ТатИслам:
нер:
– өшкерү, бозым, чирдән арындыруны сорапф. шул кәсеп ияләренә бармаучылар;
– ут белән кыздырып дәваламаучылар;
– ырым-шырым, юрау-багуларга ышанмаучылар;
– Аллаһыга тәвәккәл итүчеләр.
Әгәр дә кеше, шушы хәдисне ишеткәнче әлеге хәрәм гамәлләрне кылган булса, ул тәүбә итәргә тиеш, ә Аллаһы – Кичерүче.
✏️ Раил Фәйзрахманов
📍 Язылырга 👇
Вконтакте:
https://vk.ru/id16784711
Макс:
https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP…
Бип:
https://bip.ai/join/tatislam
Телеграм:
https://t.me/tatislam
РуТуб:
https://rutube.ru/channel/38324482
ТатИслам:
💐 Җәннәткә хисапсыз керүчеләр
Барча мөселманнар белә, бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу, гыйбадәт аша Аллаһы ризалыгына ирешү, Аның ризалыгын алып, җәннәткә керү.
Җәннәткә юлыбызның җиңел түгеллеген барыбыз да беләдер. Җәннәткә Аллаһының газабын алмыйча һәм хисап тотмыйча гына кереп буламы соң? Дөньялыкта кайбер очракларда адәм баласына ташламалар каралган кебек, ахирәттә дә ниндидер “йомшаклык»ка өмет итә алабызмы? Әлеге мөһим сорау күпләрне борчыйдыр, мөгаен.
Мөслим җыентыгындагы Ибн Габбастан риваять ителгән хәдисне карыйк. «Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кыямәт көнендә өммәтләр күрсәтелер. Ягъни, кыямәт көнендә бик күп халык килер, алар белән пәйгамбәрләр булыр. Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр» (Мөслим риваяте).
Беләбез, Аллаһының пәйгамбәрләре адәмнәрне бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга өндәсәләр дә, күпләр тәкәбберлекләре, дөнья малына алданулары аркасында, гадәтләнгән тормыш рәвешен дәвам иткәннәр. Алай гына да түгел, хәтта Бер һәм Бөек Аллаһыга табынучыларга кансызлык күрсәткәннәр, аларны җәзалаганнар.
«Кайбер пәйгамбәрләр янында бер кеше дә булмас» дигәнгә игътибар итегез әле. Хәзерге тормышта да күрәбез: бер кеше, үзе дингә килгәннән соң, әти-әнисен, туганын, күршесен, ирен, хатынын Аллаһы тәгаләгә буйсынып, Аның кушканнарын үтәп, намаз укып, ураза тотып яшәргә чакыра. Үзе күркәм үрнәк тә күрсәтә,ләкин якыннарын үз артыннан ияртә алмый. Без имамнар да шул кеше хәлендә түгелме соң?! Никадәр сөйләп-аңлатып, үрнәк күрсәтеп тә, артыбыздан санаулы кешеләр генә иярә. Ни өчен соң шулай? Әйе, еш кына гаепне үзебездән эзлибез, кайгырабыз. Гаетләрдәге кебек, һәр көнне мәчеткә керергә чират торучылар нишләп юк?
Әле генә искә алган хәдис безгә шуны күрсәтә: хәтта пәйгамбәрләр дә үзләренә теләктәшлек итүчеләрне авырлык белән тапканнар. Димәк, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Пәйгамбәр булып пәйгамбәрләр дә дингә авырлыклар аша әйдәгән.Ә без үзебез артыннан өере белән кеше ияреп баруын телибез. Димәк, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез. Чөнки ниятеңнең изге икәнен һәм хак юлда булуыңны беләсең, Аллаһыга ихластан инанасың. Шулай булгач, туктама, өндәвеңне дәвам ит! Ә нәтиҗәсен бирүче – Аллаһы Үзе. Аллаһы тәгалә изге китабыбыз аша Нух пәйгамбәргә иярүчеләр бик аз булганын әйтә.
