en
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Open in Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
300
Subscribers
+224 hours
+47 days
+2030 days
Posts Archive
Америка Кушма Штатларында Сиэтл сабантуенда Илшат Гыйззәтуллин бу легендар җырын җырлаган. «Өчпочмак с горячим чаем» - «Эй, Зөлфәт» диеп аталган кечкенә сериалда яңгыраган җыр. Сериалда Илшат Гыйззәтуллин Зөлфәт ролен башкара. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Америка Кушма Штатлары - Соединённые Штаты Америки 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

8нче июньдә Башкортостанда беренче тапкыр «Урал батыр» дастаны көне билгеләнеп үтте 2025нче елда Башкортостан Башлыгы Радий Х
8нче июньдә Башкортостанда беренче тапкыр «Урал батыр» дастаны көне билгеләнеп үтте 2025нче елда Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча «Урал батыр» дастаны көнен ел саен 8 июньдә билгеләп үтәргә диеп карар кабул ителде. «Урал батыр» - борынгы башкорт әдәбияты истәлекләренең берсе, кобаер жанрындагы эпос, ул борынгы мифологиянең һәм фәлсәфәнең тирән катламнарын тасвирлый. «Урал-батыр» дастаны - «Башкортстанның җиде могҗизасы» исемлегенә кертелгән әйберләрнең берсе, ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән дастан һәм ЮНЕСКО оешмасының «Инсаниятнең телдән булган һәм матди булмаган мирасы җәүһәрләре» исемлегенә кертү өчен нәмзәт булып тора. Дастан урыс, инглиз, француз, алман, татар, төрек, якут, абхаз, иврит, чуаш һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. «Урал батыр» дастаны көненең төп максаты - башкорт халык авыз иҗатының мирасын саклау вә популярлаштыру, милли тәңгәллекне ныгыту һәм башкорт әдәбиятына вә халык авыз иҗатына кызыксынуны арттыру. Аеруча зур бәйрәм Белорет өлкәсендә үтте. Кунаклар өчен китап ярминкәсе һәм концерт оештырылды. Бәйрәмнең төп бизәге - хедлайнер буларак чыгыш ясаган AY YOLA төркеме булды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кобаер - кубаир (эпические песни татарского и башкирского фольклора) 💡фәлсәфә - философия 💡могҗиза - чудо 💡ТӨРКСОЙ - ТЮРКСОЙ (Türk Kültür ve Sanatları Ortak Yönetimi) 💡матди - материальный 💡мирас - наследие 💡исемлек - список 💡инсаният - человечество 💡җәүһәр - шедевр 💡нәмзәт - кандидат 💡вә - и 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬Чукоткадан Аляскага кадәр мәнфәз төзеләчәк, аның төзелеше турында Рәсәй белән АКШ арасында килешү якын арада ук имзаланачак, дип белдерде президентның махсус вәкиле Кирилл Дмитриев. 💬Ихсаият мәгълүматлары Рәсәй кешеләренең федераль ТВ каналларга кызыксынулары кимүе дәвам итүен күрсәтә. Шулай итеп, «Россия 1», НТВ һәм «Первый канал» узган дүрт ай эчендә уртача 14% тамашачыларын югалткан. Иң зур аудиторияне НТВ каналы югалткан - аның аудиториясе 30 фаизга кимегән. 💬Иҗтимагый палата Рәсәйдә «старородящая», ягъни «бала табучы карт хатын-кыз» истилахын тыярга телиләр, дип хәбәр итә. Инициатива авторлары аны «гордородящая», ягъни «бала табучы горур хатын-кыз» яки тагын да нейтральлерәк истилах белән алыштырырга тәкъдим итәләр. 💬Туроператорлар халык Кырымга алган турларны күпләп кире кайтара, диеп хәбәр итәләр. 24нче майдан 6нчы июньгә кадәр Кырымда 79 фаиз броньларны кире кайтарганнар. Бу кешеләрнең ягулык мәсьәләсе аркасында «тозакка» эләгергә куркулары белән бәйле. 💬Май аенда Рәсәй кешеләре банклардан 30 ел эчендә рекорд күләмдә кәгазь акча алганнар - 381 млрд сум, ә ел башыннан бирле - 1,09 трлн сум күләмендә, дип күрсәтелә Үзәк банк мәгълүматларында. 💬Аурупа Берлеге Рәсәйгә каршы санкцияләрнең 21нче капчыгы буенча тәкъдимнәрен игълан итте. «Кирпеч артыннан кирпеч алып, без Рәсәйнең хәрби икътисады нигезләрен җимерәбез», - диде АБнең тышкы сәясәт җитәкчесе Кая Каллас. