uz
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Kanalga Telegram’da o‘tish

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Ko'proq ko'rsatish
1 713
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-37 kunlar
-1730 kunlar
Postlar arxiv
Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — сәламәтлек. Мәкаль

Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк.

Каты ихтыярга күкләр буйсына. Татар халык мәкале

Йөрәкне алдап булмый. Ул кемне яратканын төгәл белә.

Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә. Колагы ишетмәсә дә, йөрәге ишетә... Ш. Хөсәенов

Сөйләшергә өйрәндең — үстең, дәшмәскә өйрәндең — акыл керде.

Җанның гариплеге тәннең гариплегенә караганда куркынычрак.

Кирәкмәгән кешеләргә никадәр артык сүзләр әйтелгәнен артка карагач кына аңлыйсың...

Адәм баласы өч аршын җир биләр өчен гомер буе бил бөгә. Газинур Морат

Үткәнне төзәтергә тырышма. Киләчәкне бозмас өчен бар тырышлыгыңны куйсаң, күпкә яхшырак.

Кем идем димә, кем булырмын диген! Татар халык мәкале

Беркайчан беркемне тыңлама. Беркайчан беркемгә ышанма. Беркайчан беркемнән берни дә көтмә. Ал да, барысын үзең эшлә. Бу күпкә җиңелрәк.

Осталык – иң зур байлык

Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзисен уйлый башла.

Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый? Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый. Зөлфәт Хәким

Кешегә пычрак атасың икән, уйла — аңарга ул барып җитмәскә мөмкин, ә синең кулыңда калачак. Омар Хайям

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә. К. Сухомлинский

Мин моны телим. Димәк, ул булачак. Генри Форд

Миңа иртәгә дөнья бетәчәк дип әйтсәләр, мин бүген үк агач утыртыр идем. Мартин Лютер