Карагыз, Аллаһы Нух галәйһисәламнең нәселенә ничек бәрәкәт бирә. Алар җир йөзенә таралалар. Ә бит аның дәгъватына үз кавеменең бик аз кешеләре генә иярә. «Тик бик әзе генә аның белән бергә иман китерделәр» («Һуд» сүрәсе, 40нчы аять).
Кешенең гадәте шундый – ул күпчелеккә иярүчән. Күпчелек белән бергә гөнаһ кыла, күпчелеккә ияреп хәрәмга керә. «Әнә бит, фәлән, фәләннәр дин тотмаса да, шәп яши. Байлыгы да бар. Нигә мин алардан аерылып торырга тиеш?» – дип үзенең гамәлен аклый.
Әмма Раббыбыз күпчелеккә карап алданмаска, күпчелек артыннан барып, җәһәннәм газабына эләкмәскә чакыра: «Әгәр дә син җир йөзендәге күпчелеккә буйсынсаң, алар сине Аллаһының хак юлыннан адаштырырлар. Чөнки алар бары тик якынча чамалауга (фаразлауга) гына иярәләр һәм алдашалар» («Әнгам» сүрәсе, 116нчы аять).
Аллаһының әмеренә, Пәйгамбәребезнеңﷺдәгъватына буйсынып эш итсә генә, күпчелеккә иярергә була. Ә кемнәрнеңдер уйдырмаларына ышану – ул шайтан коткысына бирелү. Шундый кешеләр бар, алар хәдисләрне, аерым бер аятьләрне мисалга китереп, үзләренә кулай булган фикерне сайлап, шуның нигезендә гамәл кылалар. Ә җәннәт юлында ярдәмче булырдай гамәлләр кылырга чакыручы мөселман кардәшенең фикерен ишетмиләр, кабул итмиләр. Андыйлар Аллаһы сүзенә, Пәйгамбәребез ﷺсөннәтенә бәя бирә башлый, хәтта шик тә белдерә. Мәсәлән, ни өчен биш вакыт намаз билгеләнгән, ә өч кенә түгел? Я булмаса, гомрә кылу тәртибе ни өчен болай, ә башкача түгел? Шуның кебегрәк сораулар биреп, бүгенге тормышка яраклы мантыйк эзләргә маташалар.
Шөкер, динебез – камил дин. Фанилыктагы тормышыбыз белән бәйле һәр мәсьәләдә дә без җавапны динебездә таба алабыз. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт булсынмы, сәламәт яшәү рәвешеме, икътисадый эшчәнлек алы
ТатИслам:
п барумы – барысы да җентекләп канунлаштырылган. Дөрес, адәм акылы җитмәгән нәрсәләр дә бар: кабер газабы, кыямәт көне михнәтләре... Боларга карусыз ышанырга һәм ул көннең килүенә әзерләнергә тиешбез. Чөнки кеше организмының мөмкинлеге чикле. Күзләребез өч чакрымнан да ерактагыракны күрә алмый. Ишетү сәләтебез дә чикле. Спортчылар да бит бер тонна штанга күтәрми. Һәрнәрсә чикләнгән, шул исәптән акылыбыз да. Әмма шул чикләнгән акылыбыз белән без барысын да аңларга һәм аңлатырга тырышабыз. Шунысын да аңлыйк: гыйлемнең безгә тиеш һәм кирәк кадәрен Аллаһы тәгалә изге китабыбызда күптән аңлаткан инде. Бары тик шуны кабул итәргә генә кирәк.
Югарыда китерелгән хәдистә Рәсүлебез: «Кыямәт көнендә кешеләр һәм пәйгамбәрләр җыелган җирдә бик зур кара тап булыр, – дип дәвам итә.– Кешеләр төркеме кара тап булып күренер икән. Бу минем өммәтем, диеп уйладым мин. Әмма ул – Муса г.с. өммәтедер. Бу – аңа иярүчеләрнең күплегенә дәлилдер. Шулай ук, тагын да зуррак бер төркем булыр. Монысы исә минем өммәтем. Шул Кыямәт көнендә җыелган халыкның 70 меңе җәннәткә хисапсыз керер» (Мөслим риваяте).