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡мәнфәз - тоннель 💡истилах - термин 💡ягулык - топливо 💡тозак - ловушка 💡Аурупа Берлеге - Евросоюз 💡икътисад - экономика 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанның «Ак Барс Арена» стадионында концертка килүчеләр саны буенча рекорд куелды - узган якшәмбе булган Баста концертына 40 157 тамашачы җыелды. Эльмира Кәлимуллина Баста белән бергә «Сансара» һәм «Өмет йолдызы» җырларыннан мэшап башкарды. Эльмираның чыгышы тамашачылар өчен сюрприз булды, чөнки аның катнашуы алдан игълан ителмәгән иде. Әмма тагын да зуррак сюрприз аның татар телендә җырлавы булды. Видео композитор Эльмир Низамов каналыннан @nizamovcomposer 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡өмет - надежда 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Сергей Безруков Казан мэриясендәге иртәнге киңәшмәгә килгән һәм үзен Татарстан Республикасының халык артисты исемен бирүен сораган. «Мин Казанга һәм Татарстанга сокланам. Бүгенгә кадәр бу исемгә ия булмавыма гаҗәпләнәм. Күрше Башкортстанда - бирделәр, ә сездә әле юк», - диде актёр һәм Рөстәм Минниханов алдында бу хакта сүз кыстыруны сорады. Ничек уйлыйсыз бирерләрме Сергей Безруковка бу исемне? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡киңәшмә - совещание 💡соклану - восхищаться 💡сүз кыстыруны сорады - попросил замолвить словечко 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Тиздән Казанда Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган бушлай татар теле курсы башланачак Татар теле курсы 6 атна дәвам итәчәк.
Тиздән Казанда Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган бушлай татар теле курсы башланачак Татар теле курсы 6 атна дәвам итәчәк. Курс программасы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләреннән тора. Курс 2 әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән - башлангычлар һәм дәвам итүчеләр. Дәресләр атнага 1 тапкыр 2 сәгать дәвамында Казан шәһәре Башкарма комитетында үтәчәк. Старт - 15 июнь 🚀 Башлангыч төркеменең остазы - Ләйлә Гарифҗанова. Дәвам итүчеләр төркеменең остазы - Гөлфия Габдуллаҗанова. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6a266fa6f47e735d72d593ad 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Башкарма комитеты - Исполнительный комитет 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак»: Казанда VK Fest ничек узды Кичә, 7нче июнь көнендә, Казанда VK Fest үтте. Алдангы
«Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак»: Казанда VK Fest ничек узды Кичә, 7нче июнь көнендә, Казанда VK Fest үтте. Алдангы исәпләүләр буенча аны 18 мең кеше карарга килгән. Фестивальнең нигезе - музыкаль программа. Ул үзенең музыкаль өстенлекләрен төгәл билгели алмаган кешенең плейлисты кебек күренде: төп сәхнәдә Татьяна Куртукова, Zivert, FEDUK, Клава Кока, Дора, «Сироткин» төркеме һәм Ришат Төхфәтуллин чыгыш ясадылар. Әгәр кемдер уйлый җырчыларны продюсерлар сайлый диеп, алай түгел. Фестивальнең башлыгы Зоя Новикова сүзләре буенча, оештыручылар ихсаиятны карыйлар һәм регионда 10 иң еш тыңнала торган җырчыны чакыралар. Димәк Татарстанлыларның музыкаль өстәнлекләрен фестивальга килеп белеп була. Татар сәхнәсе аеруча популяр булды. Анда Beku, Ilgiz, Malsi Music, «Дышать», Defne, Gauga, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин һәм DJ Сулейман чыгыш ясадылар. Монда Татарстанда популяр булган һәм Татарстанда яңа музыкаль мәдәниятне тудыра торган җырчыларны җыйганнар. Татар сәхнәсе Идел яшьләр журналы ярдәмендә оештырылды. «Хәзер инде минем плейлистым тулаем сезнең җырчылардан тора. Ә Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак. Мин продюсер булуыма шундый шат, мин шундый талантлы матур егетләргә кагыла алам. Сез миңа татар теле укутучысын тапсагыз, киләсе елга мин татарча сөйләшә башлыйм, сүз бирәм» - диеп сөйләде фестивальнең башлыгы Зоя Новикова. Төхфәтуллин үзе «рус телле тамашачыларның кызыксынуларына карап иҗади экспериментка барырга булдым - 5 рус җырдан торган яңа альбом әзерли башладым» - диеп журналистларга сер итеп әйтте. Мондый адымга барырга курыкмыйсыңмы дигән сорауга, Ришат фәлсәфи җавап бирде: «мине бер генә әйбер куркыта - картлыкта тәки тырышып карамадым диеп үкенергә». Җырлардан тыш фестивальдә имзалар сессиясе, лекторий, осталык дәресләре, гастрономия һәм иң көтелмәгән әйбер - мунча да булды. Имзалар сессиясендә иң популяр чатыр «Импровизация» тапшыруы артистлары чатыры иде. Ә лекторийда иң популяр лекция сөйләүче актёр Сергей Безруков булды. «Бүген Сергей Безруков бөтен халыкны әсир итте» - диеп сөйләде Зоя Новикова. