Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 713
Suscriptores
Sin datos24 horas
-37 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә. Колагы ишетмәсә дә, йөрәге ишетә...
Ш. Хөсәенов
Кирәкмәгән кешеләргә никадәр артык сүзләр әйтелгәнен артка карагач кына аңлыйсың...
Үткәнне төзәтергә тырышма. Киләчәкне бозмас өчен бар тырышлыгыңны куйсаң, күпкә яхшырак.
Беркайчан беркемне тыңлама. Беркайчан беркемгә ышанма. Беркайчан беркемнән берни дә көтмә. Ал да, барысын үзең эшлә. Бу күпкә җиңелрәк.
Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзисен уйлый башла.
Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый? Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый.
Зөлфәт Хәким
Кешегә пычрак атасың икән, уйла — аңарга ул барып җитмәскә мөмкин, ә синең кулыңда калачак.
Омар Хайям
Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә.
К. Сухомлинский
Миңа иртәгә дөнья бетәчәк дип әйтсәләр, мин бүген үк агач утыртыр идем.
Мартин Лютер
¡Ya disponible! Investigación de Telegram 2025 — los principales insights del año 