Җәннәткә хисапсыз керү бәхетен күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди зур бәхет ул! Я, әйтегез, кайсыбызның шундый өстенлектән баш тартасы килер?!
Күпләрегез яхшы белә, дөньяви тормышта без хезмәт урынында квартал, ярты ел саен хисап бирәбез. Салым органнарыннан да, тикшерүләрдән дә куркып торабыз. Ниндидер хилафлык табылса, эштән куарга мөмкиннәр, штраф салулары да бар дип, эшебезне үзебезгә зыян килмәслек итеп, җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз.
Кыямәт көнендә исә квартал өчен дә, ел өчен дә түгел, ә тулы бер гомеребез өчен хисап тотачакбыз. Фанилыкта әле хатаңны төзәтә аласың. Ә монда исә андый мөмкинлегең юк, ул көндә синең җәннәткә яки тәмугка керүең хәл ителә. Сорау алуны көткәндә, сиңа һичкем җитешмәгән документларны да китереп җиткерә алмый, кемгәдер шалтыратып «отсрочка»-кичектерү дә ала алмыйсың...
Пәйгамбәребез ﷺшушы хәдисен сөйләгәннән соң, мәчетеннән өенә кереп китә. Гыйлемгә омтылучан сәхабәләре уйга кала. Кемнәр икән соң ул 70 мең арасына керүче бәхетлеләр?
Ә безнең, хәзерге заман мөселманнарының үз-үзебезгә бу сорауны биргәнебез бармы? Тәкъвалыгыбыз шулкадәр зәгыйфь ки, без хәтта ул хакта уйлап та карамыйбыз. Безгә күңел ачу, тән ләззәте, матди әйберләр кирәгрәк. Ә ахирәт, мәңгелек турында, ни кызганыч, уйларга вакытыбыз юк.
Сәхәбәләр исә Пәйгамбәребезнең ﷺһәр сүзенә илтифат итеп, гыйлем сандыгын баетырга тырышкан. Җәннәткә хисапсыз керүчеләрне алар менә ничек аңлаткан: 70 мең хисапсыз керүчеләр – хакыйки фитра белән туып, Аллаһы тәгаләгә беркемне тиңдәш кылмыйча, бары тик Аңа гына табынып, буйсынып яшәүче балалар. Бу балаларыбызны кечкенәдән үк ислам юлына юнәлдерергә тиешлегебезне ассызыклый. Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең бер төркемен сәхабәләр шул рәвешле шәрехләгән.
Сүз дә юк, баланы кечкенәдән Аллаһы нигъмәтләре белән генә кызыктырып, ялгыш юлга басуыннан Аллаһы җәзасы белән генә куркытып тәрбияләү зарур. Намаз укысаң, Аллаһы җәннәт бирә; ураза тотсаң, сәламәтлегең яхшыра; Коръән ятласаң, һәр хәрефе өчен әҗер-савап аласың... Хәрәм тормыш алып барсаң, үзеңне дә, әти-әниеңне дә газапка дучар итәсең, дип...
Сәхабәләрнең икенче төркеме исә җәннәткә хисапсыз керүчеләр дип, сәхабәләрне атаган. Чөнки алар – Пәйгамбәр ﷺ белән берлектә, дин таратуда ихластан эшләүчеләр.
Берникадәр вакыттан соң, Пәйгамбәр ﷺ кире мәчеткә керә һәм, сәхабәләрнең җавапларын тыңлаганнан соң, үз сүзләренә аңлатма бирә: «Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең беренче төркеме – үзен өшкерүне сорамаучылар». Ягъни, бозым яки чирдән арындыруны сорап, кемгәдер бармаучылар.