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡алдангы исәпләүләр - предварительные подсчёты 💡ихсаият - статистика 💡фәлсәфи - философский 💡имза - подпись, автограф 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬VPN өчен салым 37 миллионнан артык Рәсәй кешеләренә кагылачак, дип хәбәр итә белгечләр. Аларның сүзләре буенча, VPNнан үткән 15 Гбтан арткан трафик өчен түләү кертергә телиләр. Бу интернет кулланучыларның якынча 20 фаизына кагылачак. 💬Мәскәүдә официантларның кереме (хезмәт хаклары белән чәйлек акчалары) IT белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсенә җитә башлаган. Оффициантларның керемнәре айга 400 мең сумга кадәр җитә ала. Шул ук вакытта Мәскәү буенча уртача хезмәт хакы 100-250 мең сумны тәшкил итә. Керемнәрдәге мондый зур аерма официантлар җитмәве белән аңлатыла. Каһвәханәләр һәм рестораннар хәтта тәҗрибәсез официантларны дә эшкә ала башлаганнар һәм алар өчен фатир да иҗарә итәләр. 💬ММЧ хәбәр иткәнчә, Әрмәнстан җиләк-җимешләрен һәм яшелчәләрен Рәсәйгә Төркия һәм Азәрбайҗан аша “соры” схема буенча кертәргә җыеналар. Аларның мәгълүматлары буенча, бәяләр 1 килограмм өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр үсәчәк. 💬«MAX» мессенджеры «App Store»дан алып ташлангач «MAX» кулланучыларына белдерүләр дә килми башлаган, диеп хәбәр итә мессенджерның матбугат хезмәте. Ягъни хәзерге вакытта кем IPHONEнан Max белән куллана, аларга яңа хатлар һәм шалтыратулар турында пуш-белдерүләр килми. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡салым - налог 💡фаиз - процент 💡керем - доход 💡хезмәт хакы - заработная плата 💡чәйлек - чаевые 💡иҗарә - аренда 💡ММЧ - СМИ 💡белдерү - уведомление 💡матбугат хезмәте - пресс-служба 💡хат - сообщение 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татарстанда яшәүче Айрат Фатыйхов тарихта беренче булып нәрд уены буенча дөнья чемпионы булды! Тбилисидә тарихта беренче тапк
Татарстанда яшәүче Айрат Фатыйхов тарихта беренче булып нәрд уены буенча дөнья чемпионы булды! Тбилисидә тарихта беренче тапкыр озын нәрд буенча рәсми дөнья чемпионаты үтте. Турнирда 17 илдән 150 катнашучы чыгыш ясады. Ярышлар Швейцария системасы буенча, ике җиңелүгә кадәр барды. Финал матчында Айрат Гөрҗистан спортчысы Эдуард Назарян белән очрашты һәм 5:3 исәбе белән җиңү яулап, дөнья чемпионы титулын алды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: нәрд - нарды Гөрҗистан - Грузия исәп - счёт 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

4нче июньнән башлап 7нче июньгә хәтле Мәскәүдә «Красная площадь» диеп аталган китап фестивале үтәчәк. Татарстан китап нәшрият
+2
4нче июньнән башлап 7нче июньгә хәтле Мәскәүдә «Красная площадь» диеп аталган китап фестивале үтәчәк. Татарстан китап нәшрияты да бу фестивальдә катнаша. Бүген алар 3 төрле презентация ясаганнар: 1. Китаплар сериясе - татар, чуваш, удмурт һәм мари телләренең үзөйрәткечләре. Китапларның авторлары Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецов. 2. Габдулла Тукайның рус телендәге алты томлык әсәрләр җыентыгы. 3. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында ике китап (рус телендә). Презентациядә бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Залилова Мусеевна катнашуы планлаштырыла. Гомүмән сатуда Татарстан китап нәшриятының чатырында 300дән артык төрле китап бар. Шулай ук ярминкәдә кырым татарларның нәшриятлары да бар - фотосурәттә кырым татар телендәге кайбер китапларын күрсәттек. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡үзөйрәткеч - самоучитель 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты яңа сезонны яңа урында башлап җибәрә! Сезонның беренче очрашуы иртәгә, 4 июнь, 18.00 сәгатьтә, Камал театрының яңа бинасы артында, Кабан күле буенда урнашкан мәйданчыкта узачак. Сезне һәрвакыттагыча татар биюләре, кичке уеннар һәм җылы аралашу көтә! Әгәр чарага вакытында килсәгез, моңлы сандугачыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың матур җырларын ишетә алачаксыз. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡сандугач - соловей 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

КАМАЗ-мастер Кытайда узган «Такла-Макан 2026» диеп аталган раллида җиңде! «Такла-Макан 2026» - Кытайда 16 майдан 1 июньгә кад
+3
КАМАЗ-мастер Кытайда узган «Такла-Макан 2026» диеп аталган раллида җиңде! «Такла-Макан 2026» - Кытайда 16 майдан 1 июньгә кадәр узган халыкара ралли. Ярышны «Дакар Востока» диеп тә атыйлар һәм ул Азиядәге иң озын һәм иң катлаулы оффроуд-марафоннарның берсе булып санала. Маршрут Кытайның берничә регионы аша, Гоби һәм Ярданг чүлләре аша узды. Юлда төрле ландшафтлар булды: дюна комнары, тирән каньоннар һәм елгалар Рәсәй командасы бу абруйлы марафонда беренче катнашуда ук беренче урын яулап алды. Богдан Кәримов экипажы якынча 8000 чакрым дистанция үтте, дистанциянең күпчелек өлеше чүлдән үтә. Кичә, 1 июньдә, «КАМАЗ-мастер» йөк машиналары зачетында беренче булып финишка килде һәм йөк машиналары классында гомуми җиңү яулады. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡чүл - пустыня 💡абруйлы - престижный 💡йөк машинасы - грузовик 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Анна Асти аның җырын Гөлназ Асаева татарча башкарган өчен 400 мең сум судлашып алган Җырчы Анна Астинең лейблы - «Феникс Мьюз
Анна Асти аның җырын Гөлназ Асаева татарча башкарган өчен 400 мең сум судлашып алган Җырчы Анна Астинең лейблы - «Феникс Мьюзик» - авторлык хокукларын бозу буенча дәгъвасын мәхкәмә өлешчә канәгатьләндерде. Бәхәснең сәбәбе - «По барам» җырын татар теленә тәрҗемә итеп башкару. Кавер «Музлофт-Тур» проектының бер чыгарылышында яңгырый. Тапшыруны актер Стас Ярушин алып бара, ә җырны Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева башкара. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Ярушин дәгъваны үз өчен көтелмәгән дип атаган. Дәгъвачы аңлатканча, әсәрне хокук иясеннән рөхсәтсез рәвештә тәрҗемә иткәннәр, җәмәгатьчелеккә таратканнар һәм аудиовизуаль контентка кертеп җибәргәннәр. Башта «Феникс Мьюзик» видеоплатформадан һәм канал администраторы Сабина Алиевдан 1 миллион сум түләтүне таләп иткән. Соңрак Ярушин һәм видеосервис хуҗасы җавап бирүчеләр исемлегеннән чыгарылган, барлык җаваплылык Алиевага йөкләнгән. Алиева хокук бозу фактын таныган, ләкин компенсация күләмен артык зур дип санаган. Мәхкәмә түләү суммасын 400 мең сумга кадәр киметкән, шулай ук Алиеваны 22 мең сумлык дәүләт пошлинасын түләргә бурычлы иткән. Карар әлегә көченә кермәгән, аны шикаять итәргә мөмкин. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡судлашып алу - отсудить 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз. 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤 Милләт (Millät, ملت) XIX гасырда Рәсәйдә яшәгән белемле мөселман ислахчылары татар-мөселман җәмгыятен «милләт» дип атый башлыйлар. Киңрәк мәгънәгә ия «халык» сүзеннән аермалы буларак, «милләт» төшенчәсе милли тәңгәллек, югары үсешле мәдәният, сәяси тәртипләр, дини институтлар һәм тел белән бәйле. Мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин (1859–1936) болай дип язган:
«Ватан – кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуның өчен ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакарь булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер. Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез».
