es
Feedback

¡No caigas en manos de tramposos! Telemetrio encuentra y marca estos canales 👉 Si quieres ver la etiqueta, suscríbete

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

Ir al canal en Telegram

Бу каналда Раил Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре һәм мәкаләләре урын алган канал. Безнең сайт: https://tatislam.com RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482 ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com Макс:https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSno

Mostrar más

📈 Análisis del canal de Telegram Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

El canal Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ (@tatislam) en el segmento lingüístico de Tártaro es un actor destacado. Actualmente la comunidad reúne a 15 619 suscriptores, ocupando la posición 5 456 en la categoría Religión y espiritualidad y el puesto 41 899 en la región Rusia.

📊 Métricas de audiencia y dinámica

Desde su creación el невідомо, el proyecto ha mostrado un crecimiento acelerado, reuniendo a 15 619 suscriptores.

Según los últimos datos del 25 octubre, 2026, el canal mantiene una actividad estable. En los últimos 30 días la variación de miembros fue de -46, y en las últimas 24 horas de -8, conservando un alto alcance.

  • Estado de verificación: No verificado
  • Tasa de interacción (ER): El promedio de interacción de la audiencia es 5.94%. Durante las primeras 24 horas tras publicar, el contenido suele obtener 2.34% de reacciones respecto al total de suscriptores.
  • Alcance de las publicaciones: Cada publicación recibe en promedio 928 visualizaciones. En el primer día suele acumular 365 visualizaciones.
  • Reacciones e interacción: La audiencia responde de forma activa: el promedio de reacciones por publicación es 4.

📝 Descripción y política de contenido

El autor describe el recurso como un espacio para expresar opiniones subjetivas:
“Бу каналда Раил Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре һәм мәкаләләре урын алган канал. Безнең сайт: https://tatislam.com RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482 ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com Макс:https://max.ru/join/W0hU3jNS...”

Gracias a la alta frecuencia de actualizaciones (últimos datos recibidos el 26 octubre, 2026), el canal mantiene la vigencia y un amplio alcance. La analítica demuestra que la audiencia interactúa activamente con el contenido, lo que lo convierte en un punto de referencia dentro de la categoría Religión y espiritualidad.

15 619
Suscriptores
-824 horas
-157 días
-4630 días
Archivo de publicaciones
🌧️ Тормыш — һава торышы кебек: гел үзгәреп тора... Әлхәмдүлилләһ, без һәр көнне Аллаһның чиксез рәхмәтендә яшибез. Шул ук вакытта бу тормыш юлы, җәйге кояштан соң салкын көз вә кыш килгән кебек күзгә күренеп сынала. Кичә генә йөгереп йөргән кеше бүген хастаханәдә ятарга мөмкин. Кичә генә муллыкта яшәгән кеше бүген бурычларга батырга мөмкин. Түрәдә яки уңышлы кешеләргә карап, без аларны гел шулай яшәгән дип уйлыйбыз. Әмма сораша башласаң: берсе куркыныч авариядән соң сөякләрен җыеп аякка баскан, икенчесе — моннан 5 ел элек кенә хатыны ипигә җибәргәч, копилкадагы 10 сумлык тиеннәрне җыеп кибеткә барганын искә ала... Бу — Аллаһы Тәгаләнең кануны. Ул безне төрлечә сыный: кемнедер фәкыйрьлек, кемнедер байлык яки бәхетсезлек белән. Әмма Коръәндә иң гүзәл вәгъдә бар: «Авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек киләчәк» («әш-Шәрх» сүрәсе). Сынаулар чикле, ә Раббыбызның җиңеллеге — чиксез. Сөекле Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) искә төшерик: ятимлекне дә, ачлыктан эченә таш бәйләп йөрүне дә, икешәр ай өендә учак янмавын да күрде Ул. Шуңа карамастан, һәрвакыт Раббыбыз турында яхшы уйда булды. Шуңа күрә, һәр мөселман тормышында 3 алтын кагыйдәне истә тотарга тиеш: ☀️ Сынау килгәндә — сабыр итәргә. 🤲 Яхшы яшәгәндә — шөкер итәргә. 🧎 Ялгышып хата кылганда — тәүбәгә килеп, гафу сорарга. Раббыбыз бу сынауларны безне җәзалау өчен түгел, ә гөнаһларыбыздан чистарту, иманыбызны ныгыту һәм рухи яктан чыныктыру өчен бирә. Әгәр без: «Раббым биргән бу сынауның ахырында иксез-чиксез әҗер-саваплар бар. Бу дөньяда Аның рәхмәтенә ирешермен, ә ахирәттә исә шушы сабырлыгым аркасында югары дәрәҗәле Фирдәвес җәннәтләренә керү бәхәтенә насыйп булырмын, иншәАллаһ», — дип, бары тик хәерлесен генә өмет итсәк, Раббыбыз безнең барлык эшләребезне дә күркәм рәвештә көйләп куяр. ✍ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482

Мәдинә_шәһәре_белән_бәйле_гамәлләр_1.mp310.16 MB

Ничек бер көндә җиде Хаҗ әҗерен алырга?
+2
Ничек бер көндә җиде Хаҗ әҗерен алырга?

