Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ:
☄️ Бездән берни тормый шул...
Бар нәрсә дә үзеңнән тора, үзеңә ышанырга кирәк, үзеңә ышансаң гына максатыңа ирешеп була дигән фикерне еш укырга һәм ишетергә туры килә. Әйе, сүз дә юк, эшкә тотынганда үз көчеңә, мөмкинлегеңә дә карыйсың,әмма, дөреслектә,бар нәрсә дә бездән генә торамы икән соң? Бер көнне, дәресләр беткәч, кайтыр юлга чыктым.Трасса буйлап бер җайга гына кайтып барам. Кинәт кенә каршы яктан килә торган зур гына бер фураның «арты» бик нык уңга-сулга болгады да юлга аркылы басты бу.Әле ярый, артыннан терәлеп барган машиналар юк иде, бер нәрсә эшләргә дә өлгерә алмыйча калырсың, чөнки берничә секунд эчендә булды бу хәл.
Шунда бер апаның сөйләгәне исемә төште: «Ирем шофёр булып эшли иде.Шулай бервакыт, рейста чагында, бер машина артыннан барган ул. Ә алдагы машина кисәк кенә юлга аркылы баскан.Ирем исә шул машинага килеп бәрелгән.Шул юл фаҗигасендә вафат булды ул». Юл буе уйлап кайттым. Юлда барганда кагыйдәләрне дә бозмыйсың,тизлегең дә югары түгел,беркемгә комачауламыйча, үз юлыңнан барасың да барасың. Әмма кинәт кенә каршыңа берәр машинаның килеп чыгуы мөмкин, я булмаса, алда бара торган машина юлга аркылы төшеп, туктап калырга мөмкин, яки юл аша берәр хайванның йөгереп чыгуы бар.Ә болар юлда транспортка бәйле фаҗигагә, гомерләр өзелүгә китерергә бик мөмкин. Югыйсә, аларның бер дә уйламаганда килеп чыгып, юлда авария куркынычы тудыруларында үзеңнең бер гаебең дә юк. Димәк, андый очракта бездән бит берни дә тормый...
Бер танышым бар иде. Ул өйләнде, ике балалары туды, өй төзеп чыктылар, эше дә яхшы һәм әллә нинди зур планнары бар иде.Әмма кинәт кенә авырый башлады да алты айдан соң вафат булды. Яп-яшь килеш,нибарыутыз алты яшендә!Әйе, планнар корасың, максатлар куясың, әмма...Ә икенче бер гаиләдә «үзебез өчен яшәп калырга кирәк, бала алып кайтырга өлгерербез әле» дип,гел кичектереп килделәр. Хәзер теләкләре дә бар, әмма бала алып кайта алмыйча тилмерәләр. Ә андый гаиләләр күпме?!.«Бездән һәм акчадан гына торса иде шул»,- дип уфтана алар. Бер таныш апа, күзе авыртып, берничә операция ясатты, төрле табибларга йөри, әмма күзенең һаман рәте юк. Таныш табиблар да, акча да бар,әмма һаман дәваланып бетә алмый.
Тормышта мондый мисалларны бик күп китереп булыр иде. Менә шуларны уйлыйсың да бездән бернидә тормаганын аңлыйсың, шулардан гыйбрәт алып, мин-минлектән арынып, тәкәббер башны иеп, сәҗдәләргә китеп:«Раббым, кичер мине, бар нәрсәдә Синең әмерең белән генә була!» – дип әйтәсең. Аллаһ тәгалә Коръәндә дә хәбәр итә бит: «Бу эштә бездән берәр нәрсә торамы соң?» – дип әйттеләр. Син аларга: «Барчасы Аллаһтан тора», – дип әйт.
📌(«Гыймран» сүрәсе, 154нче аять)
Әле ярый,вакытында аңлап, башыңны сәҗдәгә куя белсәң.Күпме сынау килгәннән соңда, мин-минлек чиреннән арына алмаучылар җитәрлек. Аллаһыга ялвар,Үзеннән генә сора, Үзенә генә өмет ит! Юк шул, масайган адәм баласы үзенә, дусларына, акчагагына таяна.«Әкият сөйләмә инде, нинди Аллаһ?!Кайда ул?Нишләп бер дә ярдәм итми?Сынау артыннан сынау килә»,– дип, мин-минлеге аркасында, хакыйкатьне аңлый алмый интегә.
«Мин булдырам, мин эшлим» дип түгел,«Аллаһ теләсә, эшләрмен, дип әйт» дип киңәш бирәсең. «Аның теләвен көтеп ятсаң... Үзем тотынам да эшлим, барысыда үзеңнән тора», – ди андыйлар. Эше барып чыкмагач, тагын исенә төшерәсең, Аллаһ теләмәгәндер дип, шушы аятьне дә укып күрсәтәсең: «Син бернәрсәне дә: «Дөреслектә, мин аны иртәгә эшләрмен», – дип әйтеп калдыра күрмә. Син шунда: «Аллаһ теләсә генә», – дип өстәргә онытма. Ә инде оныткан булсаң, син Раббыңны искә ал һәм: «Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган туры юлга юнәлтер»,– дип әйт».
📌(«Кәһеф» сүрәсе, 23-24нче аятьләр)
Ләкин ул һаман киреләнә, горур башын аска иеп, Раббысын таныйсы килми, үзенә ышанычы көчлерәк булып чыга.Әйе, әлбәттә үз көчеңә дә ышанырга һәм сәбәбен дә кылырга кирәк, әмма беренче урында Аллаһы булырга тиеш. Ул теләсә булыр, Ул язган булса, эшләп чыгарбыз, нәтиҗәне өмет иткәндә дә күңелләр Аның белән генә бәйле булуы ләзем булып тора. Чөнки: «Һәрбер эш бер Аллаһка гына кайтарылачак. Син Аңа гына гыйбадәт кыл һәм Аңа гына тәвәккәллә.