Совет чорында бу төшенчә нигездә рәсми милли сәясәт белән кушылып киткән һәм аның аша этниклык аңлатыла башлаган. Бүгенге көндә милләт татар халкының уртак кыйммәте һәм бөтендөнья татарлары бердәмлегенең нигезе буларак аңлашыла. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡милләт - нация 💡ислахчы - реформатор 💡тәңгәллек - идентичность 💡ватан - родина 💡лаек - заслуживающий 💡фидакарь - самоотверженный 💡хезмәт итү - служить 💡кыйммәт - ценность 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Абага чәчәге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый Фильмның
Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Абага чәчәге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы - Салават Юзеев, продюсеры - Миләүшә Айтуганова, кастинг мөдире - Ирек Хафизов. Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелер дип планлаштырыла. Төп рольдә төшәчәк артистлар билгеле, ләкин режиссер белән продюсер әлегә аларның исемнәрен сер итеп саклый. Ә икенче пландагы рольләр өчен кастинг кичә - 29нче май көнне - «Татаркино» бинасында узды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡абага - папоротник 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кичә - 28нче май көнне Уфада «Китап-бәйрам» (башкортча «Китап-байрам») Фестивале старт алды Фестиваль Уфа үзәгендә Совет мәйд
+2
Кичә - 28нче май көнне Уфада «Китап-бәйрам» (башкортча «Китап-байрам») Фестивале старт алды Фестиваль Уфа үзәгендә Совет мәйданында үтә. Һәм әле 30нче майга хәтле дәвам итәчәк. Проект инде күркәм традициягә әйләнде - быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Мәйданда Рәсәй өлкәләреннән, Белоруссиядән һәм Ираннан килгән 95 китап кибете, нәшриятлар һәм иҗат студияләре чатырлары эшли. Фестиваль кунакларын китаплар ярминкәсе генә түгел, ә бай мәдәни программа да көтә: концертлар, мәшһүр авторлар белән очрашулар, осталык дәресләре, кичке кинопоказлар. Ачу тантанасында Радий Хәбиров, Владимир Мединский һәм Сергей Безруков катнаштылар. Сергей Безруков мондый чараларның әһәмиятен аерым билгеләп үтте: «Беләсезме, сез монда, республикада эшләгән эш - бик зур эш. Төбәк җитәкчесенә һәм әлеге гаҗәеп, сокландыргыч китап ярминкәсен оештыручыларына барысына да рәхмәт. Электрон китаплар заманында бу эш бик кирәкле һәм бик мөһим. Чын китапка - кулга алып укый торган кәгазь китапка - игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Һәм шушы искиткеч ярминкәгә игътибарыгызны күрсәткәнегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте ул фестивальгә килгән кунакларга. Татарстаннан ярминкәгә «Татар китап нәшрияты» барган. Алар чатырында 200дән артык төрле китап урнаштырылган. Татар китап нәшрияты аерым игътибар мәдәни хезмәттәшлеккә бирә. Нәшриятның баш мөдире Рөстәм Галиуллин уртак «Дуслык киштәсе» проекты турында Радий Хәбировка һәм Владимир Мединскийга Татар китап нәшрияты чатыры янында сөйләгән. Аның кысаларында ике республиканың нәшриятлары үзара китап бастыру программасын дәвам итергә тиеш: Татарстан - башкорт авторлары китапларын чыгара; Башкортстан - татар язучылары әсәрләрен нәшер итә. Радий Хәбиров, чатырыгыз бигрәк матур, диеп мактаган 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡нәшрият - издательство 💡чатыр - шатёр 💡гаҗәеп - замечательный 💡мөрәҗәгать итү - обратиться 💡хезмәттәшлек - сотрудничество 💡киштә - полка 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанда урыс режиссёры инглиз әсәрне татар телендә куйды 26нче май көнне Тинчурин театрында «Отелло» спектакльнең премьерасы
