янында чыршы утыртырга ярамый дигән ышану бар. Чыршы утыртсаң, бәхетсезлек килә, ялгыз каласың, ул йортта бала булмый дигән ышанулар бар. Агач йортны узып киткәч, имеш, чыршыны утырткан кеше яки йорт хуҗасы үлә дигән ышану да яши. Бу юктан килеп чыккан уйдырма түгел, бу – халык педагогикасы. “Татар ядкарьләре” бу ышануның сәбәпләрен аңлата.

+8
Чыршыны без хәзер Яңа елның төп символы дип кабул итәбез. Ә чыршы – безнең төп агачларыбызның берсе. Төп төзелеш материалы, төп кәгазь чималы. Чыршы – иң музыкаль агач та, күпчелек уен коралларын нәкъ менә чыршыдан ясыйлар. Чыршы белән бәйле мифлар, ышанулар да бик күп, чыршы әле күп кенә җырларыбызга да кергән. “Татар ядкарьләре” “Яңа елның төп агачы” турында мәгълүматлар туплады.

Украина 28-29 декабрь төнендә Россия президентының Новгород өлкәсендәге резиденциясенә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итте, дип хәбәр итте Лавров. Трамп Украинаның резиденциягә һөҗүменә ачуы чыккан, дип хәбәр итте Ушаков Путин һәм Трамп сөйләшүеннән соң. Президент резиденциясенә һөҗүмгә җавап дипломатик булмаячак, дип белдерде Захарова. Казахстан хакимияте Үзбәкстан, Һиндстан һәм Пакистан артыннан Украинаның президент резиденциясенә һөҗүм итүен гаепләде. Россия президенты резиденциясенә зыян килмәгән, дип хәбәр иттеләр Минобороныда. Америка махсус хезмәтләре фикеренчә, Украина Новгород өлкәсендәге резиденциягә һөҗүм итәргә омтылмады. Һөҗүмнең максаты Новгород өлкәсендәге «хәрби объект» булган. Бу хакта The Wall Street Journal яза.

Мантуров сүзләренчә, 2025 елда Россиянең автобазары 1,45 млн яңа автомобиль тәшкил итәчәк (составит). 2025 елда автобазар 202
Мантуров сүзләренчә, 2025 елда Россиянең автобазары 1,45 млн яңа автомобиль тәшкил итәчәк (составит). 2025 елда автобазар 2024 ел белән чагыштырганда 19%-ка кимиячәк. Источник: https://www.rbc.ru/politics/26/12/2025/694e670d9a79471224eda2b8

РФ Үзәк банкы мошенниклык операцияләре билгеләре исемлеген киңәйтте. 2026 елның 1 гыйнварыннан мошенниклык билгеләре белән га
РФ Үзәк банкы мошенниклык операцияләре билгеләре исемлеген киңәйтте. 2026 елның 1 гыйнварыннан мошенниклык билгеләре белән гамәлләр (действия с признаками мошенничества): - СБП аша 200 мең сумнан бер банкта үз счетыннан икенче банкта үз счетына күчерү һәм шул ук көнне өченче затка күчерү (перевод третьему лицу); - банкомат аша цифрлы карта ярдәмендә акча кертү; - банкта яки "Госуслугада" авторизация өчен телефон номерын алыштыру һәм алга таба 48 сәгать эчендә акча күчерү; - кешенең үзенә хас булмаган программаны куллануы. Источник: https://ria.ru/20251228/tsb-2065139600.html

Гыйнварның беренче берничә көнендә 2025 елга нәтиҗәләр ясаячакбыз. Россиянең иң кыйммәтле брендлары рейтингы бастырылды. Монд
Гыйнварның беренче берничә көнендә 2025 елга нәтиҗәләр ясаячакбыз. Россиянең иң кыйммәтле брендлары рейтингы бастырылды. Монда тулырак танышырга була: https://brandlab.ru/blog/top-100-brands-2025/

Хәерле иртәләр! 1940 еллар җырлары. #татар_җырлар. Гармунчы булсын ярың. Халык сүзләре һәм музыкасы. Темп әле тизләнә, әле акрыная. Мондый темп уен җырларында, такмакларда һәм урам көйләрендә кулланыла. Гармунчы - Мохтар Әхмәдиев. Ул профессиональ карьерасын флейтада уйнаудан башлаган. 1946 елдан ул җыр һәм бию ансамбленең баянчысы гына түгел, бәлки татар музыкасы йолдызларының аккомпаниаторы да. Ул Госман Әлмиев, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдрахман Рәхимкулов белән эшләде. Источник: https://100tatar.ru/40ru

Быел Сөембикә манарасы бер милиметрга да кәкрәймәгән. Бәлки, галәмдә нәрсәдер үзгәргәндер... Көч булса, Алла бирсә, алга таба
Быел Сөембикә манарасы бер милиметрга да кәкрәймәгән. Бәлки, галәмдә нәрсәдер үзгәргәндер... Көч булса, Алла бирсә, алга таба да кәкрәеп тормыйча үз урыныбызда торырбыз. Яңа елда барысына да телибез: яраткан эшеңне һәм якын кешеләреңне табарга. Кемнәр тапкан инде, зинһар, тынычланмагыз. Йөрәгегездә зур мәхәббәт, тәнегездә көч булсын: дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен. Киләчәк яңа ел белән!

