es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 713
Suscriptores
Sin datos24 horas
-47 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Татар-башкорт халкы ул — бер бөркет. Рабит Батулла

Бу тормышта көч куймыйча гына яшәп булмый. Михнәт күрмичә генә яшәсәк, рәхәтнең нәрсә икәнен белмәс идек, кадере дә булмас иде рәхәт тормышның.

Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Бу тормышта дустыңның ярдәме һәм уртак шатлыктан да яхшырак бер нәрсә дә юк.

Иң тиз туйдыра торган эш — ял... Шәүкәт Галиев

Уңыш — энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә хәрәкәт итү сәләте ул. Уинстон Черчилль

Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен — сүз, сүз әйтү өчен тел кирәк! Мөхәммәт Мирза

Чын даһи — үзе уйлап чыгарган һәм төзегән дөньяда яшәүче кеше. Харуки Мураками

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас. Мәкаль

Әгәр булдырам дип уйлыйсың икән — булдырачаксың, әгәр юк дип уйласаң — син хаклы. Мао Цзэдун

Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне! Мөсәгыйть Хәбибуллин

Мөмкинлек чикләрен ачыклауның бердәнбер ысулы — ул чикләрдән чыгу. Артур Кларк

Тау урыныннан күчкән дисәләр — ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр — ышанмагыз! Хәдис

Үлем котылгысыз икәнен һәркем белә, тик ул якында булмагач, беркем дә аның турында уйламый. Аристотель

Милләтне саклау гаиләдән, кечкенәдән башланырга тиеш. Балага телне, йолаларны, тарихны өйрәтүдә һәр татар гаиләсе җаваплылык тойсын иде. Кырым, Себер, Әстерхан татарымы син? Бу мөһим түгел, бу территориаль үзенчәлек кенә, без — бүленмәс, бердәм татар. Бай тарихлы, абруйлы, шәхесләребез, театрларыбыз, сәнгатебез белән дан тоткан милләт. Һәр татар кешесенең күңелендә милли үзаң булырга тиеш. Закир Шаһбан

Тормыш хәрәкәт таләп итә. Аристотель

Яшәү — чын бәхет! Саҗидә Сөләйманова

Үзен үзгәртә алганнар дөньяны үзгәртәчәк... Инаят Хан Хидаят

Кемнеңдер эшен хурлау, яманлау — хөсет, булдыксыз һәм мескен кеше шөгыле. Бу аның бердәнбер чарасы. Хыялында үзеннән өстен кешене "бәреп төшерү" аңа вакытлыча ләззәт һәм канәгатьлек бирә. Зөлфәт Хәким

Без — тормыш диңгезендә йомычкалар. Талгын суда да йөзәбез, шашкынына да эләгәбез. Кайвакыт бөтерелә-бөтерелә упкын читенә үк барып җитәбез. Беттем дигәндә генә кемдер кулын суза, котылабыз. Тагын талгын агымга эләгәбез. Әмма кирелек, үҗәтлек яңадан чоңгылга китерә. Юкса, хаталар кабатланмас кебек иде...