Ничек бер көндә җиде Хаҗ әҗерен алырга?
Ничек бер көндә җиде Хаҗ әҗерен алырга?

Аллаһның_саклавында_булып_7_төр_кеше_.mp312.85 MB

«Яшереп эшләнгән изгелекнең ихласлыгы да, кабул булу өмете дә зуррак». ✨ Кеше күзеннән яшереп, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә кылынган изгелек — чын ихласлыкның билгесе. Игелекле эшләребезне никадәр азрак күрсәтсәк, аларның Раббыбыз каршында кабул ителүенә һәм савабына өмет шулкадәр зуррак булыр. Раббыбыз кылачак изгелекләребезне ихлас һәм кабул булганнардан кылсын! Амин. 🤲 #хикмәтлесүзләр 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482

Гомрәгә 2 урын бушады теләге булган кеше языла ала

Авырлыктан соң, җиңеллек килә..MP327.90 MB

🏥 Иң зур байлыгыбызны кайчан аңлыйбыз? Тормышта бөтенебез дә бай булырга, күп акча эшләргә омтыла. Ләкин иң зур байлыгыбыз — СӘЛАМӘТЛЕК икәнен онытып җибәрәбез. Кеше йөгереп йөргәндә, бер җире дә авыртмаганда, ул һәрвакыт шулай булырга тиеш дип уйлый. Ә менә чирләп урын өстенә яткач кына, күзләр ачыла. 🚲 Үземнең дә бала чакта аягым сынып, бер ай урын өстендә яткан вакытым булды. Күрше малайлар урамда уйный, синең дә чыгасың килә, әмма чыга алмыйсың... Шунда аңлыйсың: синең нинди генә бәяле велосипедың яки роликларың булмасын — аякка баса алмагач, алар бер бәясез тимер кисәге булып кына ята. Күпме генә акчаң булса да, урын өстендә ятканда аның бер файдасы да юк. Аллаһ Тәгалә безгә гыйбрәт өчен бу дөньяда күзләре күрмәүчеләрне, аяксыз-кулсыз, параличланган кешеләрне күрсәтә. Сәламәт кеше алардан күреп уйлансын, булганына шөкер итсен дип... 🩺 Бер табибның сөйләгәне күпләрне уйландырыр: «Мин күпме еллар эшләп тә, нинди бай кеше икәнемне аңламаганмын. Бервакыт кабул итүемә 30 яшьлек бер егет килде. Әле яши генә башлаган, әмма бер күзе сукыр, шикәр чире нәтиҗәсендә бөерләре эшләми башлаган, инсульт кичергән... Шунда мин үземә карадым да: “Әлхәмдүлилләһ, мин бит нинди бәхетле!” — дип уйлап куйдым». 📉 Без кайвакыт яңа айфон ала алмасак, күршенекеннән яхшырак машинада йөрмәсәк, Дубайга ял итәргә бармасак — күңелебезне төшерәбез: «Кара, ничек яшиләр, ә мин нинди бәхетсез...» — дибез. Ә менә шушы авыру кешеләр айфон яки кыйммәтле машина турында хыялланамы? Юк! Ул сиңа — үз аягы белән иркенләп җәяү йөрүче кешегә карап: «Их, мин дә туры басып йөри алсам иде», — дип кызыга. Кайбер вакытта сырхауханәләргә барып, авыру кешеләрнең хәлен белеп килү безне җиргә төшерә һәм булган һәр нәрсәнең кадерен белергә, шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһ сәламәтлектән аермасын! 🤲 ✍ Раил Фәйзрахманов 💬 Ә сез ничек уйлыйсыз? Тулы бәхет өчен сезгә нинди нигъмәт җитми кебек тоела? Сәламәтлекнең кадерен югалткач кына аңлаган очракларыгыз булдымы? Фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз. 👇 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482

Гомрәгә_барганда_үзең_белән_нәрсәләр_алырга.mp310.69 MB

#хикмәтлесүзләр 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2
#хикмәтлесүзләр 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482

Гомрә кылутәртибе.mp316.03 MB