Repost from N/a
Бүләкләрне барысы да сатып алгандыр дип өметләнәбез. Алайса гыйнварның беренче көннәрендә хезмәттәшләребезгә җавап бирергә әз
+8
Бүләкләрне барысы да сатып алгандыр дип өметләнәбез. Алайса гыйнварның беренче көннәрендә хезмәттәшләребезгә җавап бирергә әзерләнәбез. Моның өчен яраткан аватарканы сайлыйбыз. Мемларның эчтәлеге: "Миңа барыбер - минем Holliday's": иң яхшы яңа ел аватаркалары. Алар сезне "мөһим" шалтыратулардан, җитәкченең хәбәрләреннән, «синнән башка бөтенләй булдыра алмыйбыз-дан» коткарырга тиешләр. Но это не точно. Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes

Хәзерге кар кызында кар королевасының сыйфатлары бик күп. Ә сез белә идегезме: бер гасыр элек кар кызы образында шәрык (восто
+8
Хәзерге кар кызында кар королевасының сыйфатлары бик күп. Ә сез белә идегезме: бер гасыр элек кар кызы образында шәрык (восточный) стиле күп иде? Рус әкиятенең эстетикасы бүген Совет мультиклары һәм китап графикасы белән формалаштырылган. Ләкин XX гасыр башында рус тылсымы (волшебство) бөтенләй башка иде: көнчыгыш һәм чуар (пестрым). Ә кем әкият геройларына аяк киеме теккән? Чын йөрәктән источник: t.me/krot_guide/1499

Кытайда инде робот-этләр саталар. Роботның бәясе - $1,4 мең (якынча 110 мең сум). Заманча смартфон да шулкадәр тора. https://
Кытайда инде робот-этләр саталар. Роботның бәясе - $1,4 мең (якынча 110 мең сум). Заманча смартфон да шулкадәр тора. https://tass.ru/ekonomika/26015737

Хәерле иртәләр! 1940 еллар җырлары. #татар_җырлар. Көтәм сине. Әхмәт Ерикәй сүзләре. Сара Садыйкова музыкасы. Фатиха Аитова мәктәбен тәмамлаган Сара Садыйкова педагогика техникумында җырлый башлый. Соңыннан аның тормышында Мәскәү консерваториясе, опера, театр, концертлар була. Бары тик 1942 елда гына ул татар эстрадасы өчен яңа булган танго стилендә беренче җырын яза. Әлбәттә, озак вакыт Мәскәүдә яшәгән һәм актуаль тенденцияләрне күзәткән кеше өчен мондый адым гаҗәп түгел. Садыйкова шуннан бирле йөзләрчә җыр иҗат итте. Садыйкованың татар музыкасы, губка кебек, яңа көйләрне, ритмнарны, тембрларны сеңдерә, аларны үзенчә эшкәртә. Источник: https://100tatar.ru/40ru

Шул вакытта кемнеңдер эш графигы Яңа елга эләгә... Источник: https://t.me/shahrikazan/41408

Гринч синдромы: безгә бәйрәм кәефе кирәкме һәм аны каян табарга? «Идел» журналы редакциясе психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарә
+4
Гринч синдромы: безгә бәйрәм кәефе кирәкме һәм аны каян табарга? «Идел» журналы редакциясе психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән сөйләште. Ни өчен кайбер кешеләр бәйрәм чорында шатлык тоймый? һәм моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәкме? Мәкалә монда. Мөһим мәгълүматны карточкаларда укырга мөмкин. Источник: https://t.me/tatmediaofficial/143308

2025 елда Россиядә борчылуның (тревожность) индексы 2024 ел белән чагыштырганда 7%-ка арткан. Төп сәбәпләр: икътисади факторл
2025 елда Россиядә борчылуның (тревожность) индексы 2024 ел белән чагыштырганда 7%-ка арткан. Төп сәбәпләр: икътисади факторлар (инфляция, бәяләр үсеше, ипотека мөмкин булмау), цифрлы мохиттәге (среда) проблемалар (киберҗинаятьләр, интернетны блоклау) һәм «Долина эффекты». Россиянең иң борчулы шәһәре - Мәскәү Санкт-Петербург. 2025 елда петербурглылар өч тапкырга борчулырак булды, ә мәскәүлеләр - 20%-ка тынычрак. Борчылу дәрәҗәсе буенча Топ-5 регион: - Санкт-Петербург, - Мәскәү, - Краснодар крае, - Ростов өлкәсе, - Курск өлкәсе. Источник: https://www.vedomosti.ru/newspaper/articles/2025/12/26/1166606-pochemu-rossiyane-stali-trevozhnee

Иван Ургант кайтты. Ул "Живой Ургант" исемле YouTube-канал ачты. Анда ул соңгы ике елда җыелган видеоны урнаштырачак. Әлегә анда бу тизер белән видео гына. Источник: https://youtu.be/S-RuE-gzA6s