Казанда урыс режиссёры инглиз әсәрне татар телендә куйды 26нче май көнне Тинчурин театрында «Отелло» спектакльнең премьерасы узды. Спектакльне Санкт-Петербург режиссёры Александр Крымов куйды. Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә. Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Пластика буенча режиссер Римма Саркисян куйган хәрәкәт һәм ритм аша геройлар үз хисләрен сөйлиләр, күп катламлы һәм хискә бай театраль тамаша тудыралар. Спектакль Габдулла Шамуковның классик тәрҗемәсе буенча эшләнгән. Төп ролләрне Зөлфәт Закиров (Отелло), Зәринә Сафина (Дездемона) һәм Артем Пискунов (Яго) башкаралар. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡мәшһүр - знаменитый 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кабан күлендә яңа фонтан нинди булачагы ачыкланды Яңа Камал театры бинасы янында урнашачак фонтан проектының детальләре билге
+9
Кабан күлендә яңа фонтан нинди булачагы ачыкланды Яңа Камал театры бинасы янында урнашачак фонтан проектының детальләре билгеле булды. ➡️Фонтанның үзәк су агымы 70 метр биеклеккә кадәр күтәреләчәк - бу иске Камал театры янында булган фонтаннан ике тапкыр биегрәк. ➡️Кичен фонтан 1,6 меңнән артык яктырткыч ярдәмендә төрле төсләргә кереп, утлы-шоу рәвешендә эшлиячәк. ➡️Фонтан аэратор функциясен дә үти - ул суны кислород белән баетырга тиеш. ➡️Проектның беренче чоры бәясе якынча 1,5 млрд сум итеп билгеләнгән. Акча белән Сбербанк тәэмин итергә тиеш. ➡️Фонтанны 2027 елда, Җөмһүрият көне алдыннан, тантаналы рәвештә ачырга җыеналар. Шул ук вакытта, иҗтимагый челтәрләрдә күп кенә кулланучылар Кабан күле экосистемасы өчен борчылуларын белдерә: алар фонтан төзелеше һәм эшләве балыкларга, кошларга һәм су экологиясенә зарар китерер диеп уйлыйлар. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡чор - период, стадия, этап 💡акча белән тәэмин итү - финансировать 💡зарар - вред 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Удмуртиядә өч гасыр дәвамында бөтен авыл диярлек бер үк фамилия йөрткән татар авылы бар.  Авылның исеме Кестым. Ә 28нче май көнне Казанда, «Мир» кинотеатрында, әлеге авыл турында төшерелгән кыска документаль фильмның премьерасы үтәчәк.  Фильм «800 Касимовых»  дип атала. Аны казанлы кинематографчылар төшергән.  Өч йөз ел дәвамында бу авылның барлык халкы диярлек Касыймов фамилиясен йөртә. Авыл халкы -  Касыйм ханлыгының беренче хөкемдары булган Касыйм патшага барып тоташкан нәселнең бер өлеше.  Фильмдә Касыймовлар гаиләләре ничек яши, нинди йолалалар саклый, бәйрәмнәрне ничек үткәрә һәм ел саен уздырыла торган «Касыймовлар җыены» бәйрәме турында сөйләнә.  Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры Амир Галиәскәров бу авылны бердәмлек һәм ыру тарихын саклавының бердәнбер очрагы дип атый.  Премьерада кунаклар өчен Кестым авылы халкының милли ризыкларыннан торган фуршет әзерләнәчәк. Фильмнан соң фикер алышу булачак. Билет бәясе 200 сум 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кыска фильм - короткометражный фильм 💡хөкемдар - правитель 💡ыру - род 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Әлфина Әзһамова Башкортстанның атказанган җырчысы исеме белән бүләкләнде 👏👏👏👏 Җырчы өчен бу аеруча кадерле, чөнки үзе әйт
Әлфина Әзһамова Башкортстанның атказанган җырчысы исеме белән бүләкләнде 👏👏👏👏 Җырчы өчен бу аеруча кадерле, чөнки үзе әйтүенчә, Башкортостан аның өчен «туган як, җан һәм илһам чыганагы». Бүләкне аңа турыдан-туры «Уфа-Арена» сәхнәсендә Элвин Грей концерты вакытында тапшырдылар. Анда Әлфина кунак буларак чыгыш ясады. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК 💡илһам - вдохновение 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә